|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.12.2018 Җәмгыять
Узып баручы ел ниләр белән истә калды?Тагын бер ел тәмамланды. Тормышта төрлесе булганга күрә, 2018 елда куанычка да, үкенечкә дә урын табылды. Табышлар да, югалтулар да кичердек. Татарстанда булган вакыйгаларны бергәләп барлап чыгыйк. Сәяси мәйданда иң мөһим вакыйга март аенда узды. Җиденче тапкыр ил Президентын сайладык. Россия тарихында мондый сайлауның булганы юк иде әле. Владимир Путин калган бөтен көндәшләрен бергә җыйганнан өч ярым тапкыр күбрәк тавыш туплады. Татарстан – илнең гамәлдәге җитәкчесе өчен иң күп тавыш бирүчеләр арасында. Республикада халыкның 77,45 проценты сәяси чарада катнашкан, аларның 82 проценттан да күбрәге гамәлдәге Илбашы өчен тавыш биргән. Нурлат районында сайлаучыларның 98,14 проценты Путинны хуплаган. Сайлау нәтиҗәләре буенча, Владимир Путин – 76,69, Павел Грудинин – 11,77, Владимир Жириновский – 5,65, Ксения Собчак – 1,68, Григорий Явлинский – 1,05, Борис Титов – 0,76, Максим Сурайкин – 0,68, Сергей Бабурин 0,65 процент тавыш җыйды.
Ел башында Россия Президенты ике көнлек эш сәфәре белән Казанда булып китте. Ил башлыгы мөселман дин әһелләре белән очрашты, авиация заводында булды, студентлар белән аралашты, нефтьчеләргә “яшел” ут кабызды һәм Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең хәлен белеште. “Мин баштан ук Татарстан тәкъдим иткән фикерне хупладым. Болгар ислам академиясен – мәдрәсә, югары уку йортын һәм академия оештыру белән бездә барлык өч триада оешты”, – диде Путин дин әһелләре белән очрашканда.
Министр китә, кәнәфие кала
Узып баручы елда әллә ничә яңа министрлы да булдык. Мәсәлән, февральдә бер көндә берьюлы өч министр билгеләнде. Татарстан икътисад министры Артем Здунов Дагыстан Премьер-министры итеп билгеләнгәннән соң, бушап калган кәнәфигә республиканың экология һәм табигый ресурслар министры Фәрит Габделганиев утырды. Аның урынына исә Чүпрәле районының элеккеге башлыгы Александр Шадриков билгеләнде. Ә Нурлат районының элеккеге җитәкчесе Равил Кузюров Татарстан урман хуҗалыгы министры итеп расланды.
Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин отставкага китә дигән имеш-мимешләр дә дөреслеккә туры килде. Яңа министр итеп моңа кадәр башкаладагы 7 нче шәһәр клиник хастаханәсе баш табибы Марат Садыйков билгеләнде. Май башында Архив эшләре буенча дәүләт комитеты җитәкчесе вазифасын башкарган Ирада Әюпова Татарстан мәдәният министры кәнәфиенә утырды. Җәй башында республикада яңа министрлык та пәйда булды. Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы икегә бүленде. Спорт тармагын Владимир Леонов җитәкләсә, яңа кәнәфигә моңа кадәр Казан башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары булып эшләгән Дамир Фәттахов расланды.
Спорт дигәннән, Пхенчханда узган Олимпиадада Татарстан вәкилләре моңарчы күрелмәгән нәтиҗәгә иреште: якташларыбыз дүрт медаль яулады. Башта фигуралы шууда Казан кызы Евгения Тарасованың команда ярышларындагы көмеш медаленә сөендек. Аннары чаңгычы Анна Нечаевская эстафетада өченче булды. Яшел Үзән егете Андрей Ларьков Пхенчханнан көмеш һәм бронза медальләр алып кайтты. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов милләттәшебез Алинә Заһитованы да “алтын”ы белән котлады.
