поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
26.12.2018 Әдәбият

Түбән Камада Рәмис Аймәт иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә үтте

Заманында Идел буеның мәдәни башкаласы буларак танылу алган Түбән Кама бүгенге көндә дә үз традицияләренә тугрылык саклавын дәвам итә: биредә берсеннән-берсе тирән эчтәлекле, әхлакый-рухи кыйммәтләргә ия мәдәни чаралар, әдәби кичәләр оештырыла, күренекле шәхесләр белән очрашулар үтә.

Әйтик, әле соңгы араларда гына да шәһәребезгә  Алмаз Хәмзин, Роберт Миңнуллин, шул исәптән,  Данил Салихов,  Гәрәй Рәхимнәр килеп китсә,  күп тә үтми,  бөтен  республика җәмәгатьчелеге “Кама таңнары”  әдәби берләшмәсенә илле ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичәгә җыелды. Соңрак мәдәни чаралар тезмәсен “Җидегән чишмә”  берләшмәсе дәвам итте: Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама драма театрына багышланган кичәдә якташыбыз –халык шагыйре, җәмәгать эшлеклесе  Разил Вәлиев үзе катнашты.
 
 
Чираттагы әдәби очрашу шәһәрнең Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәсендә  узды. “Шагыйрь күңел тәрәзәләрен ача...” дип исемләнгән әлеге очрашуга кунак булып, шигырьләре татар, рус, төрек, азәрбайҗан телләрендә дөнья күргән танылган шагыйрь, Муса Җәлил, Һади Такташ исемендәге премияләр лауреаты, төрки халыклар поэзиясе фестиваленең Хөсәен Байкара исемендәге әдәби бүләк иясе, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәт чакырулы иде. Әле күптән түгел “Кама таңнары” әдәби берләшмәсенә багышланган кичәдә үзенең  кыю фикере, үтемле сүзе, моңлы җырлары белән Түбән Кама тамашачысының мәхәббәтен  яулаган Рәмис Аймәт белән очрашуга зал тулы халык җыелды.
 
 
“Түбән Камада милли җанлы кешеләр яши, сездә энергетика көчле”, - диде очрашу кунагы үзе дә,  тамашачыларны сәламләп. Китап укучыларга  “Шомырт салкыннары”, “Айның аръягында”, “Бозлы җилкәннәр”, “Син –минем җанымның яртысы”  кебек  җыентыклары белән яхшы таныш Рәмис Аймәт очрашу барышында тамашачылар алдында  үзенең туган җире, балачак хатирәләре белән уртаклашты, иҗат эше, каләм дөньясына килү юллары турында сөйләде;  әдәбиятыбызга Зәки Нури, Шәрәф Мөдәррис кебек күренекле шагыйрьләребезне биргән Чүпрәле төбәгендә тууы, ун балалы гаиләдә төпчек малай булуы, әти-әнисенең дә шигъри җанлы кешеләр, күңеленә әдәбият орлыклары салуда икетуган апасының роле зур булуы турында  аерым бер җылылык, аерым бер хөрмәт  белән искә алды. Кечкенәдән артист булырга хыялланган егетнең татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керүенә исә авылдашы, остазы, галим Нурмөхәммәт Хисамов сәбәпче булган. “Университетта  “Әллүки” әдәби түгәрәгенә, “Каз канаты” ансамбленә йөрдем. Әлбәттә, болар барысы да миңа әдәбият һәм сәнгать дөньясына кереп китәргә этәргеч булды”,  - ди Рәмис Аймәт. Әлбәттә, әдәбият-сәнгатькә мөнәсәбәте  һөнәри эшчәнлегендә дә чагылыш тапмый калмаган:  ул берничә ел “Мәгърифәт”, “Шәһри Казан” газеталарында эшли, Шәриф Камал, соңрак Габдулла Тукай музейларын җитәкли; кайда гына эшләсә дә, үзен милли җанлы шәхес, оста оештыручы,җәмәгать эшлеклесе буларак  таныта.
 
 
Очрашу  әдәбият сөючеләргә шагыйрьнең әдәби мирасы белән якыннанрак танышу мөмкинлеге дә бирде:  шагыйрьнең  китапханәчеләр тарафыннан укылган  “Минем вакыт”, “Әнкәйгә кайту”, “Мәгънә эзлим”, “Ишетелә Тукай ютәле” кебек шигырьләре китапсөючеләргә Рәмис Аймәт лирикасының фәлсәфи көче, уй-фикерләренең тирәнлеген  ачып бирүгә этәргеч булды.  Кичәнең сценарий авторы һәм алып баручы Гүзәлия Гыйбадуллинаның:  “Шигырь нинди мәлдә туа?” – дигән соравына автор үз шигырьләренең кайсыдыр дәрәҗәдә моңсу күңелле Дәрдмәнд иҗатына аваздаш булуын искәртеп үтте, “Күңелемнең шигырь язмыйча мөмкин булмаган бер халәтендә мин каләмгә алынам. Шушы бөтен эчке кичерешләремне иҗат аша чыгарып, әйтик, кайвакыт үз-үземне саклап та калам. Иҗат әле ул -  минем өчен кайбер вакытта үз- үземне авыр хәлләрдән саклап калу чарасы да”,- дип җавап бирде. Очрашуда шулай ук туган тел мәсьәләсе, милли хәят,  бүгенге көн татар әдәбиятының торышы, аның киләчәге турында да сүз барды. Рәмис Аймәтнең сәхнә түреннән укылган “Гыйбрәт булсын сезгә бу югалту” шигырен  кичәдә катнашучылар тын да алмый тыңлады, зал әдипне алкышларга күмде.
 
 
Соңгы елларда җыр өлкәсендә  актив эшләүче Рәмис Аймәт тамашачыларга  “Нурлар чәчеп яшә, әнкәй”, “Син минем җанымның яртысы”, “Бәхеткә илтсен юлыгыз” кебек җырларын да бүләк итте. Үз чиратында, түбәнкамалылар – “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе җитәкчесе Рәсимә Нәбиуллина Рәмис Аймәтнең иҗади һәм иҗтимагый эшчәнлеген аерым билгеләп, татар әдәби мохитен үстерүдәге эшләре өчен рәхмәтен җиткерде, Ралия Кәримова шагыйрьгә багышлап язылган шигырен укыды, Нәфисә Баязитова Рәмис Аймәтнең үз шигырен укып узды;  “Илһам” студиясе җырчысы Рөстәм Әсәдуллин исә музыкаль сәлам ирештерде.
 
Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры урынбасары Римма Хәсәнова Рәмис Аймәткә әлеге очрашуга килеп, түбәнкамалыларга, чын мәгънәсендә, зур бәйрәм оештыруы өчен рәхмәтен җиткерде, иҗади уңышлар теләде.
 
Очрашу ахырында Рәмис Аймәт  китапханә вәкилләренә үзенең әле яңа гына  табадан төшкән җыентыкларын бүләк итте, һәркемне әдәбиятны яратып, шигырь сулап яшәргә чакырды, дип хәбәр итә Гөләндәм Галиева, Түбән Кама хакимияте рәсми сайты мөхәррире.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»