поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
16.04.2010 Бәйрәм

АЛИНӘ ШӘРИПҖАНОВА: “ТАТАР ЭСТРАДАСЫ ӨЧЕН ПРОЕКТЛАРЫМ КҮП”

Ул теләсә нинди музыканы җырлый ала, җитмәсә, берничә телдә.

Алинә Шәрипҗанова – җыр сәнгате йолдызы. Йолдызы, чөнки ул нинди телдә генә җырламасын, аны беләләр, тыңлыйлар, яраталар. Юкка гына иҗатының беренче чорында ул “йолдыз” тәхәллүсе белән чыгыш ясамаган.

Туган телгә булган мәхәббәте аны татар эстрадасының мөнбәренә менгерде – ул “Татар җыры” фестиваленең икеләтә лауреаты. Шул ук вакытта Алинә, рәхәтләнеп, рус һәм инглиз телләрендә җырлар башкара – JIVE төркеме солисты да әле ул.

 

Чын сәнгатьнең теле юк, дигәннәре, нәкъ аның сәләте турында.

 

17 нче апрель көнне Алинә Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында “Халыклар музыкасы” фестивалендә катнашачак. Фестивальдә этно, латино, фанк һәм башка төр музыка яңгыраячак. Алинә бу концертта татар җырын башкарыр, гәрчә үзенең рус һәм инглиз телләрендә дә чыгыш ясау мөмкинлеге булса да. Алинә белән әңгәмәбез дә әнә шуның турында. Ни өчен соң Алинә татар җырын сайлаган?

 

– Мин, тумышым белән Саратов өлкәсеннән булсам да, татар гаиләсендә тәрбияләндем. Шуңа күрәдер дә әтиемнең, дәү әниемнең миңа йогынтысы тими калмагандыр. (Көлә). Берничә телдә җырлап та, үз туган телемдә җырламау оят тоелды миңа. Һәм мин татар телен ныклап өйрәнергә булдым. Әлбәттә, төп максат татарча җырларга өйрәнү иде.

 

– Шулай да “татар иленә” – Казанга килгәнче, әле күп юллар үтәргә туры килгән бугай?

 

– Әйе, дөрес. Саратовта 9 нчы сыйныфны тәмамлагач та, Чаллыга лицейга укырга керергә булдым. Чаллыда безнең туганнарыбыз яши иде. Аларга өй тирәсендә, хуҗалык алып баруда ярдәмем дә тияр дип уйладым.

 

Студент вакытта уку белән генә чикләнмисең бит инде, мин дә “Студентлар язы” бәйгесенең вокал номинациясендә катнаштым. Ни гаҗәп, Россиякүләм конкурста Татарстан Республикасы исеменнән чыгыш ясарга лаек дип табылдым. Чыгыш ясап кына калмадым, ә Гран-при ук яуладым.

 

Бүгенге көндә дә “Студентлар язы” бәйгесен күзәтеп барам. Еш кына жюрида да утырырга туры килә.

 

Бу зур җиңүеңнән соң, талантыңны күреп, Мәскәүгә тикле чакыручылар да булгандыр дип уйлыйм. Шулаймы?

 

– Әлбәттә. Тәкъдимнәр булды. Шулай да Чаллыны мин ул елны башка шәһәрләргә алыштырмадым. Әтием дә музыка белән шөгыльләнүемне яратып бетерми иде. Мин, аның киңәшләренә колак салып, югары юридик белем алырга булдым.

 

Чаллыда 2 курс укыганнан соң, Казанга киттем. Юристлыкка 5 ел буе укыганнан соң, аспирантурада калдым. Хәзерге көндә фәнни хезмәт язам. “Язам” дип әйтү дөрес тә булмас, әле эшкә тотынганым юк. (Көлә).

 

– Алинә, сәнгать белән бергә юристлык һөнәрен ничек берьюлы алып бара алдың?

