|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.04.2010 Милләт
ОЧРАШУЛАР, КҮРЕШҮЛӘРСамараның Халыклар дуслыгы йортында өлкәбезнең һәм шәһәребезнең татар яшьләре оешмалары җитәкчеләре һәм активистлары бергә җыелышып, үзләрен борчыган мәсьәләләрне уртага куеп җитди сөйләшү алып бардылар. Оештыручылар – өлкә «Туган тел» татар җәмгыятенең яшьләр бүлеге әгъзалары очрашуның төп максаты итеп төрле халыклар арасында милләтара дуслыкны, аңлашучанлыкны, милли традицияләрнең тамырлары берлеге нигезендә төбәкара мәдәни хезмәттәшлекне, эстетик карашларны ныгыту, татарларның милли-мәдәни байлыкларын популярлаштыру һәм саклау, яшьләрдә халыкның рухи мәдәният хәзинәләренә, милли гореф-гадәтләренә һәм традицияләренә кызыксыну уяту, яшьләрнең төрле милли берләшмәләре һәм активистлары арасында эшлекле һәм иҗади бәйләнешләрне ныгыту кебек мөһим мәсьәләләрне куйганнар иде.
Шунысы кызганыч, чарага өлкәбезнең бөтен төбәкләреннән дә яшьләр чакырылган булса да, Самарадан һәм Тольяттидан гына вәкилләр килгән иде.
Очрашуда катнашучы яшьләр башта үзара танышып, үз оешмаларының эш-чәнлеге турында сөйләделәр, төрле фотосурәтләр күрсәттеләр.
Татар милли берләшмәләре җитәкчеләре – «Туган тел» татар җәмгыятенең әле шушы көннәрдә генә билгеләнеп куелган яңа директоры Фәрхәт Мәхмүтов, өлкә татарларының милли-мәдәни автономиясе башкарма комитеты рәисе Минәхмәт Хәлиуллов, Самара шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе башкарма комитеты рәисе Рифкать Хуҗин, Самара Җәмигъ мәчетенең имам-хатыйбы, «Нур» мәдрәсәсе ректоры Иршат Сафин белән булган очрашу-сөйләшүләр дә яшьләрдә зур кызыксыну уятты.
Бигрәк тә Иршат хәзрәт Сафинның чыгышында яңгыраган фикерләр яшь-ләребезне уйландыргандыр, мөгаен. Ир-шат хәзрәт әйтүенчә, милләт сүзе астына, бер түбәгә татары да, типтәре дә, кыпчагы да, ногае да, керәшене дә керергә тиеш. Диалект буенча татарны таратырга юл кую ярамый. Башка халыкларда диалект бездәгедән дә күбрәк, аларны үзара бүлмиләр бит.
Безнең төбәктә дин белән милләт бераз аерымрак яши әле. Милли оешма дини юнәлешне үз эченә алмый, дин кешеләре милли түгелләр. Яшьләр ара-сында милли һәм дини зыялылар юк диярлек. Зыялы сүзен мөнәвәр дип тә атарга мөмкин. Мөнәвәр ул нур бирүче дигәнне аңлата.
Татар, татар дибез. Мәҗлесләр, туйлар үткәргәндә өстәлләр аракыдан сыгылып тора. Сөйләргә яратабыз, кеше өйрәтәбез. Шул ук вакытта хәзрәт китүгә аракылы табында гайрәт чәчәбез.
Эшләребезне милли кием киюдән башларга кирәк. Ирләребез Арафатча түгел, чын татар түбәтәе һәм казакие кисеннәр иде. Ә хатын-кызларыбыз гарәпләрчә бөркәнмәсеннәр, чын татар киемнәрен сайласыннар. Быел Нәүрүздә бу киемнәр күрсәтелде дә инде.
Милли һәм дини төсмерләр бәйрәмнәребезне бизәсен. Ана, мәхәббәт, әхлакны данлаган җырчыларыбыз сәхнә түрендә булсын. Милләтебезгә динебезне кертүгә сукмаклар табыйк һәм аны тормышка ашырыйк. Бөтен дин әһелләребез дә милли чараларда катнашсыннар, сабантуйларында һәм башка милли бәйрәмнәрдә биесеннәр, үзара көч сынашсыннар. Үзебезнең татар икәнебезне онытмыйк. Башка милләт белән бәйләнгән татар югалачак. Бездә мөселманлык никадәр күп булса, без шулкадәрле татар да булачакбыз.
Яшьләр милли оешмалар җитәкчеләренә һәм Иршат хәзрәткә үзләренең кызыксындырган күп сорауларын бирде-ләр, тәкъдимнәрен дә әйттеләр.
Очрашуда катнашучылар яшьләре-безгә тагын да үзара берләшергә кирәклегенә басым ясадылар, татар халкының гореф-гадәтләрен, традицияләрен сакларга чакырдылар. Көзен узачак халык санын алу вакытында үзебезне татар итеп күрсәтү зарури икәнлеген тагын бер тапкыр искә төшерделәр.
Рәфыйк НУРИЕВ |
Иң күп укылган
|