|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.12.2018 Җәмгыять
Джин түгел, Шүрәле ул!Әлмәткә килеп урнашкач, руслар миңа Маша дип эндәшә башлады. Ачуым чыкты. “Каян килеп Маша булыйм мин сезгә?! Мәрьям дип дөрес итеп әйтегез, мулла кушкан исемне бозмагыз!” – дидем. Без, татарлар, Надяга – Нурия, Любага Ләбибә дип эндәшмибез бит, шулай булгач, дөрес итеп әйтсеннәр безнең исемнәрне. Хәзер татар, татар теле дип күп сөйли башладылар. Бу – бүген генә килеп чыккан мәсьәлә түгел инде. Татар баласының теле “әттә, әннә” дип ачылырга тиеш. Хәзер, дәү әти, дәү әни дип эндәшәсе урында, бала “двани, двати” ди. Шуны ишетеп торалар, дөресләүче юк!
Безнең Әлмәттә бик зур сыннар – әкият геройлары куелган парк бар. Җәй көне оныкларым белән шул паркта йөргәндә күрдек, бер әби (карт түгел әле үзе) оныгына: “Улым, әнә – джин!” – дип, Шүрәлегә төртеп күрсәтте. Түзмәдем, яннарына килеп: “Джин түгел ул, ә Шүрәле, әкияттәге урман хайваны, ә балта тоткан егет – Былтыр, урманда утын чаба”, – дип, аңлатып бирдем. Әби-бабайлар да оныклары белән вата-җимерә русча сөйләшкәч, нәрсәнең нәрсә икәнен ана телендә матурлап аңлатып бирмәгәч, ни көтәргә кала инде?
Әнә, Казанда үскән сәнгать кешеләре татарча сиптерәләр генә бит! Лилия Мәхмүтова: “Әби-бабай белән үскәнгә татарча яхшы беләбез”, – ди. Искәндәр Хәйруллин белән Гөлназ Сәфәрова, шәһәрдә туып-үссәләр дә, ана телебездә шулкадәр әйбәт сөйләшәләр, кем әйтмешли, татарыңны сатып җибәрәләр! Шәһәрдә үскәннәр дип уйламассың да!
Балалар бакчасында эшләгән 1984-86 елларда мөдиребез (рус милләтеннән) группага кереп: “Ата-аналарыгызга әйтегез, өйдә татарча сөйләшмәсеннәр”, – димәсенме?! “Гафу итегез, мин гаиләдә бала белән кайсы телдә сөйләшергә кирәклеген өйрәтә алмыйм, ата-ана үзе белә”, – дидем. Мөдир берни әйтмичә чыгып китте, чөнки ул аның таләбе түгел, ә югарыдагылар сүзе икәне көн кебек ачык иде.
Берзаман тикшерүләр башланды: татар группалары бармы, алар ничек эшли, дәресләр үткәреләме? Татар группасы эшен миңа йөкләделәр, рус группасы бергә булды. Икесен бергә алып бару җиңел түгел, чөнки татар дигән балаларның фамилияләре генә татарча, арада ана телендә бер кәлимә сүз белмәгәннәре бар иде. Дәресләрне татарча, русча, тагын татарача алып барасы. Татар баларын өйрәтергә программа юк, план юк. Эштән соң методист бүлмәсендә эзләнеп утырасың. Хәзер генә ул татар балалары өчен аерым группалар бар. Эшләве дә җайлыдыр.
Беркөнне мөдиребез йөгереп кергән: “Татар язучылары белән инспекторлар тикшерүгә чыккан, минем бүлмәгә бер-ике баланы алып кер әле”, – ди. Бер рус кызын, бер татар малаен шигырь сөйләтергә алып кердем. Башта Вика “Туган тел”не сөйләп, аннары җырлап, эчтәлеген сөйләп күрсәтте. Рус баласы татарча шартлатып сөйләп тә, җырлап та биргәч “апаң” шаккатты. Татар малае да шигырь дә сөйләде, җырлады да.
Дәресне татарча алып барганда рус балалары да эләктереп ала, баланың хәтере яхшы бит, тиз ота, тиз өйрәнә. Чувашларны гына карагыз, барысы да булмаса да, күбесе үз телләрен дә, русча да, татарча да яхшы белә. Өч чуваш янында бер рус кешесе басып торса, алар барыбер үз телләрендә сөйләшәләр. Ә без алай түгел – бүтән милләтләрнең хәтерен калдырудан кыенсынабыз.
Безнең Әлмәт егете Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшинга карагыз әле, ул да шәһәрдә туып, 7нче рус мәктәбендә укыган, үзе чиста, саф татарча сөйләшә. Рәхмәт аңа, кайтып хәлләрне белеп тора. “Оясында ни күрсә, очканында шул булыр” ди халык. Бик дөрес!
Мәрьям АХУНОВА. Әлмәт.
Фото: kpfu.ru
--- |
Иң күп укылган
|