|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.04.2010 Милләт
БИШЕНЧЕ "МИН ТАТАРЧА СӨЙЛӘШӘМ!"2010 елның 24-26нчы апрель көннәрендә Казанда бишенче "Мин ТАТАРЧА сөйләшәм!" акциясе узачак. Акцияне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, "YZЕБЕZ" яңа буын хәрәкәте, Бөтендөнья татар яшьләре форумы белән берлектә ТР мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан шәһәре Башкарма комитеты оештыра. Акциянең мәгълүмати партнерлары – "Татарстан – Яңа Гасыр" телевидениесе, "Яңа Гасыр" радиосы (91,5 FM), "Татар радиосы", "Курай" радиосы, "Ирек мәйданы", "Ватаным Татарстан", "Безнең гәҗит" газеталары, www.belem.ru мәгариф порталы һәм башка массакүләм мәгълүмат чаралары.
"Мин ТАТАРЧА сөйләшәм!" акциясенең төп максатлары – татар теленең шәһәрдәге кулланылыш даирәсен киңәйтү, татар шәһәр мәдәни мохитен булдыру.
Тәүге тапкыр акция "YZЕБЕZ" яңа буын хәрәкәте, яшь татар галимнәре һәм татар интеллигенциясе вәкилләре тырышлыгы белән 2005 елда үткәрелгән иде.
Хәзерге дөньяда милләт милләт буларак фәкать конкуренциягә сәләтле шәһәр мәдәниятен булдырган очракта гына саклана ала. Ә милләт үзенең теленнән башка ничек яши алсын соң? Шуңа күрә бүген шәһәрдә татар теленең кулланылыш даирәсен киңәйтү мәсьәләсе көн кадагында тора.
"Мин ТАТАРЧА сөйләшәм!" акциясе – татар телен популярлаштыра торган иң танылган чараларның берсе.
Акциянең беренче өлеше 24нче апрель, шимбә көнне узачак. Бу көнне "Татар-дозор" дигән квест булачак. Әлеге чарада берничә команда ярышачак. Һәрбер командада – 5тән алып 10га кадәр кеше. Катнашучылар 11:30да Бауман һәм Университет урамнары киселешендә очраша. Шуннан соң ике сәгать дәвамында (сәгать 12дән алып 14кә кадәр) акциядә катнашучылар конкурсны оештыручыларның 5 биремен үти. Иң яхшы командаларга кыйммәтле бүләкләр бирелә.
Квестта катнашучылар акциянең төп чарасында бүләкләнәчәк. Ул елдагыча 26нчы апрель көнне (дүшәмбе), Габдулла Тукайның туган көнендә узачак. Бу көнне 15 сәгатьтә Бауман һәм Университет урамнары киселешендә яңа дулкын татар төркемнәре һәм башкаручылары чыгыш ясаячак. Биредә үк конкурслар узачак һәм "Синең татар телендә беренче 150 сүзең" дигән сүзлекчәләр, акция логотибы төшерелгән күкрәк тамгалары һәм футболкалар таратылачак.
Шуны әйтергә кирәк: Бауман урамындагы чарадан тыш акциягә яңа чараларны өстәү традициягә әверелеп бара. Быел ул "Татар-дозор" булса, узган елны, мәсәлән, татар теленең Россия Федерациясендә икенче дәүләт теле статусы өчен тавыш җыюлар оештырылган иде. Әлеге ният Россия дәрәҗәсендә зур яңгыраш тапты. Ул хакта Татарстан массакүләм мәгълүмат чаралары гына түгел, Россиянең әйдәп баручы федераль гаммәви чаралар да хәбәр итеп торды. 2008 елда акциягә сәүдә һәм көнкүреш хезмәтләрен күрсәтүче предприятиеләр җәлеп ителде. Акцияне оештыручылар Татарстанның ике дәүләт телендә дә хезмәт күрсәтүче оешмаларның рейтингын төзеде.
Акция чараларында татар теленең һәм татар мәдәниятенең язмышына битараф булмаган һәрбер кешене чакырабыз. Үзебезнең туган телне, милләтебезнең киләчәген без үзебез генә коткара алабыз. Кыскасы, без "Үзебез булдырабыз!". |
Иң күп укылган
|