|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.12.2018 Бәйге
Матур гадәт буенча быел тугызынчы тапкыр Яңа ел төнендә иң тугры “матбугат”чыны билгелибезКем бәйрәмне безнең белән каршылый, шул Яңа 2019 елның беренче секундында шушы язма астында комментарий язып куярга тиеш. Кем беренче – шул җиңүче. Бүләк - 300 сум. Әлбәттә, беребез дә бу акчага калмаган, Аллага шөкер. Әмма, кем әйтмешли, кәҗәсе түгел, мәзәге! Уенның шартлары: 1. Уенда балигъ булган һәркем катнаша ала. 2. Комментарийлар бары тик "Вконтакте" виджетыннан языла. 3. Исәпне "00:01"дән түгел, ә "00:00"дән саныйбыз. 4. Кемнең хәбәре "Вконтакте" комментарийлары тасмасында беренчерәк була - шул җиңүче. 5. Җиңүчене гыйнварның беренче көннәрендә игълан итәчәкбез. 6. Җиңүчегә бүләк - 300 сум. Аны "Сбербанк" картасына яки телефон номерына җибәрәчәкбез. P.S. Бу бәйге “Матбугат.ру”ның традициясенә әйләнде. Аны 2011, 2012, 2013, 2014, 2015, 2016, 2017 һәм 2018 елларны каршылаганда да үткәргән идек. Комментарийларның саны күрсәткәнчә, Яңа ел төнен “Матбугат.ру” белән бик күп кеше каршылый. Быел да бергә булыйк! 16+ Тагын бер кат аңлатабыз:
--- |
Иң күп укылган
|