|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.12.2018 Шоу-бизнес
Рэпер Нурминский рус тамашачысын апшырашта калдырганРэпер Нурминский рус шәһәрләрендә концертлар вакытында татарча җырлый башлагач, тамашачы апшырашта калган. Бу хакта ул интервью вакытында әйтте. Рус телендә җырлар чыгаргач, Нурминскийның популярлыгы арткан, дип яза Татар-информ. Ул тамашачының татарча җырларга сәерсенеп каравы шуның белән бәйле дип уйлый.
“Уйлап карагыз, өч русча җыр чыкты, алар “атты”, аларны тыңлыйлар. Кеше бит тагын да яхшыракны көтә. Ә мин тоттым да үземнең туган телемдә җырладым! Һәм халык аптырашта кала. Кемдер мактый, ә кемдер “Син нишлисең соң, нәрсәгә кайтасың син?” дип әйте", - ди ул.
“Мин киләм, русча җырларны башкарам, мине аяклардан тоталар, чиныйлар, нишләргә белмиләр. Мин татарча җырлый башлыйм һәм тамашачы үзгәрә. Мин шул ук кеше, шул ук киемнән, шул ук урында торам. Ләкин Нурминский русча җырлый икән - аңа бөтенесе соклана. Татарча җырлый - ниндидер сәерсәнеп карау барлыкка килә", - ди ул.
Ләкин музыкант тамашачының өметенә генә карап иҗат итәргә теләми. “Мин хайп артыннан кумыйм, мин булганы белән рәхмәтле. Мин хәзер үземне сындырып, миңа җыр язарга кирәк, кеше көтә дип, үземне көчләп эшләтәм икән, эшемнең сыйфаты булмаячак”, - диде Нурминский.
Шулай ук укыгыз: Альберт Нурминскийның сәер җыры башта атналар буе әйләнә (ВИДЕО)
--- |
Иң күп укылган
|