|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.04.2010 Җәмгыять
ТАТАР СӨЕНӘТатарның сөенер җае күп түгел. Гамьле, моңлы күңелен асрап, гомере буе эчтән генә сызып яши ул. Ара-тирә генә аңа дөнья елмаеп куя. Шул аз гына сөенечләрендә дә ул чын татар булып, ягъни горур булып кала белә. Татар сөенә, ник сөенмәсен – шәһәр уртасында Тукай яшәгән «Болгар номерлары»н сүтеп аткач, сыра кибетләре ачар өчен күпме буш урын барлыкка килде ич! Татар сөенә, ник сөенмәсен – Казанның тап уртасында җир астында урнашкан, татар китаплары сата торган бердәнбер кибетебез «Нур» (!) дип атала бит!
Татар сөенә, ник сөенмәсен – Казаныбызда көннән-көн мәчетләр саны арта. Бу мәчетләрдә русча сөйләшәләр сөйләшүен, аның каравы, авылларын ташлап, улларына, кызларына килеп тора башлаган күпме татар абзый-апасы русча сөйләшергә өйрәнә!
Татар сөенә, ник сөенмәсен – бөтен Казан татарча язулар белән бизәлгән бит: «Селегей», «Мэлт-мэлт», «Тилэ», «Каро», «Манко», «Манго (й)», «Коландык»...
Татар сөенә, ник сөенмәсен – хәзер радио-телевидениедәге дикторларның татарча сөйләвен руслар да аңлый башлады, менәтерә!..
Татар сөенә, ник сөенмәсен – бүген татарда Тукайлар тумаса да, һәр ун татарның берсе шигырь яза, Сәйдәшләр булмаса да, һәр биш татарның өчесе көй яза, яшьләре арасында Илһам Шакиров кебек җырчы күренмәсә дә, һәр ике татарның берсе сәхнәгә чыгып җыр суза...
Татар сөенә... Казанның борынгы йортларын җимереп ташлап, алар урынына мәчет манарасыннан да биек йорт салып куя да сөенеп бетә алмый...
Татар сөенә... Баласын татар мәктәбеннән алып рус мәктәбенә бирә дә: «Ну оттым! Хәзер акыллырак булыр инде», – дип сөенә.
Татар сөенә… «Мең еллык тарихым бар, дип, шул тарихның яртысын гына булса да иректә яшәп калдым», – дип сөенә...
Татар сөенә...
Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ |
Иң күп укылган
|