Спорттагы иң зур вакыйга футбол белән бәйле булды. Россиянең 11 шәһәрендә, шул исәптән Казанда дөнья чемпионаты узды. ФИФА президенты Джанни Инфантино Татарстан башкаласында узган спорт бәйрәмен югары бәяләде. Чыннан да, Казан тагын да матурланды, бик күп кунаклар кабул итте. Бездә узган алты матчны карарга дөньяның 36 иленнән 300 меңнән артык турист килде. Кунаклар башкалада 11 миллиард сумнан күбрәк акча калдырган. Туристларга футбол тубын хәтерләткән дөньядагы иң зур чәкчәк тә пешерделәр. Аның авырлыгы 4 мең килограммнан артып китте.
“Башта мин дә каршы идем”
Халык мәш килеп футбол ярышларын караган арада, Россия Дәүләт Думасы өстәмә кыйммәт салымын 18дән 20 процентка кадәр арттырды, үзен үзе эш белән тәэмин итүчеләргә салым кертү турында канун кабул итте. Киләсе елның 1 гыйнварыннан керемгә салым Татарстанда да гамәлгә керәчәк.
Быел пенсия яшен арттырырга җыенулары турында ишеткәч тә, бик күпләрнең кәефе китте. Шулай булмыйни, түрәләр хатын-кызларга – 63, ир-атларга 65 яшькә кадәр армый-талмый эшләргә тәкъдим итте. Мәсьәләгә август аенда Илбашы нокта куйды. Пенсиягә чыгу яшен хатын-кызларга – 60, ир-атларга 65 яшькә кадәр күтәрергә тәкъдим итте Путин. Канунны исә октябрьдә имзалады. Әле узган атнада гына Мәскәүдә узган зур матбугат очрашуында Пенсия реформасы турында сүз чыккач: “2000 нче еллар башында мин пенсия яшен арттыруга кискен каршы идем. Әмма хәзер вәзгыять үзгәрде. Эшчеләр саны кими, лаеклы ялдагы пенсионерлар саны арта. Бүген булмаса, тагын биш-җиде елдан әлеге мәсьәләне барыбер хәл итәргә туры килер иде. Шулай тиеш икәненә иманым камил булмаса, мин бу эшкә рөхсәт бирмәс идем”, – диде Россия Президенты.
Яшел Үзән районының Осиново бистәсендә чүп заводы төзергә җыенулары турындагы яңалык та колакны торгызды. Бигрәк тә бистә халкы һәм Казанның “Салават күпере” торак комплексында яшәүчеләр моның белән риза булмыйча, митинглар оештырды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов завод төзүдә киң җәмәгатьчелек фикеренә колак салырга кушты. Бәхәс әле дә тынмый. Заводны киләсе елда ук сала башларга ниятлиләр. 2024 елга кадәр илдә 200 чүп заводы төзеләчәк дип фаразлана.
Республикада быел алимент түләмәүчеләргә каршы көрәш башланды. Җавапсыз әти-әниләрнең 3 миллиард 145 миллион сум әҗәте җыелган! Бурычлылар исемлегендә республикада яшәүче 20 меңгә якын кеше бар. Рөстәм Миңнеханов әлеге вәзгыятьне кискен тәнкыйтьләгәннән соң, алимент түләмәүчеләргә каршы көрәшкә дин әһелләрен дә җәлеп иттеләр.
Телне кем саклый?
Ел гел җиңүләрдән генә тормый шул. Тел тирәсендә алдагы елны ук купкан шау-шу быел да дәвам итте. Татарстанда телләр турындагы канун үз көченә керде. Федераль стандартлар нигезендә, хәзер татар теле – атнага ике, татар әдәбияты атнага бер сәгать укытыла. Урыс теле дә туган тел буларак укытыла башлады. Ә аны сайлау хокукын әти-әниләргә бирделәр. “Без Россия Дәүләт Думасы кабул иткән канунны хуплыйбыз. Туган телләрне өйрәнү – мәҗбүри, ә кайсы телне сайларга икәнен һәркем үзе хәл итә, моңа беркем дә мәҗбүр итә алмый”, – диде Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова Хөкүмәт йортында узган брифингларның берсендә. Түрәләр: “Татар телен гаиләдә укытырга кирәк”, – дигән сүзләр дә ычкындырды. Туган телләрне яклау һәм саклау федераль фонды оештыру турында карар кабул ителде. Аның ничек эшләячәге турында әлегә тәгаен әйтүче юк.
