поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
15.01.2019 Әдәбият

“Зифа Кадыйрова Лавровка кияүгә җыенган!”

Халкыбыз яратып укыган “Язмыш сынавы”, “Сагынырсың — мин булмам”, “Бәхеткә юл кайдан?”, “Синсез килгән язлар”, “Кө­теп узган гомер” китапларының авторы Зифа Кадыйрованың октябрь аенда матур юбилее булды. Шу­шы көнне түп-тү­гәрәк яшен тутырса да, һаман да үзебезнең татар хатын-кызларына хас сөйкемлелеген, гадилеген, тыйнаклыгын саклап калган Зифа ханымга киләчәктә дә саулыгын, көчле рухын, холкының асыл сыйфатларын, иҗат дәртен җуймавын теләп, берничә сорау белән мөрә­җәгать иттек.

— Зифа ханым, юбилейлар килеп җиткәч, гадәттә, кеше үзенең үткәнен барлый, сагынып искә ала. Бүген сез үзем теләгәнчә яшәдем, бөтен хыялларым да тормышка ашты дип әйтә аласызмы?
 
— Мин бит гомерем буе ат кебек, авыр хезмәттә эшләдем. Тормышта бер нәрсә дә җиңел бирелмәде миңа. Кем генә үз-үзенә икешәр-өчәр эштә эшләп дөнья көтәр идем дип теләр икән? Тик нишлисең, балаларны аякка бастыру өчен бер эштән дә чирканмыйча, җиң сызганып тотынырга туры килде. Ә хыялларга килгәндә... Урманчы хатыны буласым килде... Аннан, их, үз йортыңны салып керсәң икән дигән хыялым бар иде. җаным-тәнем белән табигатьне, җирне яратам бит мин. Иртән торып ишегалдына чыгып, яланаяк чирәмгә басу иде бөтен теләгем. Балаларымның, оныкларымның да шундый мөмкинлеге булсын иде дип теләдем. Мин моңа ирештем, салып кердек үз йортыбызны. Соңрак китап язу теләге туды. Яздым бит! Берне түгел, бишне яздым!
 
— Хәзер шул йортыгызда яшисезме?
 
— Яшим. Дөресрәге, шәһәрдәге фатирым бе­лән ике арадарак йөрелә соңгы елны. ә моңарчы яшәдем. Ирем вафатыннан соң бик нык күңел төшенкелегенә тарып, сына яздым бит. Шул уртак йортыбыз һәм анда туган китапларым гына коткарды мине. Хәзер инде яшем дә бара, ялгызым гына яшәве дә кыенлаша, шуңа күрә балалар шә­һәрдә яшәвемне сорыйлар. Аннан кечкенә оныкларыма да кирәк бит әле мин...
 
— Бик күп матбугат чараларында журналистлар белән әңгәмә­ләрегезне укырга туры килә. Ялыктырып бетердекме инде сезне?
 
— Минем белән, иҗатым белән кызыксыналар бит, ник каршы килим инде?! Журналистлар килүе бер дә начар түгел, иҗат кешеләрен халыкка якынайтучы бит инде алар. әгәр кеше бусагамны яхшы ният белән атлап керә икән — рәхим итсен!
 
— Нинди сорау биргәннәрен яратмыйсыз?
 
— Теләсә-нинди сорауга җавап бирә алам. Зифа Кадыйрова язучы мени ул дигәннәренә дә үпкәләмим. Чөнки, әгәр ул урын шулай дип әйтүченеке икән, мин бит аңа дәгъва белдермим. Кайберәүләре мине “әдәбиятны бетерүдә” дә гаеплиләр икән әле. Әдәбият бетте дип исәпләүченең кулына китап тотып утыруына шикләнәм мин. Яз! Укы! Менә дигән татар язучылары бар бит! Кемдер тарих, сәясәт, сугыш, тел-милләт хакында яза. Ул темаларга мин тирән чума алмыйм. Мин гаилә мөнәсәбәтләре турында язам. Бу өлкәдә минем тәҗрибәм, фикерем, кешеләргә әйтер сүзем җи­тәрлек, һәм шуларны кешеләргә китапларым аша әйтергә дә хакым бар дип исәплим. Әйтик, газеталарның да тиражы элеккечә түгел бит. Моңа кем гаепле соң? Шул мине “бетерүче” дип атаган журналистны гаепликме? “Нинди сорауны ярат­мыйм” дигәнгә дә төгәл генә җавап бирә алмам, тик кайбер матбугат чараларында, интернетта минем кәшилүктәге акчаны санарга тотынулары белән ризалашасым килми. Имеш, Зифа китап сатып баеп ята, әнә, йорт салган! Салдым, тик ул йортның һәр кадагы, һәр тактасы таныш миңа. Әле исемдә, Марсель вафат иде инде ул вакытта, өйгә янкорма төзегән чак. Күрше ире белән урамнан бүрәнә ташыйбыз. Ул бер башыннан күтәрә, мин — икенче башыннан. Яныбыздан ике хатын үтеп баралар. Берсе: “әстәгафирулла! Зифа Кадыйрова бит бу! Карале, бүрәнә күтәргән!” — ди...
 
Фатир да алдым. Аны да сеңел белән икәү ремонтладык. Китапларымны да сатар өчен язмаган идем. Ләкин китапны бастырыр өчен акча кирәк бит, шуңа да сатмый ни чара. Аннан, һәрбер хезмәт бәяләнергә тиеш дигәнне дә онытмыйк инде. Беребез дә бушлай эшләп йөрми бит. Ләкин кешеләргә никтер аңлатуы авыр шуны. әле беркөнне бер ханым язган интернетта: “Китапларыгыз хәтта Гүзәл Яхинаныкыннан да кыйммәт!” — дигән. Беренчедән, сатудагы китапларыма бәяне мин куймыйм, кибетләрнең үз бәясе. Икенчедән, Г.Яхина китабын чыгарырга шактый акча бирелгән диделәр. Ә мин бер китабымны саткан акчага икенчесен чыгарып мәш киләм.
 
