|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.12.2018 Шоу-бизнес
"Нинди концертка хәзер хатын-кыз туфли күтәреп килә?" - 9 мең сумлык билетлы "Татар җыры" фестиваленнән ФОТОларКазанда “Пирамида” концертлар залында XIX Халыкара “Татар җыры” эстрада фестивале тәмамланды. Аны TMTV телеканалыннан турыдан-туры эфирда да карап булды. Быел артистлар барлыгы 26 номинациядә бүләкләнде. Аларга "Алтын Барс" сыны тапшырылды. Татар эстарадасында иң зур тарихлы "Татар җыры" фестивале быел да шаулап-гөрләп узды. Җыр тантанасы гына түгел, затлы тун, матур күлмәк һәм хәтта туфли (нинди концертка яки театрга хәзер хатын-кыз туфли күтәреп килә?) бәйрәменә әйләнгән әлеге фестивальгә билет бәяләре кайбер интернет кассаларда 8900 сумга җитте.
Быелгы "Татар җыры"ның режиссеры Татарстаның атказанган мәдәният хезмәткәре Максим Скалозубов булды. Сценарий авторлары – Гөлназ Сәфәрова һәм Рамил Шәрәфиев иде. 20нче юбилей сезоны алдыннан бу фестиваль "Тагын бер адым" дип аталды.
Фестивальнең быел Гөлназ Сәфәрова белән Айваз Садыров һәм Рифат Зарипов белән Рамил Шәрәпов алып барды.
"Алтын барс" алучылар арасында Рифат Зарипов, Азалия Зиннәт, Нәфкать Нигъмәтуллин, Хәмдүнә Тимергалиева, Артур-Марат дуэты, Азат Фазлыев, Раяз Фәсыйхов, Элвин Грей, Ришат Төхвәтуллин, Филүс Каһиров, Айдар Галимов бар иде. Данир Сабиров та беренче тапкыр бу бүләккә лаек булды. Аны "Универсаль артист" дип атадылар.
"Татар җыры"на Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов тормыш иптәше Гөлсинә ханым белән килде, республиканың мәдәният министры Ирада Әюпова да бар иде.
--- |
Иң күп укылган
|