поиск новостей
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 17 Апрель
  • Бату Мөлеков (1928-1999) - композитор
  • Мәҗит Рәфыйков (1925-1986) - язучы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
17.01.2019 Мәдәният

«Бетәбезме, әле калабызмы?» - Илһам Шакировның үлеменә карата танылган кешеләрнең хис-фикерләре

Илһам ага Шакировның үлеме һәр татар гаиләсенә үтеп керде дисәң була. Җырчылар, журналистлар, сәясәтчеләр, иҗат әһелләре барысы да соцаиль челтәрләрдә кайгы уртаклаша. Кайбер фикерләрне сезгә сөзеп бирәбез. Илһам абыйның үлеменә битараф калган кеше юк...

Илсөя Бәдретдинова:
Акыл аңлый... Күңел ышанмый...
 
Эльмир Низамов:
Син - җыр! Син - моң! Син - Илһам! Син мәңге безнең белән! 
 
Ришат Төхвәтуллин:
Илһам абыйның бер сүзе җитте, “Ришат энекәш, синдә өмет бар”, бу сүзләр миңа гомерлеккә этәргеч һәм дәрт өстәде!
 
Рәмис Латыйпов:
Илһам Шакиров дәрәҗәсендә жестлар белән идарә итә алган җырчы бар микән ул?
 
Разил Вәлиев:
Илһам ага Шакировка багышлап композитор Луиза Батыр-Болгари белән без “Илһам” җыры язган идек. Бу җыр беренче мәртәбә аның юбилеенда яңгырагач, Илһам ага моңсу гына елмаеп безнең кулларыбызны кыскан иде. 
 
Мөнир Рахмаев:
Спасибо, что ты был
 
Альбина Апанаева:
Он меня в шутку называл не “Апанаева” , а “Шпанаева”, а я не обижалась, а смеялась только! Урыны оҗмаһта булсын!
 
Земфира Гыйльметдинова:
Әле берничә генә ел элек, Илһам ага каядыр барышлыймы, кайдандыр кайтышлыймы Филармониягә сугылып чыга, без, сабый балалардай, аның белән чиратлап фотога төшә идек. Өенә хәл белергә бик еш бара, чәйләр эчеп, көлешеп, сөйләшеп утыра идек. Бар да үткәндә хәзер... Бары да чынбарлыктан хәтергә әйләнде. Мәңгелек хәтергә...
 
Тәбрис Яруллин:
Илһам абый, илһамның нәкъ үзе. Урыны оҗмахта булсын!
 
Гүзәл Уразова:
Илһам ага Шакиров Татар милли сәнгатенә бик зур өлеш керткән шәхес. Аның җырлары һәркайсыбызның йөрәк түрләрендә калыр. 
 
Айваз Садыйров:
Шәхес китте. Чор китте.
 
Ранис Габбазов:
Бу хәбәрне ишеткәч, йөрәгем жу итеп китте. Легенда Илһам Шакиров вафат.
 
Эльвира Хамматова:
Гадәттә мин авыр кайгы килгәндә болай итеп язуны өнәмим... тик Бу Югалту Милләттне, Телебезне Югалту белән бер булды...
 
Әдилә Сәфәрова:
Татар сәхнәсе кемнәргә калыр... Моңны саклап кала алырбызмы...
Урыныгыз җәннәтнең түрендә булсын, Илһам ага.
 
Рафинә Ганиуллина:
Без Илһам абыйның җырларын тыңлаган саен, үзебез өчен аны яңадан ачабыз, аның тавышы - үзе бер могҗиза, тавышы өстендэ гомер буе алып барган эше, хезмәте - безнең өчен хәзинә, тулы бер энциклопедия! Илһам абый, Сезнең миңа әйткән сүзләрегез һәрвакыт минем йөрәгем түрендә, мәңгегә.
 
Гөлдания Хәйруллина:
Бөек тә, гади дә Илhам абый Шакиров! 
 
Салават Фәтхетдинов:
Татар халкы легендасыз калды. Иң куркып көткән көнем шушы көн иде.
 
