поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
16.04.2010 Матбугат

ӘЙТСӘҢ СҮЗ...

(Варис Мираслы мәктүпләре)

“Акчарлак” гәзитендә (2010, №6) Габдерәхим “үлек юучы” дип яза. Юкса, “үлек”нең Ана телебездә ике мәгънәсе бар: үлек-мәет, үлек-эрен. Бу очракта “мәет юучы” дип язсаң, үзебезчәрәк булыр иде.

 

“Акчарлак”ның шул ук санындагы мәкаләдә “12 ятим венасын кискән”, диясе урында “кан тамырын кискән, кан тамырын ачкан” дип язу хәерлерәк.

 

“Яңа гасыр” радиосы, 2010 ел, 8 март, 7 сәгать 10 минут. “Югары дәрәҗәдәге ташламалар” дип сөйли диктор, “күпкә арзан, байтакка очсыз” дисә, колакны рәнҗетмәс иде.

 

“Татарстан яшьләре”нең (2010, №12) беренче битендә үк төгәлсезлек күзгә чалына. “Дәрт бар, дәрмән юк” дип хата язылган, дөресе “дәрман” булырга тиеш.

 

“Яңа гасыр” телевидениесе, 2010, 5 март. “Татарстан хәбәрләре”ндәге “бу адымга барырга ашыкмый” гыйбарәсе колакны торгыза. “Моны эшләргә ашыкмый, моны башкарырга ашыкмый, гамәл кылырга ашыкмый, моны үтәргә җыенмый” кебек җөмләләр белән алыштырып булмыймы?

 

Күптән түгел генә Камал театрында Николай Гоголь әсәре – “Акылдан язган кеше язмалары” нигезендә куелган тамашаның беренче күрсәтелеше булды. Әсәрне татарчага Йолдыз Миңнуллина тәрҗемә иткән. Йолдызның теле начар түгел, ләкин берничә урында турыдан-туры тәрҗемә икәнен сиздереп куючы сүзләр очраштыра. Театрның әдәби бүлек җитәкчесе Нияз Игъламов әсәрне каләм белән җентекләп укыган булса, алары да булмас иде.

 

Прощин ролен башкаручы артист Рамил Вәҗиев авызыннан “балга китте”, “мырза”, “фарфор” кебек сүзләр ишетелде. “Балга китте” – бал сатып алырга китте булып аңлашыла, “күңел ачу мәҗлесенә китте” дөресрәк түгелме? Бу очракта “мырза” урынына “кенәз” кулайрактыр. Фарфор – ташаяк, чынаяк.

 

Ни өчендер, кибетләрнең маңгаена “Ашамлыклар” дип яза башладылар. Элек (һәм бүген башка төрки халыклар) “Азык-төлек” дип сөйли, яза иде. Кемдер “Азык-төлек” кушма сүзен гамәлдән чыгарып атты. Мин андый сүзләрне гаепсезгә, хөкемсез-нисез чыгарып атылган шәхесләргә охшатам. Дөрес, “ашамлыклар” сүзе телебезне бозмый, ләкин ашамлыклар – пища, азык-төлек – продовольствие, провизия.

 

Дербышканың (Дәрвишләр бистәсендә) бер кибетенә “йорт кирәк-ярагы” дигән язу элгәннәр, алай да начар түгел, ләкин халык телендә ул “кирәк-ярак” кына булып кулланыла, кирәк-ярак булгач, йорт өчен икәне аңлашыла. Ә ярак сүзе борын заманнарда сугыш коралы, эш коралы мәгънәсендә кулланылган. Ярак – ярашлы, эшкә ярарлы әйбер.

 

Риф Мәрдәнов. “Китапларда милләт язмышлары...” дигән китабының (2010) тышлыктагы атамасында, миңа калса, “лар” кушымчасы артык. Дөресе – “милләт язмышы”. Халыкта бер генә язмыш була, китаплар бер халыкның язмышы турында сөйли.

 

Айгөл Батырханова яза (“Т.Я.” 2010, 23 март): “монысы” сүзе урынына ”бусы” дип әйтергә ярамый, ди. Дөрес, соңгы елларда “бусы” сүзе телдән төшеп бара, ләкин “монысы” белән игезәк буларак, “бусы” сүзен язарга да, сөйләргә дә була дип уйлыйм.

 

Айгөл туташ “җ”лаштыруга каршы төшә. Ләкин “е”лаштыру да артыкка китсә, телне боза, бәс, “җ” белән “е” авазларын чама белән кулланганда ул телне бозмый. Заманында татарча химия дәреслеге чыккан иде, 1935 елларда булса кирәк, анда “елылык, егәрлек” дип язганнар. “Җылылык, җегәрлек” түгелме соң ул? Егет дип, елан диеп язып та без җылан, җегет дип сөйлибез, ләкин мишәр кешесе аны язганча, “елылык, егәрлек, елан, егет” дип укыячак, сөйләячәк. Сөйләсен, укысын, шуннан ни зыян? Галим-голамә, утыз бишенче елларда бугай, бу авазлар (хәрефләр) турында профессор Латиф Җәләй белән галим Хуҗа Бәдигый арасында булган кызык вакыйганы хәтерли. Икесе дә мишәр, берсе (Җәләй) “җ”ны яклый, Бәдигый исә “е” ягында. Башта Бәдигый җиңсә дә, Җәләй фикере өскә чыга. Машинаның куәтен “Ике йөз ат егәрлеге яки йөз ат егәрлеге” дип язабыз. Юкса, егәрлек сүзе җигәрлектән килеп чыга. Җигә торган ат, җигәрле, җегәрле, егәрле – ягъни, гамәлгә ярый торган ат турында бу сүз. Мәшһүр “Жигули” машинасының да исеме “Җигүле” тавыннан килеп чыга.

