|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.12.2018 Шоу-бизнес
Айваз тату ясата, Илшат Хамадиев коллегасын “разборкага” чакыра (ФОТО)Күпләр концерлар сезонына “Татар Җыры” фестивале белән нокта куела дип уйлый. Чынлыкта сезон УНИКСта узучы традицион “Яңа ел солянкасы” белән ябыла. Нерв җепселләрен тарткалаган шәһәр бөкеләреннән арынып, халык бер-бер артлы УНИКСка агыла торды. Урамнан кергән карларын гардеробта селкеп, залга ашыкты. Олыларга җырлар кәнфит булса, балалар үз яңа ел бүләкләрен көтә. Шуңа иң кечкенә тамашачыларга фойеда Кыш бабай белән Кар кызы күчтәнәч өләште. УНИКС сәхнәсендә зур гына чыршы киендереп куйганнар. Хәер, бу кичтә артистлар ялтыр-йолтыр киемнәре белән чыршыны бер якка куйды. Мәсәлән, Алсу Әбелханова бик зәвыклы каурыйлар белән бизәлгән аксыл күлмәк кигән. Хәрәкәтләнгән саен каурыйлары як-якка җилпенеп, Алсу фәрештәгә охшап торды. Ландышның озын күлмәге артына кар бизәкләре чигелгән, Люция Мусина ап-актан - кар кызына охшаган иде.
Яңа ел солянкасында артистлар составы көчле: абруйлы артистлар һәм яшь талантлар бер-берсен алмаштырып торды. Яшь җырчы Динара Рәхимова, Казан-Мәскәү юлын бер итеп, Рәсәй башкаласыннан ук килгән. Гримеркада, мантра сыман "буран булмасын, буран булмасын" - дип, теләп утырды. Дөрес! Табигать холыксызлансамы?! Яңа елга да кайтып җитмәвең бар. Ә менә Ләйсән Гыймаева концерт залыннан әллә ни ерак тормый. Халык аны тын да алмый сәхнәдә көтте. Ләйсән декрет ялыннаң соң беренче мәртәбә чыгыш ясый. Тик Гыймаева тел-теш тидерергә урын калдырмады: декреттан тагын да ябыгып, чибәрләнеп кайткан диярсең. Халыкны яңа туган кызы кызыксындырды. Тик җырчы ләм-мим - шәхси фронтына кертәсе итмәде. Тамашачыны яңа еллар белән котлады, дәртле җырларын башкарды һәм сәхнә артында юк та булды.
Кич буе сәхнәдә дежур торган алып баручыларның берсе - Айваз Садыровның кәефе аеруча шәп иде. Хәтерләсәгез, “Татар Җыры”нда Гөлназ Сәфәровага чәчәк бүләк иттеләр. Шунда Айваз Садыйров шаяртып үпкә белдергән иде. Ни күрик: шул ук ханым бу юлы Айвазга бер кочак чәчәкләр алып чыкты. Айвазның, бу вакыйганы 10ел көткән икәне ачыкланды. Чын ир-ат буларак, “исемегезне кулга тату итеп ясатам” - дип, чибәр ханымны вәгъдәләргә күмде. Концертта чәчәкләр темасы моның белән бетмәде.
Чаллы егете Илшат Хамадиевның нәни кызы сәхнәгә чәчәк алып менде. Тик нигәдер кул сузып торган әтисен узып, букетны үзе өчен чит-ят абыйга – алып баручы Рамил Шәрәфиевка сузды. Зур эшеннән бик канәгать калды – зал уртасына басып кул чаба ук башлады. Залдагылалар сабыйга битараф калмады –көлә-көлә кул чаптылар. Илшат Хамадиев Рамилгә “синең белән аннары разберемся” дип, елмаеп, кызын күтәреп, сәхнә артына кереп китте.
Концерт “яңа ел җитә!” девизы астында узды. Алып баручылар Айваз, Айсылу, Гүзәл һәм Рамилнең шаярулары, сәхнә бизәлеше, башкаручыларның җырлары – һәммәсе шул турыда искәртте. Тамашачы бик бирелеп Нәфкать Нигъматуллинның яңа ел җырын тыңлады. Минем янәшәдә рәтләр буенча өстән аска йөгереп йөрүче бала да берара шым булды. Әйтерсең, Нәфкать әфәнде, көчле тавышы белән күңелләргә үтеп кереп, дирижер
таягын селкетеп торды. Берничә минутлык эйфориядән соң, халык дәррәү килеп алкышларга тотынды. Нәфкать әфәнденең "Үзенчәлекле моң"ы өчен алтын барс алганы кабат искә төште.
Гүзәл Уразова "Халык мәхәббәте" номинациясендә җиңгән иде. Концертта без моңа тагын бер инандык. Җырчыны фойедан кергәндә үк халык сырып алды. Кемгә автограф, кемгә уртак фото, кемдер җырчының энергетикасын тоеп калырга ашыкты. Ә сәхнәдә Гүзәл очкыннар чәчеп биеде. Сольно һәм Илдар Хәкимов белән танылган җырларын башкарды. Әлеге популяр пар, гадәттәгечә, концертның кульминациясендә чыгыш ясады.
Бер нәрсә генә пошманга салды: җырчылар һәммәсе шундый тыйнак һәм зәвыклы киенгән. Ачык изүләр, ялангач болытлар күренмәде. Концерт буе борчылып утырдым, бу юлы артистларны сүгәрлек әйбер таба алмасалар,нишләрләр?!
Назлыгөл Сөнгатова
Фото: Салават Камалетдинов, Татар-информ
--- |
Иң күп укылган
|