Зуля Камалова:
Илһам абый белән бергә җырларга туры килде. Мин бик бәхетле. Иң яраткан, иң зур, иң юаткыч җырчы. 
 
Зөфәр Билалов:
Ушёл он... Великий, Гордость нашей нации! Многие в своих постах пишут, соболезнования, сочувствия. А кто знает, что было в его душе, какие он переживал утра, дни, вечера и ночи! А как он лиша себя многих балованей жизни шёл и шёл к тому, о чём плачь и горечь! Ильхам абый это огромная часть ТАТАР, которая всегда будет в приоритете.
 
Рифат Фәттахов:
Бу кара көннең киләсен без, әлбәттә, белдек. Әмма шулай тиз булыр дип уйламаган идек. Дөрес, соңгы очрашуыбызда Илһам абыйның хәле, йомшак итеп әйткәндә, әйбәт түгел иде инде. Әмма күңел нәрсәгәдер өметләнде. Аннары, Илһам абыйның гаилә дусты, ярдәмчесе Илһам Хаҗиев та: “Алла бирса, бу кризисны да үтәрбез әле”, - дигән иде. Әле кичә генә көндезге 2-ләрдә Разил Исмәгыйлевич Вәлиев белән сөйләшеп утырдык. Илһам абый турында. “Бәлки, җәйгә кадәр түзәр”, - дип өметләндек. Юк, түзмәде. Татарның рухи маягы сүнде. Алтын баганабыз ауды.
 
Ленар Сәйфиев:
Мәңге онытылмаслык зур шәхес! Көлдереп, җырлап күңелне күтәрер иде гел күрешкән саен! Җәннәт бакчаларында Урыныгыз нурлансын! Әмин!
 
Рөстәм Миңнеханов:
Татар халкы Илһам абыйны югалтты. Әмма йөрәкләребездә илһам югалмас, аның моңы мәңге калыр! Авыр туфрагы җиңел, урыны оҗмахта булсын.
 
Базарбай Бикчәнтәев:
Кеше китә - җыры кала... Әйткән сүзе кала... Моңы кала... Илһам Ага Шакиров кебек илаһи талант иясе, легендар халык җырчысы гасырларга бер генә туа...
 
Фәрит Мөхәммәтшин:
Милләтнең терәге булган кеше китте. Татар моңын дөньяга таныткан кеше!
Без аны соңгы юлга хөрмәтләп озатырга, аның исемен милләт хәтеренә уеп язарга тиеш!
 
Рөстәм Исхакый:
Кеше китә, җыры кала! Бөек шәхесебез, легенда Илһам абый Шакиров та мәңгелеккә китте, Аллаһ рухын шат кылсын! 
 
Роберт Миңнуллин:
Йә Хода! 
Тагын бер ачы хәбәр... Милләтебезнең ачы кайгысы... Бөек Җырчыбыз Илһам Шакиров вафат! 
Легендар Шәхесебез!
Соңгы Могиканыбыз!
Җырлары үлемсез!
Моңы үлемсез!
Үзе дә!
Урыны җәннәттә булсын!
Җырлары безгә кала, безнең белән кала!
 
Шәкүр:
Бүгенге җырчылар 3 көнлек дан яулап, үзләрен йолдыз дип санасалар, Илһам абыйга күзләрен юнәлтсеннәр. Чын йолдыз!!! Легенда!!! Чиксез рәхмәт иҗатың өчен! Ә бер сәхнәдә чыгыш ясау, тормышымдагы иң зур дәрәҗәләрнең берсе иде. Авыр туфрагың җиңел булсын, Илһам абый.
“Бик еракта идек без...”
 
Розалия Зәкиева:
Звездопад....
 
Фаил Гыймадов:
Йөрәк елый...
Югалттык Илһамыбызны,
Тагын үксез, ятим калабызмы!?
Илһамыбыз, моңыбыз, телебез китә,
Бетәбезме, әле калабызмы?!..
 

 


---
Матбугат.ру
№ --- | 17.01.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»