|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.12.2018 Матбугат
40 елдан артык чыгып килгән "Вечерняя Казань" газетасы ябыла. Сәбәбен әйттеләрБүген 1979 елдан бирле эшләп килүче «Вечерняя Казань» газетасы эшчәнлегенең туктатылуы билгеле булды. Моны басмага сатып алучы табылмавы белән бәйләп аңлаталар. Газетаны ябу турында җыелышта шеф-мөхәррир Хазбулат Шәмсетдинов хәбәр итте. "Реальное время"га аңлатуларынча, редакция хезмәткәрләренең контрактлары 31 декабрьдә гамәлдән чыга һәм җитәкчелек аларны озайтмаячак. Искәртеп узабыз, августта Татарстанның иң танылган журналистларының берсе — Марина Юдкевич «Вечерняя Казань»нан китүе турында хәбәр иткән иде. Ул басмада 20 елдан артык эшләде. Ул чакта Юдкевич соңгы вакытта газета редакциясенең нигезен тәшкил итүчеләр китеп бетте дип билгеләп үткән иде. Фото: скриншот сайта
--- |
Иң күп укылган
|