поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
15.04.2010 Җәмгыять

ҮЛЕМГӘ ҮЧ ИТЕП

Белгәнебезчә, Бөек Ватан сугышы 1941 елның 22 июнендә башланган, ә мин, ул вакытта 6 яшьлек авыл малае, аның башлануын 26 июньдә генә аңладым. Шушы көнне минем әтием Зәйнулла Гыйльмияр улы Гыйльмияров һәм дистәләгән яшь ир-атлар арбаларга төялеп, район үзәгенә юнәлделәр. Бу безнең Башкортостанның Караидел районының Түргәнәй авылыннан сугышка китүчеләрнең беренче төркеме булгандыр, мөгаен. Әти янында мин, әни, картатай (бабай), Мрәсем авылыннан килгән әниемнең абыйсы, әтинең апасы һәм калган кардәш-ыруглар басып торуыбыз әле дә хәтердә. Без әтине һәм сугышка китүче башкаларны урманга кадәр озата бардык, һәр ике як бер-берсен кочаклыйлар, үгетлиләр, елыйлар, җырлыйлар, саубуллашалар. Шулчак кемдер гармунда уйнап җибәрде, һәм тальян моңнары бөтен кырга таралды. Бу күренешләр әле бүген дә минем күз алдымда торалар...

Шул елның көзендә мин беренче сыйныфка укырга кердем. Дәреслекләр булмаганга, әни ликбезда укып йөргәндә кулланган китаплар ярдәмендә укырга өйрәндем. Алар латин хәрефләре белән язылган иде. Шуңа күрә беренче сыйныфта ук мин инде латиница һәм кириллица хәрефләре белән таныштым. Сугыш вакытында китапханәдә әдәби китаплар аз булганга, аларның барысын да укып чыккач, авыл кешеләреннән латин хәрефләре белән язылган әдәби әсәрләр тупланган китапларны алып укый башладым. Ә инде мәктәпне тәмамлап, Уфаның медицина училищесына укырга кергәч, латинча укый-яза белүем миңа бик зур ярдәм итте.

 

1941-42 елларда безнең авылның барча яшь һәм таза ир-егетләре сугышка китеп беттеләр. Авылда картлар, хатын-кызлар һәм бала-чагалар гына яшәп калды. Урал ягының зәмһәрир суык, карлы кышы үтеп, ямьле яз һәм җылы җәй көннәре җиткәч, безнең авылда ачлык тотынып, бу афәттән күпләр шешенеп үлә башладылар. Картатай кайбер авылдашларның хәлен белешеп кайткач: "Фәлән-фәлән кеше көндез йолдызлар күрә башлаган һәм шешенгән, тиздән вафат булыр инде", – дия торган иде.

 

Ә 1942 елның җәендә әнием беркөнне берьюлы ике хат алды: берсе – әтидән, ә икенчесе – ул хезмәт иткән хәрби частьтан. Икенче хатта әтинең һәлак булуын хәбәр иткәннәр. Әнием латинны гына белә иде, шуңа күрә аның шушы ике хатны тотып, елый-елый өйдән-өйгә, урамнан-урамга йөгереп, очраган кешеләрдән: "Бу хатларның кайсысы соңрак язылган: Зәйнулланыкымы яисә командирыныкымы? " – дип сорап йөргәне әле дә исемдә.

 

Мәктәптә укытучылар, авылда укый-яза белүчеләр дә булмагач, ул бик озак елый-елый йөгереп йөргән, һәм ниһаять, бер белемле кешене очратып, әтинең хаты соңрак язылганын белгән. Ә инде ноябрь азакларында әтием, яраланып, авылга үзе кайтты. Без моңа бик шатландык, гарип булса да, исән калган, үзенең гаиләсенә, туган авылына, туган җиренә кайта алган ул...

