|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.01.2019 Әдәбият
Язучы Басыйр Рәфыйков вафат
Бөек Ватан сугышы башлангач, Б. Рәфыйков хезмәт армиясенә алына һәм 1945 елның көзенәчә Магнитогорск металлургия комбинатында эшли. Шул чорда, хезмәтеннән аерылмыйча, Магнитогорск педагогия институтының тарих факультетында укый һәм аны 1947 елда тәмамлап чыга. Бер ел һөнәр училищесында укытучылык иткәннән соң, 1948 елдан 1960 елга кадәр, Б. Рәфыйков Троицк татар-башкорт педагогия училищесында тарих фәне укыта, бер үк вакытта училищеныъ, читтән торып уку бүлеге директоры урынбасары булып эшли. 1960—1976 алларда ул Троицкидагы урта белем бирү мәктәпләрендә башта уку-укыту бүлеге мөдире, соңыннан, директор вазифаларын башкара. Б. Рәфыйковның исеме матбугатта беренче тапкыр 1964 елда күренә: шул елны «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналының сигезенче санында, Гомәр Бәшировның сүз башы белән, авторның бер төркем лирик шигырьләре басыла. Шуннан соң аның шигъри әсәрләре Татарстан газета-журналларында, күмәк җыентыкларда, русча тәрҗемәдә Чиләбе газеталарында һәм Көньяк Урал нәшриятында чыккан альманахларда дөнья күрә. 1968—1981 еллар арасында исә Татарстан китап нәшриятында «Җырым сиңа минем», «Кадерле минутлар», «Туган тупсалар» исемле шигъри Җыентыклары басылып чыга.
Б. Рәфыйков халык иҗаты әсәрләрен җыю, үзе яшәгән төбәктә татар культурасына бәйле тарихи документларны һәм аерым шәхесләрнең тормыш-эшчәнлеген өйрәнү буенча да нәтиҗәле эш алып бара һәм урындагы көндәлек матбугатта шул мәсьәләләргә багышланган мәкалә-очерклары белән катнаша. Әдипнең халык арасыннан үзе җыеп эшкәрткән утыздан арык мәзәге 1963 елда Татарстан китап нәшрияты чыгарган «Мең дә бер мәзәк» җыентыгында (төзүчесе — Г. Бәширов) урын алган.
Басыйр Рәфыйков— 1974 елдан СССР Язучылар союзы члены.
Татарстан Республикасы Язучылар берлеге мәрхүмнең якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Татар халкының сөекле улы Басыйр Рәфыйковның исеме күңелләребездә мәңге сакланыр.
--- |
Иң күп укылган
|