поиск новостей
Көн мәзәге
  • - Мәсәлән, юмор хисен алыйк.
    - Каян алыйк?
Бүген кемнәр туган
  • 10 Июль
  • Назилә Сафиуллина - журналист
  • Светлана Звонарева - журналист
  • Илгиз Шәйхразиев - җырчы
  • Зәки Зәйнуллин (1933-2021) - язучы
  • Вил Ганиев (1943-2005) - язучы
  • Камил Зәйнуллин - хирург
  • Виктор Крайников - рәссам
  • Халидә Гыйләҗева - рәссам
  • Айдар Җаббаров - режиссер
  • Сдается 1 ком квартира в Ж К Радужный, рядом с Салават Купере 1,все необходимые для проживания есть, цена 23000+к/у 89272414127
  • Казанның Закиева урамындагы 141 нче йортта ике булмэле фатирның бер булмәсе тыныч, тәртипле кызга арендага бирелә. 89179109270 Гөлнур
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
  • Казан шәһәре Совет районында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы 1 булмэ арендага бирелә. Курше булмэдэ тэртипле кыз яши. 89376001290 (языгыз: Мах, ватсап)
  • Квартира эзлим: 1 бүлмәле квартира, студия яки аерым бүлмәгә подселение вариантын карыйм. Үзем турында: тыныч, чиста, җаваплы һәм түләү ягыннан проблемасыз , мөселман кызы. Өйдә тәртип һәм уңай атмосфера яратам. Вариантлар булса, шәхси хәбәргә языгыз
  • Башкортстан бураи р-н саетбай авылыннан иотлар сатыла. 4080 м2 җире су буенда.иске өй ,газ кергән, яна өй 15×8 бура ,кухня 15×4,тәрәзәләре пластик ,түбәсе ябылган.тел.89600325048,бәясе 3 млн.
  • Башкирии продаю два дома один старый и один 15 на 14 брус новый не достроинный ,участок 4080 ,5млн,89600325048
  • 14.05.2026 Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • Зеленодольск районында Раифа тирәсендә 3,5 га җир участогы сатыла. Туфрак уңдырышлы, ял иткән. Авыл хуҗалыгы өчен бик әйбәт: фермерлык, яшелчәчелек, бакчачылык, авыл туризмы өчен бер дигән. Урман, су якын. Кыйммәт түгел, сатып алучыга тагын да бәясен төшерергә мөмкин. 89872765659
Архив
 
19.12.2018 Мәдәният

Кариев театры 30 еллык юбилеен билгели

22 декабрьдә Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының 30 еллык юбилеен бәйрәм итә. Бәйрәм чарасында республика җитәкчеләре, Татарстан һәм күрше регион театрларыннан вәкилләр, театрның иҗатташ дуслары катнашуы көтелә. Кариевлыларның бәйрәм кичәсендә тамашачылар театрның еллар буе туплаган иҗади палитрасын күрә алачаклар.

Бәйрәм программасы ике өлештән тора. Беренче өлештә артистлар “Без шундый театр төзербез...” дип исемләнгән тамаша тәкъдим итәчәк. Ул театр йөзен билгели торган, бүгенге көндә яратып карала торган спектакльләрнең өзек-цитаталарыннан торачак. Алар арасында “Сак-сок”, “Алмачуар”, “Ут чәчәге”, “Алхимик”, “Супер кияү”, “Артист”, “Җиде кыз”, “Кәҗүл читек”, “Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте” һ.б. спектакльләр бар. Юбилей кичәсенең режиссеры -Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ренат Әюпов.

Чараның икенче өлешендә театр кунаклардан котлаулар кабул итәчәк.
 
«Без театрыбызның юбилеен югары дәрәҗәдә үткәрергә җыенабыз. Хәзер театрның ребрендингын үткәрәбез, яңа сайт ясыйбыз, фойены яңарту буенча эшләр алып барабыз. Анда артистларыбызның яңа фотоларын урнаштырачакбыз, – дип уртаклашты директор Гүзәл Сәгыйтова. – Без юбилейны театрыбызның дуслары белән җылы атмосферада үткәрергә телибез».
 
2018 ел театр өчен юбилей һәм башка мөһим вакыйгалар белән аерылып тора.
 
Исегезгә төшерәбез, кариевлыларның күп еллар тулы көченә эшләр өчен шартлар булмаган. 1991 елда театрга дәүләт статусы ала һәм ул “Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры» дип йөртелә башлый. Шул елны театрга Островский урамында урнашкан бина бирелә. Әмма әлеге бинада тамашачылар залы да, сәхнә дә булмый. Актерлар мәктәп, гимназия, балалар йорты һәм авыл мәдәният йортларында чыгыш ясыйлар. 1996 елда Татарстан Президенты М.Шәймиев карары буенча театрга Киров районында урнашкан Җитен комбинаты Мәдәният сарае – элеккеге фабрикант Алафузов йорты булган «Эшчеләр театры» бинасы бирелә. 2015 елда Кариев театры вакытлыча “Әкият” Мәдәният үзәгендә сыеныр урын таба. 2018 елның март азагында Татар яшь тамашачы театры коллективы элек Офицерлар йорты урнашкан яңа бинага күченә.
 
Сентябрь аенда театр директоры итеп филология фәннәре кандидаты, “Яңа гасыр" телерадиокомпаниясендә тапшыруларны алып баручы Гүзәл Сәгыйтова билгеләнә.
 
Театр хореографы - Нурбәк Батулла заманча балет номинациясендә “Әлиф” спектакле өчен (режиссер Туфан Имаметдинов) “Алтын битлек” милли театр премиясенә лаек булды.
 
Бүгенге көндә Кариев театры репертуарында 40тан артык спектакль бар. Һәр сезонда театр Татарстан һәм Россия регионнары буенча гастрольләргә чыга.
 
Яңа сезонда театр «Ут чәчәге» (режиссер Илфат Камалиев), «Кәҗүл читек» (режиссер Ренат Әюпов), «Лейлә вә Мәҗнүн» (режиссер Ренат Әюпов), «Зөһрә» курчак спектакле (режиссер Ксения Шачнева) премьераларын тәкъдим итте. Якындагы премьера – “Асылкош җыры” музыкаль әкияте (режиссер Ренат Әюпов). Аны 25 декабрьдә күреп булачак.
 
Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театрында югары квалификацияле хезмәткәрләр, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафин, Татарстанның атказанган артистлары Халидә Сөнгатуллина, Фәнис һәм Алия Кәлимуллиннар, Энҗе һәм Илфат Камалиевлар, Рәмзия Закирҗанова, Фирүзә Зинәтуллина, Илнар Низамиев, Гөлнара Абитова һәм башкалар кебек үз эшенең осталары эшли.
 
Кариев театры төрле театраль фестивальләрдә актив катнаша. Ул «Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте» спектакле белән Чуашстанда узган «Әкияти палитра» III Регионара милли театрлар фестивалендә җиңү яулады.

---
Кариев театры
№ --- | 19.12.2018
Кариев театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы