поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
26.05.2008 Җәмгыять

ШАҺИНУР МОСТАФИН: “KАҺАРМАННАРЫБЫЗНЫҢ БАТЫРЛЫKЛАРЫ ӘЛЕГӘ ТИЕШЕНЧӘ БӘЯЛӘНМӘГӘН...”

Танылган эзтабар әдип, шагыйрь, публицист, “Сүз” нәшриятының баш мөхәррире Шаһинур ага Мостафин гаять зур һәм изге эш белән шөгыльләнә. Бөек Ватан сугышында һәлак булган, эзсез югалган солдатларның исемнәрен ачыклау, сугыш кырларында ятып калганнарны туган якларына алып кайтып җирләү кебек эшләрне үзенең бурычы дип саный. Ничәмә-ничә солдатка “икенче гомер” бүләк иткән, ничәмә-ничә кешенең рәхмәтләренә лаек булган кеше ул Шаһинур абый. Аның 25 ел дәвамында архивларда казынып үткәргән хезмәтен бәяләп бетерү мөмкин түгел.

Шаһинур абый зур эшләр майтарса да, моның белән бер дә мактанмый, тыйнак кына үз сукмагыннан баруын дәвам итә. “Изгелек җирдә ятмый” диләр, кылган яхшылыклары үзенә мең тапкыр рәхмәтләр булып кайтсын.

 

Шаһинур абый быел 60 яшен тутырды. Аңа ныклы сәламәтлек, балаларының игелеген күреп, башкарган эшеннән канәгатьлек кичереп, иҗат җимешләре белән безне һаман да сөендереп яшәвен телибез. 

 

— Шаһинур абый, Бөек Ватан сугышында һәлак булган, эзсез югалган солдатлар турында мәгълүматлар эзләүгә, аларны табып, туган якларына кайтарту эшләре белән шөгыльләнергә нәрсә этәрде? Кайчан башладыгыз бу эзтабарлык эшен?

 

Әтием әхмәтсафа сугышта, Александр Матросов кебек (чын исеме — Шакирҗан Мөхәммәтҗанов аның!),  күкрәге белән дошманның ут чәчүче амбразурасын  каплаган кеше. Бик каты яралана, ләкин исән кала. әти Псков тирәләрендә сугышкан, ике тапкыр авылга аның үлем хәбәре килгән. өченчесендә ул үзе кайтып төшә. Сугышта авыр яраланганнан соң, ишетә дә, күрә дә, сөйләшә дә алмыйча, 7 ай дәвамында госпитальдә ята. 1944 елның 5 маенда аны Иваново шәһәрендәге эвакогоспитальдән бер шәфкать туташы туган ягына — Мамадыш районының Арташ авылына кайтарып куя...

 

Әтиебез дөм сукыр килеш тә яшәргә тырыша. Кулына гармун ала, аны авылда “сукыр музыкант” дип йөртәләр. 1945 елның 9 маенда  малайлар, агач “таратайка”га мендәрләр салып, шуңа утыртып, аны биш тапкыр авыл буйлап әйләндереп чыгалар. әти исә, өздереп, үзе иҗат иткән “Җиңү маршы”н башкара!

 

Бераздан өйләнеп җибәрә. әниебез Гөлзәйнәп белән 11 бала (4 кыз, 7 малай) тәрбияләп үстерәләр! Сүз уңаенда шунысын да искәртим: егетләрдән җидебез дә солдат хезмәтендә булды...

 

Әйткәнемчә, әти Александр Матросов белән бер тирәдә сугышкан, икесе дә бер көнне үк шундый батырлык күрсәтәләр. әтигә тиешле орден бары тик 1982 елда гына килеп иреште. “Кызыл йолдыз” орденын ул үзе күрә алмады, бүләк соңарып килде. Ни кызганыч, ике көн алдан гына әтиебез  вафат булган иде...

 

Мин әлеге орденны түш кесәмә салып, ул сугышкан җирләрдән тулысынча үттем. әтием һәрвакыт: “Матросов кебек батырлык күрсәткән кешеләр байтак булды, араларында татарлар да бар. Аларны табарга, халыкка танытырга кирәк”, — дип әйтә торган иде. Аннары шушы эш белән шөгыльләнергә этәргән тагын бер вакыйга булды.

 

Әни ягыннан бабай белән әбигә кунакка барган чакта (бу 1966 елның февраль ае иде) аларга Мәскәү өлкәсеннән хат килеп төште. Ул Шахов районындагы мәктәп укучыларыннан иде. Балалар авылларын фашистлардан азат иткән батырларны эзли, барлый булып чыкты. Фашистларга каршы сугышучылар арасында 1 нче гвардияче артиллерия полкы солдаты Миңнегаян Ибраһимов та булган. Мәктәп укучылары аңардан сугыш елларына кагылышлы истәлекләрен язып җибәрүен сораганнар. Ләкин Миңнегаян абыйның үлеме турында хәбәр әти-әнисенә сугыш вакытында ук килеп ирешкән була. 

 

Әби белән бабай бу хатны алгач, үксеп-үксеп еладылар. Аларда: “Уллары исәндер!” — дигән өмет чаткылары уянды. Бабам миңа: “Абыеңны эзләп табарга кирәк. Син генә башкара алырсын моны, улым”, — диде.

 

Архивларда казына башладым, эзләнүләр нәтиҗәсендә абый турында күп кенә мәгълүмат таптым. әйтик, 1941 елның 25 октябрендә Миңнегаян абый хезмәт иткән орудие расчеты Мәскәү янындагы сугышларда, төз атып, дошманның 6 танкын яндыра. Командирлары — Арча районы егете Гыйльметдин Шиһапов Ленин орденына лаек була. Абыебыз исә “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә. Тагын-тагын ала ул сугышчан бүләкләрне. Тик, ни кызганыч, Миңнегаян абый 1945 елның гыйнварында батырларча һәлак була...

 

Мин, бәлки, балалар язучысы булган булыр идем, ләкин әтиемнең, бабамның шушы васыятьләре тормыш максатымны үзгәртте.

 

— Ничә яугир исемен ачыклый алдыгыз?

 

— Алар байтак, “яңадан терелткән” меңәрләгән кешедән торган исемлек бар. Мин бит татар яугирләре белән генә шөгыльләнмим, архивта утырган чакта кул астына килеп кергән барлык якташларыбыз турындагы мәгълүматларны алып кайтырга тырышам.

 

Шулай да, аерым билгеләп үтәсе килгән вакыйгалар бар. Мамадыш районының Урта Кирмән авылында яшәүче Фатыйха апа әхмәдиева сугышта сигез улын югалткан. Баһадирдай балаларының кайда һәлак булганын һәм җирләнгәнен ачыклый алдык. 1997 елның 22 июнендә Мамадышта улларын сугыштан көтеп ала алмаган Анага — тыл батырына һәйкәл куелды. Яисә Мөслим ягында булган Ижауда яшәгән очучы Фәрдетдин Сәхәбетдинов. 1943 елда ук һәлак була ул. 60 ел үткәч, эзләп таба алдык. Тирән сазлыкка килеп төшкәнгә күрә, хәрби очкыч кабинасындагы очучы-лейтенантның гәүдәсе черемәгән. Аны Ленинград өлкәсеннән алып кайтып, Ижаудагы мөселман зиратында зур хөрмәт күрсәтеп җирләдек. Фәрдетдин Сәхәбетдинов исеме тиз йөрешле “Казан-Ижау-Казан” электричкасына бирелде.

 

Хәтердән чыкмаслык тагын бер вакыйга бар. Югославиядә әсирлеккә эләккән Кукмара егете Зәки абый Җәләлиев. Гомере буена пенсия ала алмыйча яшәде ул. Башкалар кебек үк батырларча илен яклаган булса да, аны рәсми рәвештә сугыш ветераны итеп танымадылар. Авылның мәртәбәле кешесе, мөхтәрәм мулласы булган Зәки абый гомере буе рәнҗеп яшәде моңа.

 

Гаделлек эзләп, Югославиянең Мәскәүдәге илчелегенә, Белградтагы архивларга мөрәҗәгать иттем. Аннары шул ачыкланды: вакытында Зәки абый зур батырлык күрсәткән, Югославиядә ул милли каһарман саналган. 1990 елда Югославия партизаннарының Брянск, Орел шәһәрләрендә үткән Бөтенсоюз очрашуларына Зәки аганы (аяклары сынган булса да, күтәреп диярлек!) үзебез белән алып бардык, дусларын таптык, алар белән яугирне очраштырдык. Үзләрен Сабан туена чакырып кайттык. Брянскидан Борис Гусев дигән бик якын дусты килеп, халыкка аның нинди данлыклы партизан икәнлеген аңлатты. Соңыннан Югославиядән һәм Мәскәүдәге илчелектән дә махсус кешеләр килеп, авылдашлары алдында чыгыш ясап, Зәки аганың батырлыгы турында сөйләделәр, бүләкләр тапшырдылар. Аны акладылар, җирле җитәкчеләр гафу да үтенделәр үзеннән...

 

Гадәттә, һәлак булганнарның, хәбәрсез югалган солдатларның туганнары үзләре мөрәҗәгать итә. Соңгы вакытта Фәтхетдин Гыймадиев исемле кешене эзләү белән мәшгульмен. Ул чыгышы белән әлмәт районының Колшәрип авылыннан. 1942 елның 26 маенда Украинада батырларча  һәлак булганын ачыклый алдык. Бу эш төгәллек таләп итә, шуңа да Үзәк хәрби архивка якын арада барып, кайбер фактларны тагын бер тапкыр чагыштырасы бар.

 

— Бу бит зур матди чыгымнар таләп итә, Шаһинур абый?

 

— Эзтабарлар, кызганычка каршы, әллә ни күп түгел. Бездә “Ватан” дип исемләнгән яшь эзтабарлар оешмасы бар. Аларга дәүләт бик ярдәм итә. ә мин үз акчама йөрим. Барысы да — хезмәт хакы, гонорар исәбенә. Кайчагында ярдәм итүчеләр дә табыла. Аерым сорау-үтенеч булганда юл чыгымнарымны каплыйлар. Ләкин мондый очрак бер-ике тапкыр гына булды. Болай үз мөмкинлекләремнән чыгып эш итәм.

 

Хәзер архивларда танышларым күп, торырга да урын бар. Күбрәк Мәскәү өлкәсенең Подольск шәһәрендәге Үзәк хәрби архивында утырам. Ул вакытта иртәдән кичкә кадәр ашауны, ялны белмичә, бар дөньяңны онытып эшлисең. Дары исе сеңгән, чит-читләрен ялкын өткән, канга манчылган документлар белән эш итү җиңел түгел, тыңгы бирми алар.

 

Үзәк архив бер кечкенә шәһәрчек кебек, бихисап кеше эшли анда. Ун бүлеге бар. Шунда керсәң, “Ничәмә-ничә каһарман үзләренә “икенче гомер” бүләк иткәннәрен һаман өзелеп көтәләр бит!” дип әрнеп уйлыйсың. Шушы архивта сакланучы, тарихи дөреслекне раслаучы дистә миллионнарча томга сыярлык документлар эзләнүчеләрне, тикшеренүчеләрне көтеп ята. Андагы эшнең очы-кырые күренми. Суворов: “Яу кырында үлгәннәрнең соңгысы күмелмичә торып, сугыш бетте дип санарга ярамый”, — дип әйткән. Димәк, Бөек Ватан сугышы безнең өчен әле тәмамланмаган!..

