поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
23.01.2019 Җәмгыять

Фатир алуның яңа ысуллары

Торак өчен акча туплау кооперативлары шактый күптән барлыкка килде. «Жилищные накопительные кооперативы» (ЖНК) дип аталган оешма чама белән 13 ел элек уйлап табыла. Ләкин кулланучыларның күбесе аның белән бөтенләй таныш түгел, йә бик аз мәгълүмат кына белә. Казан, Уфа, Тольятти шәһәрләрендә яшәүчеләр игътибарына! Хәзер сезне кооперативның эш тәртибе һәм ул ача торган мөмкинлекләр белән таныштырырбыз.

Торак өчен акча туплау кооперативы нәрсә ул? 
 
Асылда, бу – даими рәвештә кертем кертүче гражданнар төркеме. Алар билгеле бер фонд формалаштыра. Шул фонд хисабына күчемсез милек сатып алына.
 
Кертемнәрнең срогы һәм күләме килешү шартлары буенча билгеләнә. Шуңа күрә табышы бик зур булмаган кешеләр өчен әлеге ысул аеруча уңайлы. 
 
16 яшьтән өлкәнрәк һәм паспорты булган Россия гражданины әлеге кооператив әгъзасы була ала. Моның өчен тиешле гаризаны язып, бронь турында килешү төзергә кирәк. Акчаны туплау срогы торак өчен акча туплау кооперативында катнашу турындагы килешү шартлары буенча билгеләнә.
 
Сайлап алган фатир мәйданының яртысы өчен акчаны түләп бетергәч һәм йорт куллануга тапшырылгач кына, кооператив әгъзасы фатирны куллану мөмкинлегенә ия була. Кайсыбер очракларда акция дә каралган: беренчел кертем итеп фатир бәясенең утыз процентын алдан түләп куйганда ук бронь билгеләнә. Ә йортны куллануга тапшыру вакытына фатирның ярты бәясенә кадәр түләп куярга була: бу вакыт «пай туплау» («паенакопление») дип атала.
 
Бу – Уфа, Казан, Тольятти шәһәрләрендә «Унистрой» https://znkgt.ru/tat/objects/ девелопер компаниясе төзи торган торак комплексларда сыйфатлы фатирны бронировать итү өчен гаҗәеп яхшы ысул.
 
«Торак традицияләре» («Жилищные традиции») Торак өчен акча туплау кооперативы шартлары яңа төзелә торган йортлардан фатир алучылар өчен уңайлы. Моны аңлау өчен әлеге программаның үзенчәлекләре исемлегенә игътибар итү дә җитә.
 
• Килештерү процедурасы принципта ук юк. Кооператив әгъзалары керү турында гариза буенча һәм 10 000 сум күләмендә кертем түләгәннән соң кабул ителә; 
 
• Алдан ук зур суммалар түләп куярга кирәкми. Кереме бик зур булмаган кешеләр өчен аеруча уңайлы. Хәлдән килгәнчә түләп барып, кирәк кадәр акча тупларга мөмкинлек бирелә; 
 
• Акчаны процентсыз гына өлешләп түләү – рассрочка. Кертемнәр ай саен 1000 сум тәшкил итә. Бу – бөтен торак бәясеннән процент комиссиясе рәвешендәге шактый зур процент түләргә мөмкинлеге булмаган кешеләр өчен мөһим шарт.
 
 • Торак алу формасы мөселманнар өчен дә кулай. Чөнки ул Шәригать кануннарына туры килә. (17.04.2018 елда кабул ителгән 1/18 нигезләмә).
 
Шулар хисабына, әлегә җыйган акчалары һәм өстәмә табыш чыганаклары булмаган яшь гаиләләр дә бу кооператив буенча фатирлы була ала. 
 
Торак өчен акча туплау кооперативлары эшчәнлеген мәҗбүри рәвештә  берничә оешма тикшереп тора. Алар арасында ФСН, Үзәк банк, Росреестр, шулай ук аудитор компанияләре һәм ревизор бар. Болар барысы да кооператив әгъзаларының хокукларын сакларга һәм килешү шартларын үтәгәндә фатир алуны гарантияләргә мөмкинлек бирә.
 
 
* * *
«Торак традицияләре» торак өчен акча туплау кооперативында әгъзалыкны сатып алган очракта рассрочка файдалану мөмкинлеге була. «Торак традицияләре» кооперативы үз эшчәнлеген 30.12.2004 елда чыккан №215-ФЗ «Торак өчен туплау кооперативлары турында» канун нигезендә алып бара.

22.03.2018 елда Россия Банкы карары белән «Торак традицияләре» торак өчен акча туплау кооперативы Россиядәге торак өчен туплау кооперативлары реестрына кертелде. 

16 яшьтән өлкәнрәк булган һәр гражданин кооператив әгъзасы була ала. Кооперативка керү өчен беренче әгъзалык кертеме 10 мең сум тәшкил итә. 

Пай өчен акча туплау срогы пайчының кооперативта булу вакыты белән генә чикләнә.  
30.12.2004 елдагы №215 «Торак өчен акча туплау кооперативлары турында» Федераль канунның 24 нче маддәсе буенча, Кооператив әгъзасы фатир өчен дәүләт пошлиналарын түләү белән бәйле чыгымнарны тәэмин итәргә тиеш.

Ихтимал булган чыгымнарны каплау тәртибе Кооператив уставында билгеләнә. Устав белән znkgt.ru рәсми сайтында танышырга мөмкин.

Рассрочка күләме, шартлар һәм түләп бетерү тәртибе кооператив әгъзасы белән килешеп билгеләнә.

Әлеге тәкъдим гаммәви оферта түгел.
 
Партнерлар яңалыгы

---
Матбугат.ру
№ --- | 23.01.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»