поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
26.05.2008 Шоу-бизнес

АЙДАР ГАЛИМОВНЫҢ ХАЛЫК АРТИСТЫ БУЛГАЧ БИРГӘН ИҢ БЕРЕНЧЕ ИНТЕРВЬЮСЫ

Бүгенге көн татар эстрадасында, башка халыклардагы кебек үк, конкуренция көннән-көн арта бара. Бары тик башкалардан аерылып торган, үзенчәлекле, олы хезмәткә сәләтле, Талант тамгасы салган артист кына чын йолдыз була ала дисәм, Америка ачмам. 23 май көнне Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Айдар Галимов Казан тамашачыларына татар-башкорт йолдызлары Нәзифә Кадырова, Идрис Газиев, Фән Вәлиәхмәтов, Рөстәм Галиев, Дамирә Сәетова катнашында “Күңелләрнең әле язга тулган мәле!..” дип исемләнгән махсус проект тәкъдим итте.

 Җырчы аерым таныштыруга мохтаҗ түгел. Үзенә хас тавыш тембры, күңелгә кереп калырдай җырлар, һәрвакыт тирән мәгънәле, шул ук вакытта яңалыкка, заманчалыкка нигезләнгән концерт программасы аның иҗатына сокланучылар санын һаман да артттыра гына. Башка милләттәге музыка сөючеләр дә аның җырларын яратып тыңлаулары билгеле. Миңа калса, Айдар Галимовның менә инде 18 ел дәвамында шулкадәр популяр булуының тагын бер сәбәбе бар. Аңа һәр кеше өчен дә мөһим булган сыйфатлар – башкаларга хөрмәт белән карау, ихласлылык, тыйнаклылык хас.

 

Концерт барышында сәхнәгә чәчкәләр белән шагыйрь Роберт Миңнуллин күтәрелде. Бүген ул һәравкыттагыча җырчыга үткен шигырьләрен багышламады. Баксаң, Роберт абый Дәүләт советы депутаты буларак зур миссия белән чыккан икән: 2008 елның 23 маенда Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Указы нигезендә Айдар Галимовка “Татарстанның халык артисты” дигән мактаулы исем бирелде. Айдар үзе телсез калды, халык аягүрә басып дәррәү кул чапты. Шушы мизгелләрдә Айдарның да, тамашачының да күзендә шатлык яшьләре иде...

 

Шул уңайдан концерттан соң Айдар абыйны Габдерәхим әзидән коткарып әңгәмә корып алдык.

 

- Айдар абый, яңа мактаулы исемне ничек кабул иттегез?

 

- Әлбәттә, дулкынландым. “Татарстанның атказанган артисты” мактаулы исемен 29 яшьтә, шулай ук Казан сәхнәсендә Татарстан Республикасы президенты Минтимер Шәймиев үзе тапшырган иде. Олыгайган саен характер үзгәрә бит. Алай да 12 ел үтүгә карамастан, шушы вакытта күңелемдә булган дулкынлану хисләре бүген дә кабатланды. Иң мөһиме – Тататарстанның халык артисты буларак беренче тапкыр Казан сәхнәсендә чыгыш ясадым. Халык артисты булу җаваплылыкны тагын да арттыра.

 

- Зур сәхнә тәҗрибәсе аша иҗатыгызның беренче елларына күз ташлаганда, нәрсәне санынасыз, ә нинди хаталарны кабатларга теләмәс идегез?

 

- Тәүге иҗат елларыннан күп нәрсә сагындыра. Шушы еллардагы җырларымны, тамашачыларымны, шул чактагы яшьлек кайнарлыгын, кешеләр арасындагы һәм иҗат даирәсендәге ул чакта булган ихлас мөнәсәбәтләрне сагынам. Хаталар дигәннән, шул елларда бер көндә ике-өч концерт бирүемне зур хата дип исәплим. Яшьлек белән сәламәтлекне саклау, ял турында уйлап та каралмаган.

 

- Хәзер нинди график белән эшлисез, бераз яллар эләгәме?

 

- Хәзер дә киеренке график белән эшләргә туры килә. Шулай да ял вакытларныда шифаханәләргә барып кайтырга тырышам. Ә иң рәхәте – туган авылда, газиз әти-әниең янында, табигать кочагында, авыл мунчасы керүдә. 

 

- Гаилә темасына кагылуга ничек карыйсыз?

 

- Халык әлеге тема белән кызыксына, димәк бу тема да яшәргә хаклы. Ләкин өйдәге тормышны бик афишировать итәсе килми. Балаларның да объективта булуларын теләмим.

 

-  Кешеләрнең нинди сыйфатларын югары бәялисез?

 

- Тормышта да, иҗатта да алып барырдай сыйфатларны. Моңа тырышлык та, үз-үзеңә таләпчәлек тә керә. Җаваплы, тугры кешеләрне хөрмәт итәм.

 

- Ә үзегезнең нинди сыйфатыгыз белән горурланасыз?

 

- Горурланам хәтта? Һм... Әниемнән күчкән бер сыйфат белән горурлана алам дип уйлыйм. Аңарда дипломатия бик көчле. Ул һәрвакыт төрле кешеләр белән уртак тел таба белде. Сөйләп утыру, бәлки килешеп тә бетмәс, ләкин кешеләрне тою дигән әйбер бар кебек. Күпләрне тиз аңлыйм шикелле. Ә бәлки ялгышамдыр, бәлки бөтен кешене тоемлап та бетереп булмыйдыр.

 

- Сезне рус, чит ил эстрадасы артистлары белән чагыштырганнары юкмы?

 

- Мине еш кына, аеруча рус тамашачысы белән “Киркоров нашей эстрады” дип таныштыралар. Киркоровка каршы булмасам да, уңайсыз булып китә.

 

- Ә үзегез кем белән чагыштыруларын теләр идегез соң?

 

- Леонтьев яки Миладзе белән чагыштырсалар шатланыр идем.

 

- Бер җырыгызда “Теләгемә дә ирешсәм, үкенмәс идем һич тә” дигән сүзләр бар. Айдар Галимовның бүген теләкләре нинди?

 

- Бүген минем, Аллага шөкер, иҗат итәргә теләгем бар. Эстрада җырлар гына түгел, ә киңрәк форматта – күбрәк халык җырлары, ретро, классик җырлар. Ләкин аның өчен бераз тынычрак тормыш, вакыт кирәк. Әлегә безгә чабарга да чабарга туры килә.

 

Үзе моңлы, үзе сөйкемле, Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Миннегани улы Галимовны яңа алган мактаулы исеме белән чын күңелдән котлыйм! Башкортстанда яшәүче туганнарым әйтүенчә, Айдар Галимов башкаруындагы җырларны “Юлдаш” радиосында куймыйлар. Бу вакытлыча күренеш булыр дип ышанасы килә! Ә бит җырчы иҗатын сәясәтчеләр түгел, халык бәяли, халык яшәтә.

 

Иҗади бөеклек, оптимизм, күтәренке кәеф, исәнлек, гаилә бәхете һәм уңышлар, Айдар абый һәм “Айдар” театр-студиясе коллективы!


Гөлчәчәк САФИУЛЛИНА
Матбугат.ру
№ --- |
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»