поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
04.01.2019 Ана теле

Ана теле: Тел кануны – сөйләмгә дә канун

Узган язмадан темага кагылган төп тезисларны искә төшерик әле. Туган телебез татар теле дип атала икән, димәк, аның башка телләрдән, хәтта бер оя дип каралган төрки телләрдән дә үзгә, мөстәкыйльлеген билгели торган хәсияти сыйфатлары бар.

Телне саклау,  камилләштерү, үстерү дигәндә, шул хакта законнар дигәндә алга нәкъ менә шушы үзәк чыгарыла. Күренекле тел галиме Гыйбадулла Алпаров: “Телне төрле тарихи тәэсирләрдән, башка телләргә йотылып, тиз генә үзгәреп китүдән саклап тоткан көч һәм гамәлләрнең (факторларның) иң зурысы да шушы телебездә ныгып урнашкан грамматика факторларыдыр”, ди (Сайланма ђсђрлђр, Казан, Татгосиздат, (1945, 31 бит).
   
Бу хезмәтендә галим аларның алтысын аерып күрсәтеп, билгеләмә бирә: 1) ялганмалык, 2) тәртип, 3) кабатлау, 4) сингармонизм, 5) басым, 6) аһәң, тыныш. Шушы факторларның күпчелеген бүгенге тел галимнәре дә, әйткәнебезчә, таный һәм телебезнең законнары дип  атый. Без дә аларның барысын да законнар (кануннар) дип беркетү ягында.
   
Тел кануннары әһәмияте ягыннан кайсы өстен, кайсын беренче дип санарга кирәкми – бу хакта сүз куерганын хәтерләмим. Тел фәнендә аның кирәге дә юктыр: алар бер-берсеннән аерылгысыз карала, кайсын максатчан карыйсың, шунысы үзәккә куела; Ә менә аларны сөйләмдә кулланганда  алар арасындагы үзгәлекне искә алу сорала. Әйтик, шәхсән үзем, басым канунын башлангыч итеп санау ягында, ник дигәндә теге-бу канунны анализлау өчен алынган мисал (дәлил) басым кануны нигезендә оештырылган сөйләмне анализлаганда гына фәнни дөрес була, димәк, күпчелек канунны үзләштерергә керешкәнче басым канунын үзләштерү зарур.
   
Шулай да без бу тәлгәш язмаларыбызның бирелеш  тәртибен Г.Алпаровча тәгаенләргә булдык.
   
Ялганмалык законыннан башлыйбыз. Татар теленең мәгънә белдерүче төп чара-коралы – ул сүз. Төрки телләрнең күпчелегендә (шул исәптән татар телендә дә) мәгънә белдерүче сүз ике кисәктән тора: төп (тамыр) сүз һәм кушымча. Кушымчаларны даеш кына  сүз дибез, чөнки, гәрчә аерым торганда конкрет бер мәгънәне дәгъваламаса да, гомуми мәгънә белдерү ягыннан алар төп сүзләрдән (лексемалардан) һич тә калышмый; -лар/-ләр, -лык/-лек, -чы/-че, -ыш/-еш һ.б. кушымчаларның аерым торганда да мәгълүм мәгънә төсмере белдерүен һәркем сиземли.
 
