|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.12.2018 Мәдәният
«НижгарЧәй» гөрләп узды8 декабрьдә Мәскәү шәһәренең татар мәдәни үзәгендә Түбән Новгород татарларының “Нижгарчәй” фестивале узды. Аны тамырлары белән Түбән Новгород өлкәсе авылларыннан булган татар яшьләренең инициатив төркеме оештырды. Әлеге чара кысаларында Руслан Камаев квест оештырды, викториналар узды, татар товарлары ярминкәсе эшләде, «Түбән Новгород татарлары генеалогиясе» һәм «TatApp» кушымтасы проектларын тәкъдир итү булды, шулай ук Түбән Новгород өлкәсенең татар авыллары тарихы турында хикәяләр, МөслимТВдан тарихи ролик тәкъдим ителде, ә килгән кунаклар фойеда гармун астына җырлар яңгыратты һәм биеде. РФ һәм ТРның атказанган артисты Наилә Фатехова җитәкчелегендәге «Медина» рухи музыка ансамбле, 1186 нчы номерлы татар мәктәбе директоры Роза Шакирова (Хәбибуллина), татар эстрадасының яшь артистлары Ринат Закиров, Камил Orlando Зарипов, Айдар Аймалетдинов, Руфат Абитов, Равил Исхаков һәм башкалар катнашындагы бәйрәм концертын яшь журналист һәм блогер Ильяс Хөсәенов белән «Татар Кызы-2018» халыкара конкурсының Мәскәү регионы туры финалисты Ләйсән Саберова алып бардылар. кичә ахырында яшьләрне «илданчылар» башкаруындагы татар биюләре буенча мастер-класс, «Карт Аяк» төркеме һәм Рушания Булатованың чыгышы, дискотека көтте.
Фестивальне оештыручылар татарларны берләштерү һәм бөтен татар халкының, аерым алганда, Түбән Новгород татарларының тарихы буенча белемнәрне популярлаштыру максатын куя. «Без үзебезнең төбәк тарихын белсәк, милләтебезне яратсак, барысын да булдырабыз», - дип хуплады оештыручыларны композитор һәм татар халык җырларына аранжировка эшләүче, ТРның атказанган артисты Ринат Вәлиев үзенең видеокотлауында.
Шулай ук танылган якташ артистлар Айрат Сафин белән Радик Яруллин да: “татар чарала-рына йөрегез, якташларыгызны хуплагыз, җырлагыз һәм татар традицияләрен саклагыз», - дип та-машачыларга мөрәҗәгать иттеләр.
Бәйрәм бик күңелле, җылы атмосфера да үтте. Тамашачылар шулкадәр күп булды, хәтта алма төшәр урын да юк иде. Фестивальдә катнашучыларны һәм кунакларны Мәскәүнең тарихи мәчете имамы Рамил хәзрәт Садеков һәм “Нижгарчәй”не оештыру комитеты җитәкчесе Рәис Гафуровның махсус чакыруы буенча килгән түбән Новгород өлкәсе Сергач муниципаль районы администрациясенең мәдәният һәм туризм бүлеге җитәкчесе Светлана лисина сәламләделәр. Зал башта Рушан люкмановның укучысы Илнар каюмовның аккомпанементына, ә соңыннан элекке, халык яратып тыңлаган татар җырларыннан төзелгән музыкаль попурри башкарган Нияз Сабитовка (DJNiyaz) кушылып җырлады. Ә Грибан авылы клубы мөдире камил Шәймәрдановның музыкаль бүләге тамашачылар өчен сюрприз булды. Рәдиф Ява-ев җитәкчелегендәге «Илдан» ансамбленең бию номерлары да кичәнең бизәге булды.
Бәйрәмне оештыручыларга Мәскәү шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясенең Рәхмәт хатлары тапшырылды, Жәфәр Фәйзрахманов, Рамил Абдюшев, Рәис Гафуров, чараның режиссеры аерым рәхмәт сүзләренә лаек булдылар.оештыручылар фестивальне ел саен үткәрергә планлаштыра.
Зөһрә АБДЮХАНОВА, фестивальнең режиссеры. Мәскәү.
--- |
Иң күп укылган
|