|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.04.2010 Матбугат
“ТАТАРСТАН” ЖУРНАЛЫНЫҢ РӘСМИ САЙТЫ АЧЫЛДЫ“Татарстан” иҗтимагый-сәяси журналы үзенең рәсми сайтының яңартылган версиясен тәкъдим итә. Сайт ачылу – 2009 елның маенда узган рестайлингтан соң, журнал үсешендәге чираттагы этап. Сайтта мәгълүматның урнашу тәртибе кызыксынучыга: укучымы ул, реклама бирергә теләүчеме – һәркемгә үзенә кирәкле мәгълүматны тиз арада табарга мөмкинлек бирә. Сайт “Журнал турында”, “Журнал яңалыклары”, “Журнал проектлары” дигән бүлекләрне үз эченә ала. Биредә шулай ук киләсе санга кертелгән темалар буенча анонс та урнаштырыла. Моннан тыш, элеккеге саннар тупланган архивка да күз салырга мөмкин булачак. “Авторлар колонкасы”нда басмабызның даими авторлары – Рафаэль Мостафин, Юрий Алаев, Леонид Толчинский һәм Татьяна Колчиналарның мәкаләләре урын алган. Укучы һәр материалга карата үзенең фикерен язып калдыра ала. “Журналга язылу” һәм “Реклама хезмәте” бүлекләре сайтка керүчеләр өчен югары дәрәҗәдә уңайлы итеп эшләнгән. “Татарстан” журналының партнерлары исә бөтенләй бушка тиешле бүлекләрдә үз яңалыкларын калдыра алалар.
On-line-мөмкинлекләргә ия сайт журналның басма версиясенә ярдәм итүне, аны тулыландыруны күз уңында тота. Киләчәктә сайт үсәр, өстәмә контент һәм файдалы мәгълүмат белән баетылыр дип көтелә. Төрле темалар буенча мәгълүмат алмашу максатында укучылар өчен форум ачу планлаштырыла.
«Татарстан» журналы сайтына рәхим итегез - www.tatarstan.ru.com
Белешмә:
“Татарстан” журналы – республиканың күп кырлы тормышын чагылдыручы иҗтимагый-сәяси басма. Аның битләрендә татарстанлыларның сәяси, икътисадый, рухи һәм мәдәни тормышына кагылышлы көнүзәк проблемалар карала. Һәр санда – республика тормышының иң әһәмиятле вакыйгалары турында мәгълүмат, бизнес һәм хакимият вәкилләре белән әңгәмәләр. Эшлекле һәм иҗтимагый структураларга иң мөһим мәсьәләләр буенча үз карашларын белдерергә мөмкинлек тудырып, абруйлы әңгәмәдәшләрне фикер алышуларга чакырып һәм өр-яңа мәгълүмат нигезендә әһәмиятле темаларны ачып, “Татарстан” журналы үзенә һәм укучыларына югары планка куя. Журналны укучы – актив тормыш позициясендә торучы, карарлар кабул итәргә яки аларны кабул итәр өчен турыдын-туры йогынты ясарга сәләтле кеше. Ул үз эше белән мавыккан, тәҗрибәсе белән уртаклашырга һәм яңалыкны кабул итәргә әзер шәхес. Аның өчен тамырларны онытмау һәм эшлекле абруйны саклый белү үтә мөһим.
2009 елның ноябрь аеннан “Татарстан” журналы, рестайлингка бәйле рәвештә туктап торганнан соң, үзенең татарча вариантын да нәшер итә башлады. Хәзерге вакытта журналның татар телендәге басмасының күләме 64 полоса, шуларның өчтән икесен рус телендәге басмадан тәрҗемә ителгән мәкаләләр, ә өчтән берен татар публицистларының оригиналь материаллары тәшкил итә. Журнал белән даими хезмәттәшлек итүче авторлар арасында Вахит Шәрипов, Хәмидә Гарипова, Рәмис Латыйпов, Рузилә Мөхәммәтова, Артем Субботкин кебек журналистлар бар. Журналның татар телендәге саннарында, рус телендәге басмада анализланган темалардан тыш, республика өчен мөһим гомуми проблемалар белән бергә, татар халкы үсешенә бәйле актуаль мәсьәләләр дә күтәрелә. Алар арасында – милли телебезне саклау, милли мәдәният һәм мәгариф үсеше проблемалары...
Журналның татар телендәге басмасы рус телендәге басма белән бердәм иҗади процессны тәшкил итә, татар укучысы өчен кызыклы һәм әһәмиятле булган темаларны арттыру һәм киңәйтү юлыннан бара.
2010 елның декабрендә журнал оешуга 90 ел тулачак.
Тираж: 6 200 данә, рус һәм татар телләрендә нәшер ителә. Басмага язылырга һәм берәмләп сатып аларга була. Айга 1 мәртәбә бастырыла.
|
Иң күп укылган
|