поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
27.12.2018 Киңәш-табыш

Уйламыйча әйткән сүз үзеңә кайта: нинди сүзләрне әйтергә ярамый?

Уйламыйча, телдән ялгыш ычкынган яисә уйнап кына әйткән сүзнең дә киң җиһанда яңгыраш табуы һәм яхшы-яман булып үзеңә кире әйләнеп кайтуы, киләчәкне программалаштыру көченә ия булуы хакында дөнья галимнәре, күптөрле тәҗрибәләр үткәреп инанган.

Әйткән сүзне юкка гына аткан укка тиңләмиләр. Димәк, кемгәдер тия, яралый, җәрәхәтли ул. Күңелне генә түгел, тәнне, әгъзаларны да! Чынында, ничек сөйлибез, шулай яшибез.
 
Немец психотерапевты Носсрат Пезешкиан тән авыруларын китереп чыгара торган сүзләр булуын ачкан. Шуларны зарарсызландыру ысулларын эзли башлаган. Вакытлар үтү белән галим, җимергеч сәләткә ия булган сүзләрне һәркем диярлек, һәрхәлдә, күпчелек уңга-сулга чәчүен ачыклаган. Югыйсә чир-сырхауларны программалаштыра торган сүзләр алай ук күп тә түгел, әмма без алардан саклануга әһәмият итмибез икән.
 
Шуңа күрә алар тәнгә үтеп керә, савыгырга ирек бирми. Галим андый сүзләргә органик – тереклек сөйләме дигән атама бирә.
 
Җимергеч сүзләрнең кайберләре: сабыр канатларым сынды, сабыр итәлмәм инде; башым каткан; эчтән мине нидер кимерә; өзгәләнәм, эч поша.
Башымны ашыйлар инде болар; үзәк-бәгыремә үтте (кемдер, нидер).
Бугазга пычак салалар; аркага пычак кададылар; күрәсем дә, ишетәсем дә килми берсен дә.
Җанымны алалар; канны кайнаттылар; колак итемне ашыйлар; төкерәм һәммәсенә!
Туйдырдылар; гарык булдым, бер кабарлыгым калмады; дер калтырап торам... 
Муенга менеп атландылар, күңелне кайтардылар; үтерәләр болар мине.
Кычытмаган җирне кашый; бугазга басалар; тын алырга ирек бирмиләр.
Кирәккәндә-кирәкмәгәндә телдән ычкына, ычкына гынамы – оча торган мондый гыйбарәләрне тагын да дәвам итәргә булыр иде. Сүзгә кесәгә керми, шулай тапкыр сөйләшәбез, үткен-шәп гыйбарәләрне генә кабатлыйбыз сыман тоела безгә. Ә чынлыкта... без үз тәнебезгә төп-төгәл боерыклар биреп, аны чиргә сабыштырабыз икән бит! Ә тәннең тыңламый хәле юк. Буйсына!
Җимергеч сүзләр кулланырга яратучы кеше конкрет авыруны үзе программалаштыра. Шуннан соң бу чир тамыр җибәрә. 
Кайсы сүзләр һәм гыйбарәләр чиргә этәрә соң? Менә кайберләре:
Косасы килә; бугаздан гарык; күңел кайтты – нерв авыруларына ишарә.
Өстә йөк булып тора; җилкәгә менеп атландылар – остеохондрозга;
Нидер буа, тормышны агулый; үз-үземә хуҗа түгел; үләселәр килә – онкологиягә.
Үз-үзеңне ашау, мыскыллы сүзләр әйтү, кемнедер күралмау – ашказаны җәрәхәтен китереп чыгара.
Бөергә таш утыргандай, көч юк, үләрлек булып арыдым – урология авыруларына.
Йөрәк ярыла; йөрәккә кадалды; йөрәккә якын алу – инфарктка.
Кычытмаган җирне кашый; тиресе калын – тире авырулары, аллергиягә.
Баш ярыла; мием череде; баш чатный – мигрень, һава торышына бәйлелек.
Канымны эчәләр; канны сыгалар; кан тамырларына, үзәгемә үтте – кан авыруларына, аллергиягә.
Йөри-йөри аяксыз калдым; аксап-туксап бара.

---
Өмет
№ --- | 26.12.2018
Өмет печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»