|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.01.2019 Җәмгыять
Кукмарадан Нурсил Галләмовны ТНВ бар дөньяга танытты (ВИДЕО)Кукмара районы Олыяз авылыннан Галләмов Нурсил Мансур улы иҗат иткән кардан ясалган ат сыннарының фотолары “Матбугат.ру”ның инстаграмында меңнәрчә лайк, йөзләп комментарий җыйды. Бу “Тере атлар дип торам!” дип язды инстаграмлылар. Хәтта атларны җәйгә кадәр саклар өчен морозильник уйлап табарга чакыручылар да булды. "Матбугат.ру" язып чыкканнан соң Нурсил әфәнденең эшләре башка матбугат чараларында да күренер, аларга ТНВ каналы сюжет төшерергә кайтачак, дип хәбәр иткән идек. Инде менә эфирга видеосюжет та чыккан. "Халык үз геройларын белергә тиеш" дигәндәй, үз эшенең остасы булган талант иясе Нурсил Галләмов һәм аның кар сыннарын Татарстанның, алай гына да түгел, дөньяның башка почмакларында да күреп, танышып, соклансыннар әле!
--- |
Иң күп укылган
|