|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.12.2018 Матбугат
Илшат Әминов Журналистлар берлеге рәисенә кандидат буларак тәкъдим ителде
Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге рәисенә кандидат итеп тәкъдим ителде. Бу хакта берлектә узган президиум утырышында билгеле булды. Илшат Әминов кандидатурасын Татарстанның Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова тәкъдим итте, дип яза Татар-информ.
"Съезд алдыннан үз кандидатурамны чыгарыйммы дип озак уйладым. Озак уйлагач, мин 24 ел бик зур срок дип карар кылдым. 24 ел - тормышымның зур өлеше. Вакытында китә белү мөһим. Минтимер Шәймиев безгә яхшы мисал бирде", - диде Римма Ратникова. Ул "депутат мандаты булган кеше берлеккә рәис булса, тагы да яхшырак булачак" дип, Илшат Әминов кандидатурасын ни өчен тәкъдим иткәнен әйтте.
Президиум Илшат Әминов кандидатурасын чыгаруны хуплады.
2019 елның 24 гыйнварында ТР Журналистлар берлегенең XIX съезды узачак. Илшат Әминов - кандидатларның берсе генә. Калган кандидатлар кем булуы әлегә билгеле түгел.
--- |
Иң күп укылган
|