|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.01.2019 Әдәбият
"Мәшһүрләрнең кисеп аткан миндер чал бер чәч бөртеге" (Ренат Галиәскәр шигырьләре)Ренат Галиәскәр - үзенчәлекле шагыйрь. Аның иҗатында лирика да, юмор да табигый үрелеп бара. Егет дипломнар, премияләр алырга дип язмый. Күңелендә ни бар - шуны сырлый. Берничә шигырен сезгә дә тәкъдим итәбез. Ошаса, комментарийларда "ошады" дип языгыз, тагын элербез. Чәч бөртеге Мин ~ Тукайдыр... Өйләнмәгән... Бар җиһаннан эзлим сафлык. Әмирхан, Айвазлар белән Кулланылган тотып ардык.
Мин ~ Һадидыр... Килеш~килбәт, Прическам бары аңа охшаш. "Әллә ниләр язмасаң да, Син бит,~ диләр, яп~яшь Такташ!!"
Мин ~ Хәсәндер... Фотоларда Бик еш кына төтен өрәм. Гражданы ук була торып, Үз илемнән кыен күрәм.
Мин ~ Җәлилдер. Кәчтүм киям. Тик күңелдә борчу сизәм. Бер табында очрашканнар Һәрчак дуслар түгел икән.
Мин ~ Зәкидер... Вәзгыятьне Сүгенмичә әйтү авыр. Исән килеш кем кирәк соң?!. Ә бездән соң нәрсә калыр?!
Мин ~ Миңнуллин булыр өчен Шигырьләр бар, юк мыегым. Сәхнәләрдән җиткерәмен Тик җиңелен уйларымның.
Гасырлардан безнең көнгә Агыла тора дала җиле. Мәшһүрләрнең кисеп аткан Миндер чал бер чәч бөртеге.
Алданам Ә мин мәңге үлмәмен күк. Кичерә күр, йә Алла. Җирдә әле күпләр шулай, Минем кебек алдана...
Яши торгач, безнең арттан Дөнья шактый таплана. Вакыт кына аз кала шул Кулга комган алганда.
Гел дөньясы бетәр кебек Бер көнне китә калсак. Китүләре авыр, диләр, Яшәве генә ансат.
Ә мин мәңге яшәрмен күк... Рәхәтләнеп алданам. Яңа туган көн шикелле Кич җитүгә картаям...
ИШга Күрдем инде. Син бит залда идең.. Почмакта.. Иң арттагы рәттә. Кыймшанмыйча гына утыра бирдең, Тартырга да чыкмадың хәтта.
Кулың алып пәлтә кесәсеннән Бик еш кына удың күзләрең. Сәхнә тоткан чакта кайберәүләр Көлеп куйдың, тәки түзмәдең..
Пәлтәң якасыннан эләктереп, Җилфердәтер идем үзеңне. Барыбызның күңеленә үтеп, Кисәк кенә бүлдең сүзеңне.
Өстеңдәге пәлтәң ~ тормыш үзе.. Тартыйк әле, әйдә, бер өчне. Кәхва китерегез.. Көлмә әле. Салыйк,дисең?!. Әйдә, сал инде..
Көз
Тагын бер ай.. Янә күрешербез. Син еларсың кабат үкереп. Мин үтәрмен сиңа багышланган Шигырьләрне җиргә төкереп.
Салкын гына кагылырсың биткә. Күтәрермен плащ якасын. Сулышымны җылы итеп өрсәм, Яфрак өзеп, биткә атасың.
Тузынсаң да, яратамын һаман, Өшетсә дә көләч карашың. Еллар үтеп, холкың бозылса да, Аңлый алмыйм ~ ошый барасың.
Сиңа күпме җырлар багышладым. Ятлар белми хисләр чүпләде. Курку катыш язып, җибәрелми Яткан хатлар Сиңа күп әле...
Яхшы беләм ~ бергә вакытлыча. Калдырырсың бер көн ялгызым. Очрашырбыз. Ялгыз булмасам да, Тик Сине, Көз, үлеп яраттым.
* * * Күпме таңнар, ничә кояш бату Янә безне тагын аралар?! Араларны җылытырлык көчле Җирдә, белмим, нинди сүзләр бар..
Сагынырлык караш, елмаю бар. Кояш төсле җан бар еракта. Куллар гына сузылырлык түгел. Хыялланмыйм инде уйнап та.
Уелып калган хәтер йомгагыннан Сүтәм җайлап синең сүзләрне. Күзләремне туры төбәсәм дә, Сизәсең күк чак~чак түзгәнне.
Түземсезлек аша яшәешнең Бар кыйммәтен читтән уздырам. Әйтерсең лә параллель урамда Тоташ бөкеләрдә утырам.
Утын кочып, учак таба алмый, Сиңа дәшеп, үтәм урамнан... Табармын күк язлар агызмаса, Эзләреңне синең буталган.
