поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
15.04.2010 Җәмгыять

СИН ИСӘНМЕ, МИН...

Әле кичә генә телефон сату кибетенә кереп, телефоныма акча салдым. Кулымдагы сумкамны киштәгә куйдым һәм... дөньямны онытып чыгып киткәнмен. Бераз китеп өлгергәч кенә, кулыма күзем төште. 5-10 минут чамасы вакыт та узарга өлгергән. “Артымда шикле кешеләр тора иде, пакетымнан җилләр очкандыр”, – дип уйлыйм. Керсәм, пакет тирәсенә кибетчеләр генә түгел, сатып алучылар да җыелган.

– Бомба дип курыктык бит, – диде алар җиңел сулап, хуҗа табылганга сөенеп.

 

Чынлап та, кеше бүген курка, фаҗигаләрне ишетеп яши. Ишетү – бер нәрсә, шуңа үзең тарсаң... Алла сакласын, дип белгәннәрен укымый калган кеше сирәктер бүген. Мин дә укыйм, гел теләк телим.

 

Еш уйланам. Аллаһы тарафыннан акыл, уйлау сәләте бирелгән кешегә миһербансызлык, кансызлык каян килә? Кем гаепле? Ник берәүләр чебенне дә жәлли, ә икенчеләре өчен кеше гомере дә чүп?

 

Уйларым ирексездән 90нчы елларга, Кавказда кайнар төен яралып яткан чакларга алып китә. Чечен Республикасында тыныч түгел. Чечен булмаганнар кыерсытыла. Телевизион тапшыруларымда шуннан бар байлыгын ташлап качарга мәҗбүр булган татарлар бу хакта күз яше белән сөйләде. Менә шундый чакта Русия армиясе сугыш башлады. Грозный аэропорты авиация ярдәмендә юкка чыгарылды. “Атна” аналитик тапшыруында эшләгән вакытым. Русия хәрбиләре эшелоны Чечен Республикасына юл тота. Колонна каршына Ингуш халкы демонстрация белән чыга. Мин күрсәткән сюжетта бер ингуш хатынының күз яше белән ялварганы хәтеремдә. “Сез киләсез дә китәсез, безгә монда яшисе. Кавказга ут төртмәгез, сүндерә алмаячаксыз!” – дип инәлде ул. Инде аңладык: Чечен сугышын башлау карары чынлап та аек баштан кабул ителмәгән.

 

Беренче сугыш, икенчесе, меңәрләгән корбан, үч... Элегрәк үзәк телевидение дә җыр-бию, уен-көлке генә түгел иде. НТВ телеканалыннан күрсәтелгән бер фильм хәтеремдә. Шыр ятим калган, уенчык урынына чын сугыш кораллары белән уйнаган 4-5 яшьлек малай балалар йортында тәрбияләнә. “Үскәч, кем буласың?” – дип сорый аннан хәбәрче.

 

– Танкка утырам да русларны кырып бетерәм, – ди ул...

 

Үсеп җиткәндер инде бу бала, исән булса. Чалыш сәясәт, авыру вәзгыять, байлык өчен җанын фида кылырга әзер булган имансызлык җимеше ул.

 

Рапортларны күп ишеттем. Вәгъдәләр дә шактый яңгырады. Тик зарыктырган иминлек кенә күренми. Хәтеремдә: Борис Ельцин Чечня чигенә басып, телекамера каршында чечен мәргәннәрен (снайперларын) ничек аулау алымын күрсәткән иде. “Безнең һәр снайпер мишеньдә, ул кая бара, без дә аның артыннан шулай борылабыз”, – дип, бер тапкыр аягында әйләнеп чыкты ул.

 

Аннан Президент Владимир Путин да бәдрәфтә манчып бетерергә вәгъдә итте үзләрен. Әле менә Мәскәү шартлауларыннан соң террорчыларны канализация чокыры төбеннән өстерәп чыгарырга кушты. Илебез халкы илбашларыннан шундый кырыс сүзләр ишетергә күнеккән, шуны тели дә бугай. Тик мин алар авызыннан “манчыйбыз” стилендәге жаргонны ишетергә теләмим.

