поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
14.01.2019 Җәмгыять

Улын ялгыз үстерүче, авыр хәлдә калган Дмитрий Миронов: «Улымның язмышы өчен никадәрле булдыра алам, шуның кадәрле көрәшәчәкмен!»

Бәла беркемнең дә ишеген сорап шакымый. Аның бусагаңны кайчан һәм ничек атлап керәсен белсәң, бәлки, алдан чаралар да күрер идең. Тик кеше һич көтмәгәндә килгән кайгы белән ничек булдыра ала, шулай көрәшергә мәҗбүр була.

 Бүген Дмитрий Миронов та бердәнбер һәм газиз улының язмышы өчен көрәшә. 11 гынварда 14 яшен генә тутырган Владта куркыныч авыру - саркома.

 
Карап торышка гап-гади яшүсмернең язмышы гына гадәти булмаган. Әтисе Дмитрий аны ялгызы үстергән. Малай кечкенә вакытта ир баласы белән хатыныннан китәргә мәҗбүр булган. “ШК” хәбәрчесенә сөйләвенчә, моңа кадәр ана белән бала арасында очрашулар, аралашулар булмаган. Влад авырып киткәч кенә әнисе бер тапкыр хастаханәгә килеп, хәлен белгән. Шуннан соң тагын китеп югалган.
 
- Улым мөстәкыйль, яхшы күңелле, тыңлаучан бала булып үсте. Ул Казанның 64 нче мәктәбендә белем ала. Авыруына кадәр, беренче сыйныфтан башлап хоккей белән шөгыльләнә иде. Барысы да яхшы булды. Тик улым 2016 елның декабрендә аяклары авыртуга зарлана башлады. Табиблар озак вакыт диагноз куя алмадылар. “Мазь сөртегез дә барысы да узачак. Килеп, күренеп кенә китәрсез”, - дип йөрттеләр. Тәҗрибәле табиблар кулына эләккәнче, бик күп вакыт югалттык. Казанның республика клиника хастаханәсендә ясаган операция дә бик үк уңышлы булмады, – диде Дмитрий. 
 
 
 
Хәзерге вакыта Дмитрий улы Влад белән Петербург шәһәрендә дәвалана. Әти кешенең хезмәт хакы югары түгел. Хәзер аңа бөтенләй эшен туктатып, улы белән шөгыльләнергә туры килә. Моңа кадәр алар Лениногорск шәһәрендә яшәгән. Казанга биш ел элек кенә килеп төпләнгән гаилә фатир арендалап яши. Теләсә нинди көчле ир-ат кебек, Дмитрий да ярдәм сорап ялынмый. Тыйнак кына: “Акчалата ярдәм безгә бер дә комачаулык итмәс иде”, – ди.
 
- Моңа кадәр тормыштагы барлык сынаулар белән ялгызым көрәшеп, җиңеп килдем. Гел эштә булдым. Өстәмә эшләр алып, улымның киләчәге өчен янып-көеп яшәгән идем, ләкин бу юлы үзем генә булдыра алмыйм... Мәрхәмәтле кешеләр барлыгына ышанам. Туганнар, танышлар да булдыра алган кадәр ярдәм итә, ләкин болар гына җитми шул. Дөресен генә әйткәндә, табиблар берни белән дә куандырмый, чөнки авыруның тамырлары тирәнгә киткән... Бик авыр, әлбәттә, әмма мин өметемне өзмим. Чит илгә барып, баламның гомерен саклап калып булыр дип ышанам. Ләкин моның өчен зур суммада акчалар сорыйлар. Беренче тикшеренүләргә 100 мең евро кирәклеген әйттеләр. Влад та үзенең тереләсенә өметләнә. Мин аңа барысын әйтеп тә бетермим... Әлеге темадан качарга тырышам. “Улым, гомерең теләсә кайсы вакытта өзелергә мөмкин”, – дип ничек әйтмәк кирәк аңа?... – дип өзгәләнә ата кеше.   
 
Улының хәле турында сорагач, телефонның икенче ягында озак вакыт тынлык урнашты. Калтыранган тавыш белән:
 
- Мин әлегә берни дә әйтә алмыйм. Улымның язмышы өчен никадәрле булдыра алам, шуның кадәрле көрәшәчәкмен, – дип кенә әйтә алды ул.
 
Хөрмәтле, укучыларыбыз!  Әлеге гаилә язмышына битараф булмасагыз иде. Өметсез шайтан гына, диләр. Барыбызның да ярдәме белән бергә Влад әлеге куркыныч авыруны җиңеп чыкса иде.
 
Карта сбер: 5484 0142 2031 2362 Миронов Дмитрий Геннадьевич

---
Шәһри Казан
№ --- | 14.01.2019
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»