|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.01.2019 Мәдәният
Әтнә театрына нигез салучы, легендар шәхес Гомәр Мәрдәнов вафатТатар театр дөньясы зур югалту кичерә. Бүген Әтнә театрына нигез салучы, легендар шәхес Гомәр Ханнан улы Мәрдәнов вафат булды. Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры коллективы якыннарының, туганнарының тирән кайгысын уртаклаша. Ходай Сезгә тирән хәсрәтегезне күтәрә алырдай көч, сабырлык бирсен! Җаны тыныч, урыны җәннәттә булсын. Татар-информ язуынча, күңелсез хәбәрне Әтнә татар дәүләт театры директоры Ленур Зәйнуллин раслаган. “Гомәр Мәрдановка 88 яшь иде. Соңгы арада бик нык авырды”, - дигән театр директоры.
Гомәр Мәрданов иртәгә Әтнә авылы зиратына хатыны Җәүһәрия кабере янында җирләнәчәк. Озату мәрасиме 10.00 сәгатьтә башлана. Туганнары теләге буенча өеннән озатылачак.
Гомәр Мәрданов озак еллар Әтнә халык театрын җитәкләгән шәхес. 2018 ел ахырында Әтнә театрының 100 еллык юбилеенда да катнашты.
--- |
Иң күп укылган
|