 

Айгөл туташ “Мәдәният дөньясы”нда һәм “Кара-каршы” тапшыруларында чит сүзләрне мул катыштырып сөйләүчеләрне бик дөрес тәнкыйтьли. Дәрдемәнд әйткән түгелме: катыштырма вә ләкин телгә телне, тел уйнатмак наданлыктан әсәрдер, дигән.

 

Телевидение һәм Яңа гасыр радиосы каршында сүзләрнең дөрес язылышы, дөрес әйтелеше һәм Ана телебездә авыз тутырып, тәмле итеп, дөрес сөйләү дәресләре оештырылса, бик тә гамәл булыр иде.

 

“Татарстан яшьләре”нең (2010) 27 март санында Тәлгат Нәҗмиев “Нимес илбасарлары” дип яза. Бу сүзне язуда да уртак фикер юк. Кемдер немец, кемдер нимсә, кайсыдыр мимеч дип сөйли, яза. Әйдәгез, ниһаять, килешик инде. Минемчә, нимес диеп язу дөресрәк. Ул сүз Ана телебез тегермәнендә тартылып, шул рәвешне алган инде, шулай әйтелергә, шулай язылырга тиештер, шәт. Гарәп имласы кулланылган чакта ул нәкъ шулай язылган, шулай әйтелгән.

 

“Акчарлак” (2010, 25 март саны) гәзитендә “Дорфалык күрсәтсәң – эштән китәсең” хәбәре басылган. Миңа калса, дорфа булсаң дип язу кулайрак, чөнки дорфалыкны күрсәтеп булмый, дорфа булырга гына мөмкин. Ярдәм күрсәтте дә шулай ук. Ярдәмне күрсәтмиләр, ярдәм итәләр генә. Күрсәткәч, ул ихлас түгел.

 

Шул ук гәзитнең өченче битендә Энҗе Басыйрова әңгәмәдәшеннән сорый:

 

– Бүген нинди әсәр өстендә эшлисез? – ди.

 

Сорауның бу шәкеле инде матбугатка, сөйләм телебезгә кереп китте бугай. Шигырь өстендә эшләү, пьеса өстендә эшләү, роман өстендә эшләү кебек урыстан туры күчерелгән гыйбарәләр тулып ята. “Өстендә эшләү” дисәк, татар телендә туры мәгънәсендә аңлашыла. Өстәл өстендә биеп була, роман өстенә утырып була. “Нинди пьеса язасыз, нинди роман иҗат итәсез?” дөресрәк түгелме?

 

Берничә ел әүвәл телевидение тапшыруында алып баручы көй чыгаручы, шул көйләрне үзе җырлаучы белән сөйләшә:

 

– Сезнең кызыгыз да матур җырлый, кызыгыз өстендә кем эшли?

 

Көйче исе дә китмичә җавап бирә:

 

– Кызым өстендә баянчылар да эшли, үзем дә эшлим.

 

Шушы “ляпсус”тан соң мин тел галимнәре, Ана теле укытучылары ду килер:

 

– Нигә Ана телебезне мәсхәрә кыласыз! – дип шауларлар, дип уйлаган идем. Юк! Ләммим!

 

“Акчарлак”ның 24 битендә (2010, 25 март) “Алар Мәскәү астындагы бер шифаханәдә танышалар” дигән җөмләгә килеп төртелгәч, тагын кәеф кырылды. Мәскәү астында метро бар, ләкин шифаханә юк дип беләм. “Под Казанью” – “Казан астында” түгел, казан астында ут була, Казан шәһәре астында җир асты юллары бар. “Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл”ны Семен Липкин “Под Казанью есть аул” дип урысчага дөрес тәрҗемә иткән. Бу очракта “Мәскәү янындагы шифаханә”, “Мәскәү тирәсендәге” дип язу килешлерәк булыр иде.

 

Шул ук гәзитнең 29 битендә “Казылык ашамагыз” өндәмәсе басылган. Дөресе, Тукай язганча һәм элек сөйләнгәнчә – “казы” булырга тиеш. (Юкса, бу турыда Батулла “Татарстан яшьләре”ндә язып чыкты бит инде. (“Т.Я.” 2009, 24 ноябрь). Өндәмәдә “Аларда яшерен майлар (дуңгыз тиресе, дуңгыз мае, нутрия мае) күп” диелгән. Казы ул бары тик җылкы итеннән генә, казылык иттән генә ясала. Анда (казакъ, нугай, мишәрләр эшләгән казыда) бернинди дә башка май кертелми. Алга таба автор: “Чөнки аларда кан тамырларын томалаучы холестерин күп” ди. Чын казыда, ягъни җылкы итеннән (казылыктан) ясалган казыда холестерин булмый.

 

“Ислам” info гәзитенең март санында (№3) 10 биттә икенче багананың астан 28 юлында Солтан Шәмси “шулкадәр изгелекләр күрсәтеп тә...” дип яза. Изгелек ул төшенчә – святость, ә игелек – (гамәл) яхшылык дигән сүз. Димәк, авторга “Шулкадәр игелекләр кылып” дип язарга кирәк иде.

 

“Яңа гасыр” радиосы һәрвакыт диярлек: юлларда бозлавык саклана, дип хәбәр итә. Менә бүген дә иртән (2010, 29 март) Разим Нуруллин шулай сөйләде. Юкса: сак булыгыз, юлларда бозлавык, дип кенә әйтәсе бит, “саклана”сы – артык сүз. Амбарда икмәк саклана, банкта акча саклана, бозлавык ничек саклана икән соң ул?



Татарстан яшьләре
№ 44 | 10.04.2010
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»