Татарстан Диния нәзарәте февральдә татар теле дәресләрен башлап җибәрде. Мәчетләрдә 900ләп кеше белем алды. КФУда оештырылган бушлай курсларга 400дән артык кеше язылды. Татар телен яклап төрле чаралар оештырдылар. Шул ук митингларда, мәсәлән, катнашучылар саны берничә йөздән артмады. Татар телен белү дөнья күләмендә танытырга да мөмкин. Быел Фәрхәд Фәткуллинга Россиядә беренчеләрдән булып, “Ел Викимедиачысы – 2018” исеме бирелде.
Һәйкәлләргә дә тынычлык юк. Быел Татарстан башкаласында татар халкын дөньяга таныткан биюче Рудольф Нуриевны мәңгеләштерделәр. Яңа ачылган һәйкәлдә Нуриев бер аягына тезләнгән хәлдә очарга талпына. Ул таянган багана берничә җирдән өзелгән. Бу композиция җәмәгатьчелектә төрле фикер уятты. Аның урыны бик үк дөрес сайланмаган, халыкка арты белән басып тора, дип әйтүчеләр дә булды. Галим, мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани һәйкәле тирәсендә дә тавыш чыкты. Әлеге композиция Бакый Урманче тарафыннан иҗат ителүе, ак мәрмәр таштан ясалган беренче һәйкәл булуы белән дә үзенчәлекле. Тик бер мичкә балны бер кашык дегет боза шул. Мәрҗани фамилиясенең бары тик урысча гына язылуы, ни исеме, ни яшәгән еллары күрсәтелмәве ризасызлык уятты. Соң булса да, хатаны төзәтергә сүз бирделәр.
Ул арада Казанның Бауман урамында үзенчәлекле иҗат әсәре – биеклеге дүрт метрга җиткән “Ил-ат” скульптурасы урнаштырылды. Милли бизәкләр төшерелгән бакыр атның сыртында – алма (бу Финляндиядә яшәүче танылган татар скульпторы Рафаэль Сәйфуллинның үзенчәлекле билгесе) һәм биек нигезгә куелган татар авылы күренеше бар. Анда мәчет тә сурәтләнгән. Менә шундый татар аты!
Зоопаркны көткәндә
Уңышлар арасында быел татар телендә тәүлек буе эшләүче “Шаян ТВ” телеканалы ачылуын атарга мөмкин. Татарстан Президенты “Хозур ТВ” телеканалының аудиториясен арттыру юлларын да эзләргә кушты. Рөстәм Миңнеханов Татарстан башкаласында Җәмигъ мәчете төзелү турындагы хәбәрне дә раслады. Хәзер төзелеш өчен урын сайлыйлар. Ун мең кеше сыйдырышлы Җәмигъ мәчете Казан үзәгендә урнашачак дип көтелә.
Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры яңа бинага күчте. Бер “нигез”дә ике яңалык: театрның директоры итеп “Яңа Гасыр” каналында “Мәдәният дөньясында” тапшыруын алып барган, “Калеб” иҗат берләшмәсенә нигез салучыларның берсе Гүзәл Сәгыйтова билгеләнде. Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры да үзгәрә. Биредә музыкаль театр оештырмакчылар. Тик халык арасында әлеге яңалыкны хуплаучыларга караганда, бу – татар театрын юкка чыгаруга китермәсме, дип борчылучылар күбрәк.
“Казан” милли мәдәният үзәге урнашкан бинага Милли китапханәне күчерәчәкләр. Бөтендөнья татар конгрессына исә “Чулпан” мәдәният үзәген тапшырырга ниятлиләр. Ул татар җәмәгатьчелеге белән эшләү үзәге дә булачак, дип фаразлана. Быел Казанда яңартылган зоопарк ачу тантанасын исә киләсе елның өченче чирегенә күчерделәр. 2015 елда башланган эшкә республика бюджетыннан 1 миллиард сум акча бүлеп бирелде. Тик “Замбезия елгасы” зоопаркы “койрыклы” төзелешкә әйләнде.