 

Моңа кадәр сугышта ничә кеше һәлак булганын әйтергә кушмыйлар иде. Хәзер бераз ачыклык керә башлады, ләкин төгәл саннар һаман юк. Сугышта һәр тәүлегендә уртача 21 мең кеше һәлак булган. Уйлап карагыз, дүрт ел дәвамында тәүлек саен шулкадәр кеше үлә! әле монда японнарга каршы сугыш керми. 29 миллион кеше һәлак булган, диләр. ә Мәскәүгә килеп 30 ел дәвамында Бөек Ватан сугышы тарихын өйрәнгән Англия галиме Ж.Эриксон әлеге чорда “49 миллион кеше юк ителә” дип исәпли.

 

Татарларга килгәндә, безнең халыкны сугышта иң беренче итеп утка керткәннәр, иң авыр һөҗүмнәрдә файдаланганнар. Татарларның үтә гайрәтле, тәвәккәл икәнлекләре күпләргә яхшы мәгълүм. Татар сугышса, яуда җиңәчәген белгәннәр. Сугышны, әсирлекне үткән солдат, әдип, рәссам Нәби ага Дәүли “сугышта өч татарның икесе үлде” дип әйтә. Ул чакта татарлар 4 миллион ярым кеше исәпләнгән — димәк, сугышта кимендә 2 миллионы шәһит киткән булып чыга. Башкалар исә, сугышка кадәр татарның саны кимендә 10 миллион булган, диләр. Һәр татар авылы уртасындагы дүрт кырлы ташка уелган дүртәр-бишәр йөз кеше исемлегеннән чамалап, Урал, Себер, Урта Азия, Кырым, Татарстан, Русиядән китеп һәлак булганнарның саны 5 миллионлап булырга мөмкин, дип язды “Мәдәни җомга” газетасы. Татар ирләренең 70-80 проценты һәлак дигән сүз. Бу — бик зур сан.

 

— Бөек Ватан сугышында татарлар кылган батырлыклар тиешенчә бәяләнгәнме?

 

— Юк, тиешенчә бәяләнмәгән. Архивларда утырганда шаккатасың, безнең милләттәшләр бик күп батырлыклар кылып, орденнарга, медальләргә лаек була, ләкин шактыена тиешле бүләкләрен бирми калалар. Без йөзләрчә батырны барлап чыгардык, алар турында мәгълүматларны архивлардан бөртекләп җыйдык. Бу исемлеккә Татарстан һәм республикабыздан читтәге татар каһарманнары да кертелде. Ил буенча Матросов-Шакирҗанов кебек батырлык кылучылар саны 438 кешегә җитте, шуларның 22се — татар милләтеннән...

 

Татарлар арасында хыянәтчеләр булмаган диярлек, безнекеләрнең 2 проценты гына әсирлеккә эләккән. Чагыштыру өчен: урысларда бу сан 48 процентка җитә, украиннар — 28, белоруслар — 7,5 процент... Бу хакта Мәскәүдә 1993 елда “Воениздат”та чыккан “Гриф секретности снят” дигән китапта тәфсилләп әйтелә.             

 

— Тарих яңадан языла. Менә Балтыйк буе илләре Бөек Ватан сугышына кагылышлы тарихны үзгәртте. Советлар Союзы безнең илләрне фашистлардан азат итмәде, үзе яулап алды дип әйтәләр. Украинада фашистлар ягында сугышкан “бендеровчылар”ны милли каһарман дәрәҗәсенә күтәрделәр. Бу хакта фикерегез нинди, Шаһинур абый?

 

— Берьяклы хакыйкать булмаган кебек, монда да берьяклы караш белән генә чикләнү мөмкин түгел. Ул вакытта төрле милләт, төрле ил халыклары фашистларга каршы бер йодрык булып сугышкан. Мин берсен дә акларга да, гаепләргә дә җыенмыйм. Шулай да, һәр халыкның үз милли хокуклары бар, аларны да хөрмәт итәргә кирәк. Менә шул солдат һәйкәлен күчереп утырту, каберлекне кузгату турында сөйләшү, безнең яктан җәнҗал куптару аларга да авыр булгандыр дип уйлыйм... Каберлеккә тию дә бик үк дөрес түгел. Бу — минем фикер. Ул кешеләрнең кайнар каны тамган, гомерләре өзелгән изге урын. Күчереп күмгәндә якын кешеләренең фикерләренә дә колак салырга кирәк иде...