Мәхәббәткә маңка мишәйт итми Шүрләвеңне беләм. Хатларыма Бер шик катыш, пауза саклап, Нык көттереп, фикерләрең чарлап, Саран сүзләр атып, килә җавап.
Син яшь, матур. Ә мин ир уртасы. Сырланса да күптән киң маңгай, Зурдан кубып, язгы аҗагандай, Сине уйлыйм бала~чагадай.
Бер тәкъдим бар. Утыз күпмени соң Җир җимерткән егет кешегә?! Икебезнең яшьне кушыйк та без, Кыл урталай бүлик икегә!!
Шулай итсәк, икебезгә бергә Әллә нәрсә артык күп тими. Мәгъдиев та язган безнең хакта: Мәхәббәткә маңка мишәйт итми.
Төн... Скорый... Кушеткада... Врачлар соңлады... Бер җан артык, бер җан кимрәк.. Шундый уйлары..
Кыйпылчыклардан җыярга Кирәкмәс җанны. Тик бер сүздән күзләр йомык, Пульс туктады.
Чит~ят кызый ясаганнан Ясалма сулыш Уңай якка булмастыр ул Кискен борылыш.
Исән калса, тибәр бары Сулкылдап йөрәк, Хисләрсез бер кысыр булып. Яналмас дөрләп.
Төн... Скорый... Кушеткада... Врачлар соңлады... Кемгә кирәк? Хәлсез йөрәк Яратып туймады...
Илһам Бу илһамны әйтәм әле, Чистый үзәккә үтте. Килде~киттеле керде дә, Инде төн үтеп бетте.
Ятканны да күрә кебек. Янда басып тик тора. Күзләр йомыла, дигәндә Кулга каләм тоттыра.
Иртәрәк кер, дип тә карыйм. Булмый ялганлап~алдап. Пижама кигәнне генә Тора кебек сагалап.
Үзең язып калдыр, димен. Дәфтәр~ каләм өстәлдә. Һаман әйтеп яздырырга, Син Яруллинмы әллә?!.
Чама белеп, вакытында Чыгып китсә, ни була?! Пенсионерларга барсын, Йоклый алмый Батулла.
Орышырга да шүрләтә, Үпкәли. Озак керми. Илфакка кергән җиреннән Вак~вак салгалап йөри.
Шул салганнан онытылып, Кайчакта тозак кора. Миңнуллин белән икебезгә Бер үк юллар яздыра.
Әнә, Айдар Минһаҗевка Илһам тәмам рәнҗегән. Ленар Яшеннең бер җырын Чукындырып бетергән.
Ленур Ихсанов янына Гомумән үзе килми. Ленур: "Илһам,"~ диеп уйлый. Шайтан килгәнен белми.
Зөлфәт Хәкимне хур иткән Беркөн куып чыгаргач: "Карлыгачта хәбәрем юк, Син янымда булмагач!"
Ярар~ ярар, торам, әйдә. Барыбер китмәссең таңсыз. Чәй куйдым. Утыр якынрак... Кая син?!. Ах, имансыз...
Кем кемнәргә? Кем кемнәргә чәчәк бирмәгән дә, Кем кемнәргә ~ чәчәк чакларын.. Чык тамчысын коеп таҗларыннан, Абайламый алдын~артларын.
Кем кемнәргә ~ җылы кочакларын, Кем кемнәргә ачкан ишеген. Ә мин, җүләр, узарга кыймадым Шул ишекнең йозак тишеген.
Кем кемнәргә назлы карамаган. Кем кемнәрне назлап караган. Тыелган җимеш, кайсы битне ачма: #мингенәмешулайялгышкан.
Кем кемнәргә чәчәк бирмәгән дә, Кем кемнәргә ~ чәчәк чакларын. Ул чакларың онытылган күптән? Ә мин, җүләр, букет сапладым.
"Шагыйрь" ( М. Җәлилгә ияреп...) Төн утырып, "шагыйрь" кальян тартты. Тирэән итеп төтен суырды.. Соры~зәңгәр төтен ургый- ургый Авыз куышлыгын тутырды.
Күксел төтен төште үпкәләргә, Бәреп чыкты борын тишеген. Чемердәтте аяк табаннарын "Шагыйрь" атлы горур кешенең...
Сыланды ул минең сырларына, Уңай фикерләрне туздырды. Кардәшләре башка түзә (а)лмыйча: ,,Безгә җибәр!!"- диеп бызгыды...
Чашка арты чашка алышынды. Күмер янды гына кисәкләп. Табакның да төрле хуш ислесе... Бетерә алмыйм хәзер исәпләп...
Сыегайгач төтен, кальянщикка: "Не курится!"-диеп кычкырды. Җавап ала алмый таң аткачтын, Кальянны ки тибеп очырды...
--- |
Иң күп укылган
|