поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
28.12.2018 Спорт

Татарлар, алга!

14 декабрьдә Самараның МТЛ-Арена спорт залында сигезенче мәртәбә “Битва на Волге” - дип аталган катнаш көрәш турниры уздырылды. Россия, Украина, Белоруссия, Армения, Таҗикстан, Иран һәм башка илләр көрәшчеләре арасында авыр үлчәмдәге татар батырлары – дүрт мәртәбә Россия чемпионы, өч мәртәбә Европа чемпионы, ике мәртәбә дөнья чемпионы Рәмис Терегулов һәм кикбоксинг буенча Европа чемпионы Шамил Абасов катнаштылар.

Татар көрәшчеләрен куәтләргә Самараның дини һәм иҗтимагый оешмалары вәкилләре дә килгән иде. Араларында “Болгар мирасы” мәчете имамы Расих хәзрәт Вакказов, “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы вице-президенты Рәфыйк Бадамшин, “Туган тел” татар җәмгыяте һәм өлкә татар автономиясе директоры Фәрхәт Мәхмүтов, Җәмигъ мәчете имамнары Ильяс Яруллин һәм Иршат Хәбибрахманов, Мәскәү көрәшчесе Ринат Фәхретдинов һәм тагын йөзләп татар егетләре җыелды.
 
“Татар татарга ярдәм итми калмас”, - ди халык әйтеме. Моны татар җанатарлары да раслады. Алар Татарстан әләмнәре күтәреп, башларына түбәтәй киеп килгәннәр иде.
 
Рәфыйк БАДАМШИН Терегулов көрәше алдыннан:
 
- Татарлар динебез ислам, спорт тирәсендә берләшсеннәр иде! Бүген мәйданга Рәмис Терегулов чыга һәм ул, һичшиксез, җиңүче була. Татарлар, алга!
 
Рәмис Терегулов бала чагыннан көрәшеп үсә. Ул унбиш яшеннән самбо алымнарын өйрәнә башлый, ә армиядә хезмәт иткәндә кул сугышы һәм хәрби самбо белән мавыга. Елларга сузылган күнегүләр нәтиҗәсендә Рәмис армия кул сугышы буенча мастер исемен яулый һәм Россия чемпионатының көмеш призеры исеменә лаек була, панкратион буенча да Россия чемпионы исеменә лаек дип табыла.
 
Көрәшченең күкрәген күпсанлы медальләр бизәвенә карамастан, ул ирешкән уңышларында туктап калырга җыенмый. Менә МТЛ-Аренада үткән көч сынашуда да Рәмис Латвия егете Рокас Стамбраускасны нокаутка җибәреп, үзенең чемпион билбавын яклады. Традиция буенча Рәмис “Күбәләгем” җыры астына рингка чыкты. Инде трибуналарда татарларның нишләгәнен күрсәгез иде!
 
Судья Рәмис Терегуловның кулын күтәргәч тә кул чабулар, фотога төшүләр озакка сузылды. Ахырда мин дә, кыюлыгымны җыеп, чемпионның эчке халәте турында сорау бирдем:
 
- Әлегә эчемдә бушлык. Һәм бу табигый хәл. 3 - 4 көн узсын инде, шунда гына үземне җиңүче итеп тоя башлармын, бәлки. Татар туганнарыма чын күңелемнән рәхмәтләремне белдерәсем килә. Аларның теләктәшлеген тоймасам, белмим дә, җиңә алган булыр идемме икән?!
 
Ул көнне татар җанатарларының куәтләве Шамил Абасовка да тәэсир итте бугай. Авыр үлчәүдәге “Битва на Волге” чемпионы билбавы хуҗасы Юрий Проценко исемле украин егетен җиңеп, исемен тагын бер кат яклады.
 
- Мин, Рәмис дустым өчен җан атарга дип, Мәскәүдән ала килдем. Спорт яшьләргә тормышның дөрес юнәлешен күрсәтә, көчле, үҗәтле булырга өйрәтә. Үз алдыңа бурычлар куярга һәм максатыңа ирешә белергә, үсәргә һәм тик алга гына барырга кирәк. Бигрәк тә безгә, татарларга! - дип ярышка нокта куйды катнаш көрәш (ММА) чемпионы Ринат Фәхретдинов.
 
 

Җәмилә ШӘРИФУЛЛИНА
Бердәмлек
№ --- | 28.12.2018
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»