|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.04.2010 Матбугат
«МАТБУГАТ.РУ»ДА «БЕЗНЕҢ СПОРТ»Татарның бердәнбер спорт газетасы «Безнең спорт»ның иң кызыклы язмаларын хәзер «Матбугат.ру»дан укып булачак. Әмма кәгазь газетаны да онытып бетермәгез, чөнки сайтта язмаларның бик азы гына урнаштырылыр дип көтелә. “Безнең спорт” – Татарстан спортын татар телендә яктыртучы бердәнбер газета. Аның битләрендә төрле ярыш-бәйгеләрдән тулы репортажлар, кызыклы аналитик язмалар, чыгышы белән татар булган дөньякүләм танылган спортчылар турында укый аласыз.
“Безнең спорт” айга ике тапкыр төсле булып басыла. Язылу индексы – 16268. Газетаны “Идел-Пресс” кибетендә һәм “Экспресс-печать” нокталарында да табарга мөмкин.
Редакция журналистларны хезмәттәшлеккә чакыра. Элемтә өчен телефоннар: (843) 519-45-29, 89172372641, 89172830202. Әзер материалларны beznen-sport@mail.ru адресына җибәрергә мөмкин.
--- |
Иң күп укылган
|