Кызганыч ки, кушымчаларның грамматик төрләре мәктәптә берникадәр өйрәнелсә дә, аларның мәгънә белдерү ягыннан, ягъни семантик үзенчәлекләре һәм мөмкинлекләре (синонимлык, омонимлык, паронимлык һ.б.), хәлбүки алар бу яклап та төп сүзләрдән һич тә кайтыш булмаса да, сөйләм таләпләрен канәгәтләндерерлек өйрәнелмәгән иде. Өйрәнелгән кадәре дә мәктәп, аеруча югары уку йортлары  программаларында чагылыш тапмады. Иҗек белән эш итү ул – иҗади гамәл. Эзләнүләр таләп итә. Мәгънә төгәллегенә ирешү өчен  иҗатчыга телебездә төрле алым-ысуллар бар. Аларны татар морфологиясе белгечләре Гыйбадулла Алпаров, Диләрә Тумашева, Вәли Хангилдин, Фуат Ганиев, Фәһимә Хисамова хезмәтләреннән берникадәр табып була иде. Ниһаять, егерменче гасыр азагында тел фәннәре рәтендә “Сүзьясалышы” рәсмиләштерелде. Аның төп концепцияләре “Татар теле грамматикасы” академик басмасында (1 том) бәян ителде. Тема шулай ук күренекле тел галиме академик Фуат Ганиевнең “Татар телендә сүзьясалышы” (1988, 2003, 2005, 2009) хезмәтләре, янә Ф.Ганиевнең юбилее уңаеннан үткәрелгән халыкара конференция материаллары –“Төрки телләрдә сүзъясалышы: тикшеренүләр һәм  проблемалар” җыентыгында (Казан, 2011) тәфсилле яктыртылды. Соңгы елларда кушымча категориясенең асылын, куллану үзенчәлекләрен  анализлаган хезмәтләр күбрәк күренә башлады. Үземнең дә “Ярдәмең белән синең...” дигән фәнни хезмәтемдә (Казан: “Мәгариф” нәшр., 2008) шушы темага “Морфтан – морфемага” дигән бүлекчә бар. Хәтерләсәгез, Матбугат.руда менә ике ел чамасы инде эшләп килгән “Ана теле” сәхифәсенең беренче язмалары рәтендә “Иҗеккә мәдхия” темасына да  берничә язма биргән идек. Аларда, башлыча, бүгенге сөйләм оештыруда килеп чыгып торган уңай һәм тискәре мисаллар, тел фәне ачыклап бетермәгән каршылыклы, бәхәсле кыенлыклар күзәтелгән иде. Шулай да без аларны да үзенә бер тәртипкә салырга тырышкан идек. Мәсәлән, а) сүздә шул ук иҗек кабатлана: кайсы, кайсысы; берсе, берәүсе, берсесе;  ә) синоним иҗекләр бар, тик алар урынлы-урынсыз кулланыла: җиткерү–җиткезү; күрсәтү–күргәзү; мендерү–менгезү; шул–шушы-шушысы–шунысы;синоним иҗекләрнең активлык–пассивлык мәсьәләсе: аеруча актив синоним иҗекләр: -лашу активланды. -Аш/-әш, ыш/-еш кушымчасы уртаклык дәрәҗәсе дип атала. Димәк ки, ул ике тарафлы хәрәкәтне белдерә: әйтик, телевидение тапшыруын алып баручы белән аны караучы бер-берсенә таба тигез хәрәкәтләнсә, алар үзара якынлаша; әгәр берсе аңа таба килеп, (тапшыруны алып баручы), икенчесе – тапшыруны караучы диванда кырын ятып хәрәкәт итмәсә, алар бер-берсенә якынлашмый, ә  тапшыру якыная. Менә бу кагыйдәгә буйсынмаган очраклар бүген гаммәви чараларда бихисап: Кыенлыклар белән очрашты.  Нинди проблемалар белән очрашкан (Болгар радиосы, Май, 2017). Бер тапшыруда гына урынлы-урынсыз: кыенлаша, авырлаша, хәбәрләшә. Риваятьләр бүген дә килепҗитешкән (җиткән) (“Яңа гасыр”, март, 2017);
 
Менә шушындый грамматика ягыннан урынлы да кебек, әмма мәгънә кытыршылыгы күңелгә тигән очракларга юлыгып торабыз. Әйдәгез, аларның ни дәрәҗәдә кирәкле, файдалы яисә зарарлы (кирәксез) икәнен бу юлы да бергәләп ачыклыйк. Тел тоемлавыгызны тикшерер өчен күнегү ясарга янә берничә мисал тәкъдим итәбез: Иҗек иҗаты анда мәгънәне  йә арттыру, йә киметү күренеше белән бәйле. Ул кайвакыт урынлы, кайвакыт урынсыз була. Менә бу мисалларда иҗат табышларының сөйләм таләпләренә ни дәрәҗәдә җавап бирүен үзегез ачыклагыз әле: Аннары алар, балалар сымантотаклашып, болын сукмагыннан атладылар; Материал җитми, ялгыш юллар белән табыштырабыз  Бригадир көне буе кешеләрне күзәтергә, әйдәкләргә тиеш булган; Йөрәгем бөтенләе белән урыныннан кубарыла. Хуш, иртәгегә хәтле (Нәни принц. Радиоспектакль); Түбәләү, ягъни түбә ябу;  Соңгы ике елда халыкара хәл шактый яхшыланды; Тиешле; Кечкенәрәк балалар;Алҗытылган; Аралык.
   