 

Тагын шунысы: шартлаулар булды, чит ил мәгълүмат чыганаклары көн-төн фаҗига турында сөйли. Ә безнең телевидение күңел ача. Сөйләгән, язган очракта да, Медведев ни әйткән, Путин ни ди... Шуларны кызып-кызып тикшерәбез, бәхәсләшәбез. Игътибар корбаннарда, җинаятьчеләрне эзләүдә түгел.

 

Бер террор икенчесен тудыра. Якыннарын югалткан кеше нишләсен? Әнә Башкортстан самолетында һәлак булган гаиләсе өчен Швейцария авиадиспетчерын үтергән Виталий Колоев илебездә милли каһарман итеп каршы алынды. Үлемгә үлем принцибын ил яклый түгелме?

 

Һәм тагын: экстремизм нигезендә хәерчелек, эшсезлек ята. Төньяк Кавказда хәлләр аеруча кискен. Гаделсезлек. Беркөнне “Эхо Москвы” радиосына Дагстаннан бер тыңлаучы шалтырата. Юрист туганы прокуратурага эшкә урнашмакчы булган. 30 мең доллар ришвәт таләп иткәннәр... Сатып алынган вазифада утырган кеше кемне яклый инде? Әлбәттә, акчалыны.

 

Кайбер депутатлар теракт өчен үлем җәзасын кайтару тәкъдимен күтәрде. Үзенә бомба бәйләп, үзе белән башкаларны да шартлатырга баручыны куркытамы бу җәза? Бәлкем, коррупциянең кулын черетергә, террорчыларга ярдәм иткәннәрне, сатылган милиционерларны юк итәргәдер... Ә бүген террорчылык гамәлләре Кремльдәгеләр позициясен ныгыту, демократияне кысуга гына китерә. Бесландагы хәлдән соң губернаторларны билгеләү тәртибе кертелде. Хакимият вертикале урнашты, әмма тынычлык килмәде. Путин демократик башлангычларны чикләп, хакимиятне каты кулда тоту зарурлыгын террор куркынычына каршы тору кирәклеге белән аңлатты.

 

Кеше хокукларын яклаучылар борчыла: һәр шартлаудан соң милиция тарафыннан Кавказ һәм Үзәк Азия кешеләрен эзәрлекләү көчәя. Әнә бит, яулык япкан кызларныћ кыйналуы, аларга беркемнең дә ярдәм итмәве турындагы хәбәргә илебездә гаҗәпләнүче булмады.

 

– Террорчыларның Мәскәү үзәгенә ничек килеп җитүе, шартлаткычны кайдан алулары, ни өчен милициянең моны алдан белеп чаралар күрмәве кебек сорауларга җавап булмаячак. Моның өчен җавап бирә алучы булмый торып, террор бетмәячәк, – ди хакимиятне һәрдаим тәнкыйтьләп торучы Борис Немцов “Азатлык” радиосына.

 

Февраль башында чечен-ингуш чиге буенда иминлек көчләре тарафыннан бер төркем авыл халкы урманга кыргый сарымсак җыярга барган җирдән атып үтерелгән. Хокук яклаучылар бу кешеләрнең хәрби чараларга катнашы булмаганын, атып үтерелгәч, мәетләре мәсхәрәләнүен язып чыккан иде. Чечен сугышчылары башлыгы Доку Умаров Мәскәүдәге шартлауларны гаепсез чечен кешеләре үлеменә җавап дип белдерде. Умаров һөҗүмнәрнең Мәскәү шартлаулары белән чикләнмђячәген дә искәртә, ди “Азатлык” радиосы.

 

Бүген халыкта курку һәм ачу көчәя бара. Террор көндәлек тормышның бер өлешенә әйләнгән Израильдә сатылган кесә телефоннарында – "мин исән-сау" дигән әзер “смс”лар бар, диләр. Тиешле урынына исән-имин барып җиткән һәр кеше якыннарына бер төймәгә генә басып алдан ук әзерләнеп куйган шул смсны җибәрә. Интернеттагы блогында берәү Русиядә дә телефоннарга шундый смс куюны тәкъдим иткән иде.


Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ
Безнең гәҗит
№ 13 | 07.04.2010
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»