поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
26.12.2018 Киңәш-табыш

Тунны ничек сайларга һәм сакларга?

Еш кына, тунның йоны коела, төсе үзгәрә, дип зарланучылар бар. Ахырдан үкенерлек булмасын өчен, тунны сатып алганда белгечләр сыйфатын бәяләргә киңәш итә.

Нәрсәгә игътибар итәргә?
 
Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Марсель Шаһидуллин әйтүенчә, сатучы товар турында тулы мәгълүмат җиткерергә тиеш. Кулланучының товарның тулы исеме, артикуле, моделе, төсе, йоны, үлчәме, озынлыгы, җитештерүченең адреслары, тунны ничек карарга, сакларга кирәклеге турында барлык мәгълүмат белергә хакы бар.
 
– Россиядә мех эшләнмәләре базарында тәртип урнаштыру, ялган товарны киметү максатыннан, 2016 елдан туннарны, кайры туннарны «чиплаштыра» башладылар. Туннарга сугылган контроль идентификация билгесе (контрольный идентификационный знак – КиЗ) – төп сыйфат күрсәткече булып тора. Әлеге билгене махсус программа ярдәмендә укырга була. Кесә телефонына бушлай урнаштырырга мөмкин булган махсус кушымта ярдәмендә шул КиЗны сканер аша төшереп, тун турында тулы мәгълүмат алырга мөмкин. Анда киемне кем җитештергәне, аның кайда тегелгәне, буялганмы-юкмы икәнлеге, нинди тукымадан булуы турында мәгълүматлар тупланган, – ди Марсель Шаһидуллин.
 
Тун ошамаса, ничек кайтарырга?
 
«Кулланучылар хокуклары турындагы» законның 25нче маддәсе һәм Россия Гражданнар кодексының 502нче маддәсе буенча, әгәр үлчәме, формасы, төсе, фасоны буенча туры килмәсә, ошамаса, кулланучы тунны сатып алганнан соң 14 көн эчендә кайтарырга мөмкин. Товар яхшы хәлдә, киелмәгән, фабрика ярлыклары өзелмәгән булырга тиеш.

Әгәр тун сыйфатсыз булса нишләргә?
 
«Кулланучылар хокуклары турындагы» законның 19нчы маддәсе буенча, әгәр тун сыйфатсыз булып чыкса, ул аны шундый ук товарга алыштыра йә акчасын кире кайтара ала. Бу очракта кимчелек өчен сатучы җавап бирә. Әгәр гарантия вакыты узганнан соң тунны кире кайтарырга туры килсә, махсус экспертиза тикшерүе уздырыла. Монда инде барлык чыгымнарны да экспертиза оешмасы каплый.
 
Сезонлы товарга гарантия кайчан башлана?
 
Туннар, кайры туннар сезонлы товар булып санала. Шуңа да бу киемнәргә гарантия сезон башлангач исәпләнә башлый. Татарстанның Министрлар кабинеты тарафыннан кабул ителгән 1998 елның 5 сентябреннән гамәлгә кергән карар нигезендә, Татарстанда сезонлы товарларның вакытлары билгеләнгән. Әйтик кышкы сезон 16 ноябрьдән 15 мартка кадәр, язгысы 16 марттан 15 майга кадәр, җәйге 16 майдан 31 августка кадәр, көзге сезон 1 сентябрьдән 15 ноябрьгә кадәр санала.

Тун сайлаучыга киңәшләр
 
– Тунны кулыгыз белән сыпырыгыз, йоны учта калса, димәк, сыйфатлы түгел. Тунның тегелгән урыннары, җөйләре тигез булырга тиеш.
– Мездрасы, ягъни тиренең эчке ягындагы ярысы йомшак һәм сыгылмалы булырга тиеш. Тотып карагач тавыш чыгарса, кыштырдаса, дөрес эшкәртелмәгән дигән шик бар.
– Киемне бары гарантия бирә торган ышанычлы кибетләрдән генә алыгыз.
– Фабрикада ГОСТ таләпләре буенча тегелгән туннан да сыйфатлысы юк.
 
Иң җылы тун булып төлке, мутон туннар санала. Шулай ук бездәге кыш суыгына кеш, кондыз, шиншилла, нутрия, чәшке, каракүлдән тегелгән туннар да чыдам.
Фото: https://pixabay.com

Эльвира МОЗАФФАР
Шәһри Казан
№ --- | 26.12.2018
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»