|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.04.2010 Мәгариф
ШАГЫЙРАНӘ ЯЛГАН БУКичә ТР Дәүләт Советында мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитетының чираттагы утырышы үткәрелде. Бу юлы да иң күп сорау, бәхәс тудырганы беренче мәсьәлә булды. Федераль мәгариф стандартларын әзерләүнең барышы һәм аларның республика мәгариф учреждениеләренә ничегрәк кертеләчәге турында тәфсилләп сөйләде ТР мәгариф һәм фән министры вазыйфаларын башкаручы Альберт Гыйльметдинов. Аның сүзләрен шик иләге аша үткәреп тыңламасаң, 2007 елның 1 декабрендә кабул ителгән, укыту системасындагы милли-төбәк компонентын бетерәчәк бу, дип барча милли республикаларны пошаманга салган 309 нчы федераль закон бер дә куркыныч түгел икән дигән нәтиҗәгә киләсең. “Безнең милли мәнфәгатьләр яңа стандартларда тулы күләмдә чагылдырылган”, – диде Альберт әфәнде. Яңа мәгариф стандартлары буенча фәннәрнең 20 процентын мәктәп үзе билгели ала икән бит. Әмма тынычланырга иртә: Мәскәүдә башлангыч мәктәп өчен генә стандартлар расланган әле.
– Сезнең чыгышта бер тапкыр да милли мәктәп, милли балалар бакчасы төшенчәсе ишетелмәде. Бу төшенчәләр каламы, әллә гел каралмыймы? – дип сорады А.Гыйльметдиновтан мөхтәрәм депутатыбыз Туфан Миңнуллин.
– Татар лицейлары, гимназияләрендә татар теле тирәнтен укытылачак. Ә инде балалар бакчаларына килгәндә теләгебез изге. Әйдәгез, ике телдә дә тәрбиялик балаларыбызны. Бездә бит татар теле дә, урыс теле дә – дәүләт телләре. Моны ничек тормышка ашырырбыз – белмим. Әмма бу яхшы идея, – дип бәян итте революцион тәкъдимен Альберт әфәнде.
– Балалар бакчасы белән шөгыльләнмәгән кеше буларак, аның нәрсә икәнен белмисез. Туксанынчы елларда без татар балалар бакчаларын оештырып карадык. Төркемгә берничә урыс баласын алалар да, бөтен аралашу урыс теленә күчә. Бу сүз уйнату гына. Чынлыкта, тел югалту бара, – дип каршы төште аңа шунда ук икенче бер милләтпәрвәр депутатыбыз Азат Зыятдинов.
– Татар телен бетерүнең иң кыска юлы, шагыйранә ялган бу. Безнең шартларда бер утопия. Әле милли балалар бакчасы оештырып та бу эшне көчкә алып барабыз. Бу тәкъдимне башка әйтмәсәгез иде. Бакчада ике телдә тәрбияләп булмый, – дип куәтләде аны Туфан ага. Балалар бакчасының төп максаты – туган телдә тәрбия бирү ләбаса. Иң зур мәгариф чиновнигының шуны белмәве гаҗәп. Әллә белеп тә санлашырга теләмиме?! Дөрес, А.Гыйльметдиновны берәү яклап чыкты. Элекке мәгариф министры Наил Вәлиев: “Туган телне өйрәнү өчен мотивация кирәк”, – дип белдерде.
– Әти-әни кирәк булган кебек, туган телне дә белү кирәк. Әгәр бала туган телен яратмаса, башка телләрне дә яратмаячак. Баланың күңеленә туган телне, туган җирне, әти-әнине яратуны сеңдерик. Балаларыбызда милли патриотизм да тәрбияләнергә тиеш, – дип җавап бирде моңа депутатлар.
Әйе, бик җитди мәсьәлә ул – балаларны туган телдә тәрбияләү. Биш яшьлек кызым Дилия мисалында да раслый алам мин моны. Татар балалар бакчасына йөри ул. Татарныкы дип санласа да, анда йөрүчеләрнең өчтән бере – күрше милләттән. Табигый инде, алар анда үзләренчә сөйләшә. Шуларга карап тәрбиячеләр дә, татар балалары да урысчага күчә. Хәзер кызым гади генә сүзләрне дә онытып, бу сүз, теге сүз татарча ничек була әле, дип сораштыра башлады. Алай гына да түгел, беренче сыйныфта укучы абыйсы Аяз белән дә өйдә вакыт-вакыт урысча сөйләшә башладылар. Югыйсә ул... татар гимназиясендә укый.
Казан шәһәрендә ун меңнән артык сабыйга балалар бакчасында урын җитми диләр. Шулай булгач, татар балалар бакчаларына урыс балаларын нигә алалар соң – шуны аңламыйм мин. Балалар бакчасы тел белмәгәннәргә, башка милләттәгеләргә тел өйрәтү урыны түгел бит. Хәер, мәгариф түрәләребез моны белеп тора. Шул ук вакытта бозып тора. Имеш, урыс ата-аналары балаларының татар телен дә белеп үсүен тели. Әмма бу татар балаларын урыслаштыру хисабына эшләнмәскә тиеш. Сер түгел бит: урыс балалары бер кәлимә татарча сүз белмәсә дә, татар балалар бакчасында үзләрен яхшы хис итә. Урысча бер сүз белмәгән татар баласын урыс бакчасына биреп кара әле – үзен ничек хис итәр икән?! Билгеле бит: ата-аналарына, өйдә урысча сөйләшегез, дип акыл өйрәтеп кайтарачаклар.
Рәшит МИНҺАҖ |
Иң күп укылган
|