|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.01.2019 Юмор
Кама Тамагы башлыгы бүген үзенчәлекле планерка "үткәргән" (ВИДЕО)Елның беренче эш көне турында бик күп мәзәк фотоколлажлар һәм видеороликлар бар. Әмма Кама Тамагы районы башлыгы Павел Лоханов бу темада барысын да уздырды. "Бүген планерка уздырдым" дип язып куйган ул үзенең инстаграмдагы битендә. Һәм кызыклы гына видео беркеткән. Роликта өч ябалак кая эләккәннәрен һәм якын-тирәдә ни булганын аңламый утыра (кебек). Соңрак комментарийларда исә Павел Лоханов бу видеоның шаяру гына булуын яза. Чынлыкта кышкы каникул вакытында районда бар да контрольдә булган һәм бар да тәртиптә сакланган. Инстаграм укучыларына нәрсәнең чын, нәрсәнең шаяру икәнен һәрвакыт аңлатырга кирәк. Шаяруны аңламаучылар һәрвакытта да табыла. Кама Тамагы башлыгының бүген планерка үткәрү видеосы:
--- |
Иң күп укылган
|