поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
15.01.2019 Дин

“Коръән нуры” бәйгесе нәтиҗәләре билгеле (ФОТО)

Коръән – кешелек тормышына зур йогынты ясаган, безгә кадәр булган һәм бездән соң булачак вакыйгалар хакында хәбәр биргән, арабызда хөкемдар булган Изге Китап. Ул хикмәтле зикер һәм туры юлдыр. Кем Коръәнгә нигезләнеп сүз әйтә, хаклы була, кем Коръән белән гамәл кыла, әҗергә ирешә, хөкем кылса, гадел була, Коръәнгә чакырса, туры юл күрсәтүче була…

Пәйгамбәребез: «Аллаһы Тәгалә Үзенең могҗизаларын бирмәгән бер генә пәйгамбәр дә юк. Кешеләр шул могҗизаларны күреп иман китерәләр. Аллаһының миңа биргән могҗизасы Коръән булды. Кыямәт көнендә пәйгамбәрләрдән иң күпләрне ияртүче мин булырмын дип өметләнәм», – дигән (Бохари, Мөслим).

Татар халкының да телен, гореф-гадәтләрен, тарихын саклап калуда, тәрбия-әхлакны, кешелеклелек сыйфатларын үстерүдә Коръәннең өлеше бихисап. Аларның һәрберсе турында яза башласаң, каләмнең карасы җитмәс. Ә шулай да бүгенге көндә Аллаһы Китабы турында әсәрләр бармак белән генә санарлык, югыйсә Коръән борынгы әдәбиятның да иң күренекле ядкәре булып тора бит.
 
 
Шул уңайдан «Коръән нуры» хәйрия фонды сентябрь аенда, «Идел» яшьләр журналы белән берлектә, Коръән темасына багышланган хикәяләргә бәйге игълан иткән иде. Конкурсыбызга барлыгы 20дән артык эш килде. Икенче этапка иң-иң яхшыларын сайлап, 9 эшне чыгардык. Алар арасыннан җиңүчеләрне исә олпат язучыбыз, Коръәнне татар теленә тәфсир кылган аксакалыбыз Рабит абый Батулла билгеләде.
 
Ниһаять, 12-нче гыйнвар көнне башкаланың “Азу” кафесында әлеге әдәби ярышка нәтиҗәләр чыгардык, җиңүчеләргә бүләкләр тапшырдык һәм килгән эшләр буенча фикер алыштык.
 
 
“Әсәрләрнең теленә тел-теш тидерерлек түгел, яхшы язылганнар. Аларның һәрберсендә кешелек тормышына Коръән китабының йогынтысы ачылып ята. Шулай да Коръән ярдәмендә ничектер могҗизави рәвештә кенә тормыш көйләнеп киткән, авырлыклар җиңел генә үтелгән кебек тәэсир туа. Ә чынлыкта Коръәндә бит кеше ышанмаслык бер генә вакыйга да юк. Төче су белән ачы суның да ничек кушылмавы, Мөхәммәд пәйгамбәрнең мигъраҗ сәфәре кылуы, Сөләйман пәйгамбәрнең 400 елдан артык яшәве һ.б. – берсе дә могҗиза түгел, алар фән тарафыннан бүгенге көндә расланган, ачылган вакыйгалар. Әдәби ярышны оештыручыларга, химаячеләргә зур рәхмәт. Дәвамлы булсын!” – дип теләкләрен җиткерде жюри рәисе Рабит абый Батулла. Очрашуга ул үзенең китапханәсеннән күптөрле дини китаплар, шул исәптән үзенекеләрен дә алып килгән иде. Һәркемгә дә бүләкләрен тапшырып, иҗади уңышлар теләде.
 
 
“Идел” журналының баш мөхәррире Радик Сабиров та бәйгенең әһәмиятлелеген ассызыклап үтте. “Барыбыз бергә зур эш башкардык. Катнашучыларга да, оештыручыларга да рәхмәт. Бәйгегә килгән хикәяләрне журналыбыз битендә бастырып, укучылар хозурына да тәкъдим итәрбез”, - дип җиткерде ул.
 
 
Бәйгенең төп инициаторы, “Коръән нуры” хәйрия фонды җитәкчесе Ибраһим Сабиров әлеге ярышны киләчәктә дәвамлы итәргә, татарлар тормышына Коръәннең йогынтысы турында гына язып калмыйча, Рабит абый Батулла эшен – Коръәнне татар теленә тәфсир кылу эшен дә дәвам итәргә кирәклеген билгеләп үтте. Бәйгедә катнрашучыларга, оештырырга ярдәм итүчеләргә зур рәхмәтен җиткерде.
 
 
Бүләкләрне исә түбәндәге каләм әһелләре бүлеште:
 
1 урын — Гөлүсә Батталова
 
2 урын — Айзирәк Гәрәева-Акчура
 
3 урын — Әкълимә Вахит
 
Аларга 10 мең, 7 мең һәм 5 мең сум күләмендә акчалата бүләкләр тапшырылды. Кызыксындыру бүләкләренә Гөлфия Насыйбуллина, Гөлнур Корбанова, Вәрис Гали ия булды.
 
Бәйгенең иганәчеләре – “Коръән ручка” бренды җитәкчесе Йосыф Гыйләҗев, “Казан сөлгесе” бренды җитәкчесе Гөлнара Мөхәммәтшинага, “Азу” кафесына, мәгълүмати яктан ярдәм күрсәткән “Яңа гасыр” телевидениесенең “Манзара” һәм “Нәсыйхәт” тапшыруларына зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Алга таба да бергәлектә хезмәт итәргә өметләнеп калабыз.
 
 
 
 
 
 
 
 

Алинә БИКМУЛЛИНА
Матбугат.ру
№ --- | 15.01.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»