 

– Дөрес, бездә җырчыларны, артистларны акылга сай дип уйлаучылар күп. (Көлә). Математика яисә тарихны белмәгәнгә артист, җырчы булган дип фикерләүчеләр дә җитәрлек. Тик бу ялгышу. Менә, мәсәлән, минем өчен уку бик җиңел бирелде. Аспирантурага калуымның сәбәбе дә шул булгандыр. Тик мин бу өлкәдә эшләп карасам да, юриспруденция минеке түгел. Җырга мәхәббәтем үзенекен алды – бүген бар вакытымны иҗатка багышлыйм. Татарча альбом өстендә эшлим, “Татарча солянка” программалары белән гастрольләрдән кайтып та кергән юк. JIVE төркеме белән дә концерт программалары әзерлибез.

 

– JIVE белән ничек таныштың да, татар эстрадасына ничек кереп киттең? Болар икесе ике дөнья бит.

 

– Мин Казанда юристлыкка укыган чорда JIVE төркеме үзләренә солист эзли иде. Менә шулай 10 ел элек алар мине үзләренә чакырдылар инде. Без рус һәм инглиз телләрендә блюз, джаз, латино һәм башка юнәлешләрдә эшләдек. Шушы вакыт эчендә мин һәрдаим бу төркем белән генә чыгыш ясамасам да, алар мине үзләренең солистлары итеп күрделәр. Бу иҗатташлыкның иң югары ноктасы дип саныйм.

 

Татар эстрадасына килгәндә, Фәрит Романович Таишев минем җырларымны тыңлап караганнан соң, миңа “Барс-Медиа” компаниясе белән хезмәттәшлек итәргә, бергәләп татар эстрадасын яуларга тәкъдим итте. (Көлә).

 

Алинә, кайчандыр син сәхнәдә опера ариясен башкару хыялың булуы турында әйткән идең. Бу теләгең әле тормышка ашмадымы?

 

– Кызганыч, әлегә юк шул. Әмма хыял аңа омтылыр өчен бирелгән дә инде кешеләргә. (Көлә).

 

– Югары музыкаль белем алу теләге яисә ихтыяҗы булмадымы?

 

– Булды гына түгел, мин хәтта Казан мәдәният һәм сәнгать университетына укырга да кергән идем. Әмма 1 нче курстан китәргә карар кылдым. Ул вакытта әле вокал факультеты тернәкләнеп кенә килә иде. Студентлар да, укытучылар да аз иде. Хәзер генә бу белгечлеккә укырга керү өчен конкурс көчле ул. Бүгенге көндә дә үземә музыкаль белем кирәк дип санамыйм. Чөнки кирәк икән, минем таяныр кешем бар. Үземнең иҗатымны Венера Ганиева киңәшләреннән башка күз алдына да китермим. Венера Әхәтовна минем һәм башка бик күп яшьләрнең тормышында иң зур рольләрне башкара. Ул – чын укытучы.

 

– Ә хәзер алда нинди маскатлар, Алинә? Инде “Татар җыры” яуланды. Бәлки, үзеңне Мәскәүдә сынап караргадыр?

 

– Минем татар эстрадасы өчен әле күп кенә проектларым бар. Алдагы елларда “Барс-Медиа” компаниясе белән без, Аллаһы боерса, һичшиксез, аларны тормышка ашырачакбыз. Аннан соң мин Казанны үз иттем. Инде 15 ел монда һәм бу шәһәрне башкасына алыштыру теләгем һич тә юк.

 

– Гаилә хәлеңдә үзгәрешләр көтелмиме соң?

 

– Үзгәрешләргә үзем дә шат булыр идем. (Көлә). Без җырчыларның тормышы шулай корылган шул инде. Гастрольләр, иҗат күп вакыт таләп итә. Сине аңларлык, синең белән бер төрле уйлаучыларны табуы кыен.

 

– Алдагы биш елда үзеңнең тормышыңны ничек күрәсең?

 

– Инде рус, инглиз һәм татар телләрендә берничә җырлар җыентыгын чыгарырмын, үземнең сольный концертымны куярмын. Матур гаиләм белән гөрләшеп яшәп ятарбыз. Үземне бүгенгедән дә бәхетле итеп хис итәрмен дип уйлыйм. (Көлә).


Наилә ХӘБИБУЛЛИНА
Барс-Медиа
№ |
Барс-Медиа печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»