|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.12.2018 Криминал
Казанның танылган нумизматы үтерүгә бәйле эш буенча хөкем карары чыктыБүген Татарстан Югары суды Казанның танылган нумизматы Евгений Тарасовны үтерүгә бәйле эш буенча хөкем карары чыгарды. Суд Украина гражданнары — 51 яшьлек Юрий Гаврилюк һәм аның 26 яшьлек улы Кириллны коллекционерны үтерүдә гаепле дип тапты. Юрий Гаврилюк – 24, малае исә 19 елга катгый режимлы колониягә озатылачак. Нумизмат Евгений Тарасовны узган елның 18 декабрендә үз өендә үтереп чыкканнар. Тикшерүчеләр фаразлавынча, аталы-уллы Гаврилюклар Тарасов фатирына үтеп кереп, аның башына пистолеттан аткан. Шуннан соң гомуми бәясе 700 мең сумнан артык тәшкил иткән 3578 кыйммәтле тәңкәдән торган коллекцияне урлаганнар.
Әлеге җинаятьне кылуда шикләнелүчеләр 21 гыйнварда тоткарланган. Алар арендалаган гаражда 150гә якын патрон, пистолет магазины һәм урланган коллекция табылган.
Аталы-уллы Гаврилюклар ахырга кадәр үз гаепләрен танымаган һәм әлеге эшне присяжный утырышчылар коллегиясендә карауларын сораган. Нәтиҗәдә, сигез присяжный бертавыштан аларны нумизматны үтерүдә гаепле дип тапкан.
Моңа кадәр "Татар-информ" агентлыгы Казанның Столяров урамындагы бер фатирда танылган нумизмат Евгений Тарасовның атып үтерелүе хакында хәбәр иткән иде. 60 яшьлек ир-атның мәетен туганнары табып алган. Аның ялгыз яшәве һәм үләр алдыннан йортын сатуы да билгеле булды.
--- |
Иң күп укылган
|