|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.01.2019 Бәйрәм
Венера Иванова әбисенең 90 яшьлек юбилеенда туганнарның күплегеннән диван җимерелгән (ФОТО)ТНВ каналында "Таяну ноктасы" тапшыруын алып баручы Венера Аитова (әле кайчан гына Иванова иде) бу көннәрдә әбисенең 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итеп йөрде. Нурия әбигә 90 яшьлеккә менә шушындый бәйрәм торты да әзерләгәннәр. Венера барыбызга да 90 яшькә җитүне теләп, үзенең әбисен болай сыйфатлый: "Һәммәбезгә дә күңел чисталыгын, яшәү дәртен, тәмен югалтмыйча, сынаулардан сыгылып төшмичә, юмор хисе белән яхшылыкка ышанычны саклап, беркемне гаепләми, булганына шөкер кылып - шушы яшькәчә җитәргә насыйп булсын". Юбилейга туганнар бик күп җыелган. "Ахыр чиктә диван чыдамады... ишелдеее" - дип хәбәр итә "Таяну ноктасы"н эзләүче. Хәзер Венера яхшы мебель остасын эзли. Әбинең 90 яшьлек юбилеенда диван җимерерлек тә булмагач, юбилей буламыни инде ул, әйтмәсәң дә.
Фото: instagram.com/venera_aitova_official
--- |
Иң күп укылган
|