|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.01.2019 Редакция баганасы
«Одноклассники» социаль челтәрендә теркәлгән кешеләр игътибарынаУн ел булды дигәндә «Матбугат.ру» сайты «Одноклассники»да үз төркемен ачып җибәрде. Кемдер бу социаль челтәр үлде дип саный, икенчеләр анда өлкәннәр генә утыра ди. Шул ук вакытта “ник “Одноклассники”да юк сез, безнең фәлән төбәктә яшәүче апалар шунда гына утыра” дип язучылар да булды. Шулай итеп, “Одноклассники”да без дә ачылырга булдык. Берничә соцчелтәр арасында тагын берсе генә сыяр. Әлбәттә, кайбер мәгълүмат инстаграм, телеграм белән кабатланырга мөмкин. Уникаль постлар да булыр. Кыскасы, “Одноклассники”дагы төркемебезгә рәхим итегез!
Менә ул, шушында басыгыз: https://ok.ru/group/55858734891035
Шулай ук сездән ярдәм сорыйбыз. Беренче вакытта төркемне популярлаштырып җибәрергә булышсагыз, шәп булыр иде. Әлеге төркемгә дусларыгызны чакырсагыз, үзегезнең дә группаларыгыз булса, анда хәбәр итсәгез иде. Рәхмәт!
--- |
Иң күп укылган
|