|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.12.2018 Җәмгыять
Инстаграмда яңа проект хуҗасы Эльвира Мәүлиева: "Бу хәлне бик авыр кичердем"Инстаграм сайтында инде шактыйдан танылырга өлгергән татарча сату-алу төркеме, бәлки, күпләрегезгә таныштыр. Бу проектны ачып җибәргән, үз идеясен башкаларга житкергән Эльвира Мәүлиева бу хакта болай ди: - "Хәзерге көндә кешеләрне кызыксындыру, шаккаттырыр өчен ай-һай бик күп нәрсә эшләргә кирәк. Бигрәк тә аларның кайда ял иткәнен, нәрсәгә күзәтү ясаганнарын белү өчен, интернет челтәренә күз төшерәсең.
Баксаң, баласыннан-әбисенә хәтле шунда утыралар икән бит! "Вконтакте", "инстаграм" ише сайтлар бик киң танылды соңгы арада. Шәһәр- авыл халкы, эштән бушаган арада, гөжләп шунда "гәп" куерталар. Мин дә алардан калышмаска тырышып, берән-сәрән "лайк" куеп яткан бер көндә, башыма бер фикер килде. Нигә әле берәр төркем ачмаска?!
Тик, халыкка ярдәме тия торганны. Һәм мин шул проект өстендә эшли башладым. Бер-ике тапкыр реклама биреп алганнан соң, халык җыела башлады. Авыллар, шәһәрләр, районнардан-бөтен Татарстаннан күпләп сату-алу турында директка хатлар килә башлады. Куеп кына өлгер! Нигә татарча?
Чөнки, нәкъ тә менә үзебезнең саф татар телендә аралашкан кешеләрдән, татарлардан торган - халыкчан төркем төзү иде минем максатым! Һәм әлбәттә халык өчен кирәкле булганны. Кеше саны көннән-көн артты, товарлар сатыла башлады, квартира, бүлмә эзләгәннәр: - "Таптым! Мең рәхмәт сезгә!", дип, "Саттым, 10 минут эчендә!" , "Бик яхшы төркем! Эшегездә зур уңышлар!" дигән матур-матур теләкләр белән мине тагын да канатландыра башладылар. Күңелемнән генә, үземнең кешеләр өчен бик кирәкле эш эшләгәнемне тоеп сөенә идем. Алар саткан һәр товар өчен, үземнекен саткандай куанып туя алмый идем. Бу эшне чын күңелдән яратып эшли башладым. Чөнки миңа әйтелгән һәр рәхмәт сүзе, эшләнгән бер кечкенә генә савап булып күз алдыма килә иде. Бигрәк тә эшем саваплы булганына шатландым. 3 ай эчендә язылучылар саны 23.300 меңгә җитте! Көнгә 200әр кеше өстәлә иде."
Әлбәттә, тиз арада мондый уңыш казанган проектны, "идея караклары"-конкурентлар да күрми калмый. Алар да кул кушырып утырмыйлар, җитез генә шундый тематикага үз төркемнәрен ачып кеше җыя башлыйлар.
"Шунда берәү әйтте: "Әлегә син үзең генә, тик тора-бара синекенә охшаш төркемнәр күп булачак", диде. Нәкь шулай булды да. Конкурентлар саны артканнан-артты. Ярар, халык кайда теләсә шунда куя ала белдерүен, һәр кешенең үз эше дидем, тик барыбер мине кабатлап ясауларын яратмый идем".
Татарча-сату алу төркеме әле югары үрләр казаныр иде дә, тик бер көнне бу группаны ябып куялар. 23300 мең язылучылары белән, бөтен түккән хезмәте, моңа киткән вакыты, белдерүләр барысы да юкка чыга. "Бу хәлне бик авыр кичердем", дип искә ала Эльвира. Сәбәбен конкурентлар биргән шикаять дип аңлатсалар да, төркем белән эшләүне дәвам итә алмый. Чөнки аны торгызырга рөхсәт бирмиләр.
Тик никадәр генә авыр булмасын, ул төшенкелеккә бирелми, бу эшен яңа төркем ачып, шунда дәвам итә. Хәзергесе көндә "Татарча сату-алу" дип исемләнгән проектның авторы булып, халыкка хезмәт итү, савап эшләү дигән максатны алдына куеп, бик кирәкле һәм файдалы эш башкара.
--- |
Иң күп укылган
|