|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.01.2019 Җәмгыять
Ашау бәясе арткач, бәдрәф бәясе дә артырга тиеш. Кичә 10 сум иде, бүген - 15!"Матбугат.ру"ның инстаграмдагы бите үзе үк собкор, махсус хәбәрче кебек эшли. Татарстанның төрле почмакларыннан шунда хәбәрләр җибәрәләр. Бер укучыбызның хаты аеруча игътибарны җәлеп итте. "Казаннан Чистай ягына барганда юлда бер кафе-тукталыш бар. Шунда түләүле бәдрәфкә керә идек. Узган ел 10 сум булса, быелдан 15 сум дип куйганнар", - дип хәбәр итә укучыбыз. Менә шулай, НДС артулар, акцизлар, бензиннарга бәяләр арту белән бергә кече йомыш та кыйммәтләнде 2019 елдан. Ашау бәясе арткач, бәдрәф бәясе дә артырга тиеш дип уйлыйлар, күрәсең. Яңа ел белән, дуслар! Бәдрәфләре кыйммәтләнгән Яңа 2019 ел белән!
--- |
Иң күп укылган
|