поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
21.12.2018 Мәдәният

Зифа Нагаева: "Җыр бөтен җырчыга бертөрле языла. “Монысы яшь, ярамаган тагын”, дип эшләп булмый"

Башкортстанда яшәп иҗат итүче бик күп популяр җырлар авторы, шагыйрә, композитор Зифа Нагаева өчен Татарстан да чит-ят түгел. Без аны республикабызда уза торган чараларда еш күрәбез. “ШК” хәбәрчесе дә аның белән менә шундый концертларның берсендә аралашып алды.

– Ике республикага да кирәкле икәнлегеңне белү зур бәхет. Авылдагы кечкенә сәхнә булса да, купшы зур сәхнә булса да, аерма юк дип саныйм. Ул барыбер сәхнә булып кала бирә, чөнки кайда да син һәм тамашачылар тора. Ә Казанда минем җырларымны танып белүчеләр бик күп. Җырларым шулкадәрле күп ки, хәтта мин аларның исәбен дә белмим. Бер утырып санарга кирәк әле. Саны гына түгел, сыйфаты да бар җырларымның. Сыйфаты булмаса, зур чараларда яңгырамас, бүләкләнмәс, төрле номинацияләрдә җиңү яуламаслар иде.

–Җырларыгызны күңелегезгә ятмаган җырчылар башкарган очраклар бармы, Зифа ханым?

–Бар. Продюсерлар теге яки бу җырчыга алып биргән вакытларда зур өметләр баглаган җырларымның канатлары сынып калганнары бар. Аннан соң шактый вакыттан соң кабат чыгарып, популяр булып киткәннәре бар. Башкортстанда яшь җырчыларга ярдәм итәргә теләп, йөрәктән өзеп бирәсең, ләкин җырның гомере кыска була. Ләкин үсеп кенә килә торган җырчы сиңа күз төбәп, өметләнеп килә икән, аның да күңелен китәсе килми. Ә бит җыр бөтен җырчыга бертөрле языла. “Монысы яшь, ярамаган тагын”, - дип эшләп булмый бит. Барлык иҗат әсәрләрем дә балаларым кебек.
 
–Җырларыгызны җырчыларга сатып бирәсезме?
 
–Әлбәттә. Без, авторлар, хәзер күбебез Авторлар җәмгыятендә торабыз. Бәяне тиешенчә алабыз дип әйтеп булмый, тик алай да үкенечле түгел. Хәзер күпләр безнең иҗатны кәсепкә әйләнде, дип әйтә. Юк, кәсеп түгел. Әгәр син кирәкле кеше икәнсең, аның нәтиҗәсе дә булырга тиеш. Идән юучыга да, тегүчегә дә тыршып, арттырып эшләгәне өчен өстәмә акча бирәләр бит. Без дә шундый ук кешеләр. Әгәр инде мөмкинлек булса, индивидуаль рәвештә ярдәм итәргә тырышам. Бәянең күләменә килгәндә, җырчыга карап карар кылган вакытларым да бар. Түләү мәсьәләсендә мин үпкәли алмыйм, әлбәттә. Җырчылар мине бу яктан белеп бетергәннәр инде. “Бушка гына бир әле”, - дип килүчеләр юк дәрәҗәсендә. Мактанып та әйтә алам. Бу яктан мин бик бәхетле, чөнки җырларымның кайтавазы миңа килеп җитә. Һәм җырчы баскыч-баскыч күтәрелә. Бу турыда җырчылар үзләре дә әйтә. Аның калдырып киткән бәясе җырчының дәрәҗәсен арттыра икән, ул кабат миңа килә. Һәм шулай итеп, даими эшли торган җырчыларым барлыкка килә.

Зөһрә САДЫЙКОВА
Шәһри Казан
№ --- | 21.12.2018
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»