Казанда – янгын, Арчада – агулану
Кызганыч, 2018 елда Татарстанда, илдә яшәүчеләрне фаҗигаләр дә читләтеп узмады. 25 мартта Кемеровоның “Зимняя вишня” сәүдә үзәгендә чыккан янгында 60 кеше, шул исәптән 41 баланың гомере өзелде. Тагын 79ы тән җәрәхәте алды. Тикшерү әле дә дәвам итә. Фаҗигадән соң ил күләмендә, шул исәптән Татарстанда да сәүдә үзәкләрендәге иминлекне тикшерделәр. Утка бәйле бәла-каза республикада да чыкты. Җәй башында Казанда “Порт” сәүдә үзәге янды. Шөкер, үлем-китем булмады. Әмма моңа кадәр “Тура” һәм “Адмирал”дагы фаҗигаләрдә дә зыян күргән күпме эшмәкәрнең товары янып көлгә әйләнде. Сәүдә үзәгенең зыян күргән өлешен берничә ай эчендә яңадан төзеп, кулланышка тапшырдылар.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында җәнҗал чыкты. Быелның кышында министр урынбасары Елена Шишмарева, акча үзләштерүдә шикләнелеп, тоткарланды, соңрак өй сагына алынды. Тикшерүчеләр фаразы буенча, түрә бюджет акчасын үзләштереп яткан. Зыян күләме 8 миллион сум дип фаразланды. Берничә көннән соң Шишмареваның үле гәүдәсен үзе яшәгән йорт мунчасында таптылар. Әйтүләренә караганда, ул үз-үзенә кул салган.
Мәктәптә исә балалар агуланды. Ел башында Арча районының Казанбаш авылында 36 укучы хастаханәгә эләкте. Тикшерү комитеты икенче көнне үк җинять эше кузгатты. Балаларда нововирус инфекциясе булуы ачыкланды. Сентябрьдә гадәттән тыш хәл Актанышта килеп чыкты. Ашханәдәге ризык белән агуланган 20 укучыны район үзәк хастаханәсенә озаттылар. Быелның көзендә Арча педагогика көллиятендә кибеттән сатып алган арзанлы хушбуйдан 18 бала агуланды. Белгечләр әйтүенчә, хушбуй исе аллергия китереп чыгарган. Әнә шул балаларның хәле начараюга сәбәп булган да инде.
2019 ел Татарстанда Эшче һөнәрләр елы дип игълан ителде. Очраклы гына да түгел, киләсе елда республика башкаласы WorldSkillS эшче һөнәрләр буенча дөнья беренчелеген үзендә кабул итәчәк. 2019 елда җиң сызганып башкарасы эшләр байтак. Без эштән курыкмыйбыз, елы гына тыныч килсен! Быел бу сүзнең мәгънәсе тагын да артты.
Әйткән сүз – аткан ук
Владимир ПУТИН, Россия Президенты:
”Без, агрессия корбаннары, газапланучылар буларак, оҗмахка эләгәчәкбез, ә алар дөмегәчәк”.
Наталья СОКОЛОВА, Саратов өлкәсенең хезмәт министры:
”Токмач бәясе кайда да бер инде ул”.
Ольга ГЛАЦКИХ, Свердловск өлкәсенең яшьләр сәясәте департаменты директоры:
“Дәүләт сезгә бала табарга кушмады бит”.
Николай ВАЛУЕВ, Россия Дәүләт Думасы депутаты:
“Фәкыйрь булуның ояты юк”.
Артур ПАРФЕНЧИКОВ, Карелия губернаторы:
“Балагыз турында әтисе кайгыртсын”.
Андрей ПИРОЖКОВ, Екатеринбург шәһәр Думасы депутаты:
“ГУЛАГ – яхшы нәрсә”.
Игорь АРТАМОНОВ, Липецк өлкәсе губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы:
“Бәяләр канәгатьләндерми икән, димәк, акчаны аз эшлисез”.
Виктор ТОМЕНКО, Алтай крае башлыгы:
“Гомумән алганда, бар да әйбәт, тик алга таба болай яшәргә ярамый”.
Илья ГАФФНЕР, Свердловск өлкәсе депутаты:
“Акча юк икән – азрак ашагыз”.
Валентина МАТВИЕНКО, Федерация Советы спикеры:
“Студентларга тулай торакта яшәргә түгел, ә фатир сатып алырга кирәк”.
Андрей МАКАРОВ, Россия Дәүләт Думасы депутаты:
“Салым түләргә теләмиләр икән, үзмәшгульләрнең бөтен керемен тартып алырга кирәк”.
Фото: pixabay
Эльвира ВӘЛИЕВА |
Иң күп укылган
|