|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.12.2018 Мәдәният
Кариев театры юбилеен каршы ала (ВИДЕО)22 декабрь - Кариев театрының 30 еллык юбилее! Юбилей тамашасы махсус татар театрының туу көнендә үткәрелә. Бәйрәм кичәсе театр йөзен ачып бирә торган, бүгенге көндә яратып карала торган спектакльләрнең эзек-цитаталарыннан торачак. “Сак-сок”, “Алмачуар”, “Ут чәчәге”, “Алхимик”, “Супер кияү”, “Артист”, “Җиде кыз”, “Кәҗүл читек”, “Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте” һ.б. спектакльләрдән бер спектакль тәшкил итәчәк. Бу көндә бөтен артистларда да төп рольләрдә. 33 артист тамашаны үзләре алып бара, бер төс, бер стильдәнге киемнәрдән була. Чараның икенче өлешендә кунаклардан котлаулар кабул итәчәкбез. Бәйрәм чарасында җәмәгать һәм сәнгать эшлеклеләре, театр ветераннары, иҗатташ дуслары, журналистлар катнашуы көтелә.
--- |
Иң күп укылган
|