Менә шушы күнегү-эзләнүләр барышында кайбер фәлсәфи, фәнни фикерләү мизгелләрен кичерербез. Әйтик, безгә әле кушымчаның көчен, тәмен, кадерен белү җитми. Менә җырда “арабыз да ерак түгел, // нигә килгәләмисез?  Яисә Хәсән Туфан: “Шундыйлыккасине кем өйрәтте”, Икенче бер шагыйребез  мәхәббәт хисен«икебезнекегенә» ди. Икебезнекегенә. Морфологик анализ ясый башласаң, бу берәмлекне төп сүзгә, кушымчаларга, кисәкчәгә аерырга мөмкин; берсен мөстәкыйль дип, икенчесен ярдәмче дип кара, сүздән берни калмый. Ә болай ул иң төгәл, иң хисле, иң аџәңле бербөтен сүз: икебезнекегенә! Мәхәббәтнең бөеклеген, тәмен, нечкәлеген бары шушы сүз белән генә төшенеп була кебек.
   
Ә менә бер җырда ул тагын да үзенчәлерәк:  Сер бирсәң дә, бирмәсәң дә син минекегенәсең. Минекегенәсең.
   
Мәгънә төсмерләрен белдерүдә нинди байлык! Тик тиешле игътибар җитмәү, җавапсызлык аркасында кушымчаларны куллану сүзләр нисбәтендә чагыштырмача шактый ким. Бу исә аерым кушымчаларның пассивлануына, хәтта сөйләмнән генә түгел, телдән төшеп калуына, югалуына китерә. Әйтик, динле, динчел, диндарсүзләрендәге синоним (тигез хокуклы) кушымчалар сөйләмдә тигез нисбәттә кулланыламы?
   
Кушымча кушымчага гына түгел (өзек – өтек), сүзгә дә синоним була ала. Ник файдаланмыйбыз? Менә өр-яңа мисаллар (Болгар радиосы): Әлеге хәл турында тикшерү бара (хәлне); Фараз кылына – фаразлый. Менә кайбер авторларның синоним төрлелеген санламауларына мисаллар: кабатланмый торган (кабатланмас), канәгать булмыйча (канәгатьләнмичә), соңгы көнгә кадәр (соңгы көнгәчә), укыганнан соң (уку белән, укыгач), ватканга чаклы (ваткангача, ватканчы) һ.б.
   
Менә бу беряклылык аерым авторлар кимчелеге булып кына калмыйча, гомумсөйләм кәсәфәтенә әйләнеп бара. Кушымчаларга синоним итеп калька берәмлекләр (башлыча, буенча, өчен, турындабәйлекләре һәм башка бәйләгеч, ярдәмлек чараларны) куллану ешайды. Чын татарча (законлы) форма – ул “ата-ананы кайгырту”, ә хәзер кая карама “ата-ана турында кайгырта” рәвеше. “Сыерларны кышкы рацион буенча ашатабыз”, ди  Казан арты авылыннан татар хатыны. “Станок артында”, “руль артында”, “табын артында”калькалары теләсә кайсы даирәдә, стильдә “үз” булып бетте(станокта, рульдә, табында һ.б. урынына).
   
Сиземлисез бугай, без инде кушымча категориясен сөйләм кысаларыннан алып тел фәне яссылыгында анализларга тотындык. Ә бу тезис  синоним белән генә чикләнми, телнең башка категорияләре белән дә тыгыз бәйләнештә. Иҗек, кушымчаның сөйләмдә тулы хокуклы кулланылуы шул бәйләнешләрне яхшы үзләштерүне таләп итә. Сөйләшүне дәвам иттерү зарурдыр. Уртаклашыр фикерләрегез, күзәтү, киңәшләрегез булса, рәхим итегез.
                                                Илдар Низамов,
                                         филология фәннәре докторы.
 

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 04.01.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»