— Ирегез үлгәннән соң шактый еллар ялгыз яшисез. Гашыйк булучылар, кияүгә чы­гарга тәкъдим итүчеләр бер дә юк мени?
 
— Гашыйк булдым дияләр, ә менә кияүгә дәшмиләр! Аңлыйм инде, үземә түгел, китапларымдагы хатын-кызларга гашыйк булалар. Хәер, минем кебек мөстә­кыйль хатыннардан ирләр бераз шүрлиләр шул. Юкса, эчемдә шул назлы да, йомшак та хатын-кыз кү­ңеле ята инде. Ә безгә, толларга, көч­сезлекне күрсәтергә ярамый шул. Аннан, Марсель абыеңны алыштырырдай ирне, гомумән, күрмим дә. Әнә, бер җырчы кыз: “Путин кебек ир кирәк!” — дип җырлый бит. ә миңа министр Лавров ошый! Ме­­­нә, ичмасам, ирләрчә җитдилек, көч-куәтле кыя­фәт! И-и, шаяруын шаярам, “Зифа Кадыйрова Лавровка кияүгә җыенган!” — ди­гән баш астында мәкалә язарсызмы икән инде...
 
— Китап яратучылар арасында сез бик популяр кеше. Ә менә Чаллы урамында таныйлармы?
 
— Таныйлар, килеп эндәшүчеләр дә бар, читтән генә карап та торалар, чыш-пыш килеп ни-нәрсәмнедер тикшереп тә узалар. Базарга барсам да танып эндәшәләр: “О-о, Зифа Кадыйрова! Ит кирәкме? Кил, синең өчен иң әйбәте, иң тәм­лесе!” — диләр. Кайтып итен үлчәп карасаң, “печеп” җибәргәне ачыкланса да, барыбер рәхәт инде! Димәк, халкыбыз китап укый әле!
 
— Китапларыгызда сөю-мәхәббәткә кагылышлы урыннар әдәп кысаларыннан чыкмый гына, бик тә җәлеп итә торган итеп тасвирланган...
 
— Бу хакта еш әйтәләр миңа. Шагыйрьгә кушылып әйтсәк, мәхәббәт ди­гән иске нәрсәне һәрберебез үзенчә яңарта бит. Мин бит бер дә төчелекне яратмыйм. Бәлки менә шул гашыйк геройларымның үзара мөнәсәбәтләрендә артык төчелекнең булмавы ошыйдыр укучыларга.
 
— Укучыларны иң зарыктырган сорау: яңа китабыгыз языламы?
 
— Башы бар, азагы да булыр, Аллаһ теләсә. үзем көзгә тәмамларга ниятләгән идем дә... Китап бит ул Зифаны бөтен эштән дә арындырып бер бүлмәгә бикләп куйган икән дип кенә язылмый. Мин алай булдыра да алмыйм. Тормыш мәшә­кать­ләре басты, шуңа тоткарлыклар килеп чыга да тора инде. Элеккеге китапларым кебек бер тында язылмый инде хәзер. Бик озак уйланам... әле язылган китапларыма да халык арасында ихтыяҗ зур. Ник алай дим? Менә Чаллы драма театры инде икенче әсәремне сәхнәләштерде. Димәк, халык йөри! Аңарчы әлмәт театры “Синсез килгән яз­лар”ны сәхнәгә менгерде. Бик рәхмәтле мин аларга! Кино төшерик әле дип сорап киләләр. Төшерсеннәр! Миңа миллионлы контракт-килешүләр кирәкми. Төшерергә акча таба алалар икән, төшерсеннәр!
 
— Балаларыгыз сезнең язу эшен хуплыйлармы?
 
— Һәрьяклап! Моңарчы әле улым, әле кызым халык белән очрашуларга йөрттеләр. Миңа да, бер-берсенә дә терәк балаларым. Дөрес тәрбияләгәнмен дип сөенәм. Балаларым — минем тормыштагы төп казанышым.
 
— Үткән юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз! Авыр­лыкларга бирешмичә, балалар-оныклар мәр­хә­мәтен тоеп рәхәтләнеп яшәгез, Зифа апа!
 
Әлеге әңгәмәдән соң хөрмәтле милләттәшләр өчен оят булып китте. Зифа апаны якыннан белгән кеше аның турында сы­ңар кәлимә начар сүз әйтә дә, аңа ниндидер гөнаһлар теркәп тә утырмас иде. Орчык кадәр гәүдәсендәге йодрык кадәр йөрәгенә никадәр мәр­хәмәт сыйган да, университетта түгел, тормышның үзеннән алган дәресләрдә тау кадәр фикер байлыгы туплаган ханым ул. Имеш, кайсыдыр каләмзатка аның язганнары ошамаган, шуннан чыгып фикер йөртә... Халык фикерен ишетмичә, кабинетта гына утырып объектив фикерләп буламы соң ул? Халык Зифа китапларын укырга, аның белән очрашырга дип китап­ха­нәләргә агыла, Зифа спек­такльләрендә исә ярым-йорты зал күрмәссең...
 
Ә менә без — журналистлар язганны һәркем аңлый, һәркем кабул итәме соң? Ә татар басма матбугатын ярымрусча һәм шыр хаталы интернет ресурслар басып китүендә кемне гаеплибез?..

Раушания ШӘЯХМӘТОВА әңгәмәсе
Татарстан яшьләре
№ --- | 15.01.2019
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»