 

Әтием сугышта бик күп фаҗига, кайгы-хәсрәт күргән. Ике мәртәбә аны үлгән дип уйлаганнар. Мәсәлән, 1942 елның июнендә аны Воронеж фронтына җибәрәләр. Фашист гаскәрләре әтиләр полкына һөҗүм итә. Бер немец танкисты әти утырган окопны үзенең танкы белән изә, шулай итеп ул җир астында кала. Дошман һөҗүмен кире каккач, бер кызылармеец әтинең окоптан калкып торган кулын күреп ала. Сугышчылар җирне казып, аны окоптан сүрәп чыгаралар. Әтине үлгән дип уйлыйлар, чөнки аның йөрәге дә типмәгән, тын алуы да сизелмәгән. Шулай "мәетне" күмәргә җыенып, үләнгә салып калдыралар. Әтинең бәхетенә, бераз вакыттан ул һушына килгә һәм, аны медсанбатка җибәрергә уйлыйлар. Ул бик нык үтенеп, "үземне коткарган иптәшләр арасында калдырыгыз" дип соралгач, командир аның теләген үтәргә була һәм аны үзе хезмәт иткән ротада калдыра. Шулай бергә хезмәт иткән сугышчан дуслары әтиемне үлемнән коткаралар.

 

Тиздән немецларны куып барганда әти каты яралана. Аны һәм башка яралыларны санитарлар хастаханәләргә озаталар. Санитар автомашинасында барганда фашист самолетлары өсләрнә берничә мәртәбә бомба ташлыйлар, пулеметлардан аталар, шул вакытта бик күп яралылар һәлак була. Әти, бәхеткә, монда да исән кала. Фашист пулясы аның үкчәсен чәрдәкләгәнгә, аны медсанбатта калдырмыйча, Чкалов (Оренбург) шәһәренә госпитальгә озаталар.

 

Анда әтинең хәле начарлана, ул һушыннан яза, йөрәк тибүе дә сизелми, тын да алмый. Аны үлгән дип, моргка җибәрәләр. Күпмедер яткач, әтиебез аңына килеп, күзен ачса: тирә-якта кап-караңгы, бернәрсә дә күренми. Як-ягын куллары белән капшап карагач, уң ягында да, сул ягында да суынган мәетләр ятуын сизенеп, бик нык шүрләп кала ул.

 

Тирә-ягына карый торгач, әти бик еракта сызылып торган бер яктылык күрә. Әзрәк хәл кергәч, ул шул якка шуышып бара һәм каршындагы ишекне шакый башлый. Тавышны ишетеп, бер санитар хатын-кыз моргны ача. Андагы мәетнең исән икәнлеген күргәч, ул куркуыннан кычкырып җибәрә һәм үзе дә һушыннан яза. Шау-шуга госпитальнең баш табибы һәм башка медицина хезмәткәрләре йөгереп киләләр. Алар әтине яңадан палатага күчерәләр һәм ныклап дәвалый башлыйлар.

 

Култык таягы белән йөри башлагач, әле дәваланып бетмәгән әтине 6 айга өенә кайтарып җибәрәләр. Шулай итеп, сугыш тәмамланганчы, 6 ай саен ул медкомиссиягә барып йөрде, ә аны һәрвакыт шул дәвергә дәваланырга калдыра килделәр. Ул үкчәсез гарип булса да, калган гомере буена төрле эшләрдә хезмәт итте: колхозда – бухгалтер, сельпода – рәис, урманда гади эшче булды. Әтиебез 83 яшенә һитеп, якты дөньядан китеп барды. Ул әниебез белән бергә җиде ул, бер кыз үстерде, аларга белем бирергә тырышты, укытты, безнең барыбызны да кеше итте. Алар һәрчак безне сагынып, көтеп яшәделәр.

 

Без авылдан бик яшьли чыгып киттек, укыдык, эшләдек, гаилә кордык, балалар үстердек, аларны кеше итәргә тырыштык, шуңа да авылда бик аз вакыт кына булырга туры килә иде. Әтиебез белән озаклап сөйләшеп утырып та булмады. Менә шушы хәл үзәкне өзә, тик үткәннәргә кире кайтып булмый шул. Шуңа күрә «Ата- ана исән чакта – кадерләрен бел, үлгәч –каберләрен бел», – дигән сүзләр барыбызга да гыйбрәт булсын иде.

 

 

 


Мәгърүф ГЫЙЛЬМИЯРОВ
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»