 

“Бендеровчылар”га килгәндә, аларны шул төбәкләрдә яшәүчеләр, чыннан да, милли каһарманнар дип саныйлар. Ләкин шул ук вакытта ил өчен кан койган фидакарьләрнең дә батырлыгын юкка чыгарырга кирәкми. Ә бүген “бендеровчылар”ны күтәрү исәбенә каһарманнарыбызны хәтердән сызып ташлау һич кенә дә дөрес түгел.

 

— Кайберәүләр авызыннан: “Бөек Ватан сугышы безнең халыкка бер дә кирәкмәгән, үзебезнең ил өчен сугышмаганбыз, шуңа Җиңү көнен бәйрәм итү дөрес түгел...” — дигән сүзләрне ишетергә мөмкин.

 

Әгәр дә синең өеңә  кереп, якыннарыңны үтерәләр икән, кулга корал алмыйча мөмкин түгел. Ул вакытта бит бәла һәр йортка килгән, бу — безнең кайгы, монысы — сезнеке дип аерып карамаганнар. Халык, бердәм булып, дошманга каршы сугышкан. Бу афәт берсен дә читләтеп үтмәгән. Ни өчен узган гасырларда җиңелгәнбез? Чөнки таркау булганбыз, бер-беребезгә ярдәм итмәгәнбез. Милләтләрне аермыйча, бер-береңә булышканда гына җиңәргә мөмкин!...

 

Кызганыч, бүген әлеге сугыш турында белмәүчеләр бик күп. өлкән буын ватандашларыбызның кайда, кайчан һәм нинди батырлык кылганын яхшы белә, хәтерли. ә яшь кызлар-егетләрдән: “Бөек Ватан сугышы кайчан башланды?” — дип сораганда да бик азлары гына дөрес җавап бирә. Хәтта Сталин, Жуков, Гитлерның кем булуын белүчеләр дә сирәк. Бөек Ватан сугышындагы батырлар турында әйтеп тә тормыйм, аларны белмиләр диярлек. ә безнең ул каһарманнарны, шәһитләребезне хәтердән чыгарырга һич кенә дә хакыбыз юк!..

 

— Шаһинур абый, гаиләгез турында да бераз сөйләсәгез иде.

 

— Хатыным Дамирә белән ике бала тәрбияләп үстердек. өлкәне — Рушан улым. Югары белемле педагог. Хаҗ кылып кайтты, эше бик тыгыз булуга карамастан, биш вакыт намазын калдырмый. Динә, Морат, Рәхимә исемле балалар атасы. Киленебез Асия — “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен тәмамлап, хәзерге вакытта, читтән торып, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә дүртенче курста укый. Кызыбыз Гөлназ — ветеринария фәннәре кандидаты. Ире белән Җәмилә исемле кыз үстерәләр.

 

Хатыным узган елның 1 декабрендә, туган ягы Чистайга кайтып барганда, юл һәлакәтенә эләгеп, секунд эчендә һәлак булды. (Ярый әле, Ходайга мең шөкер, машинада аның белән бергә булган Галия балдызыбыз белән улыбызга артык зур зыян килмәде.) Мин үзебезнең авылга кайтырга чыккан идем. Хәбәрне ишетүгә, киявебез Линар белән шунда “очып” барып җиттек. Хатынымның башында улыбыз хаҗдан алып кайткан яшел яулык иде... 38 ел буе бер-беребезне аңлап, дус-тату яшәвебез дәверендә бик зур таянычым булды Дамирәм-“Җанҗиләгем”. Эзтабарлык эшемдә дә иң беренче булышчым иде Ул... Урыны җәннәтнең иң түрендә булсын кадерле, газиз кешебезнең!


Римма БИКМӨХӘММӘТОВА
Ирек мәйданы
№ 18 | 09.05.2008
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»