|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.04.2010 Җәмгыять
«ТАТФОНДБАНК» «АВЫЛНЫҢ СӘЛӘТЛЕ 100 БАЛАСЫ-2010» АКЦИЯСЕН ИГЪЛАН ИТӘ«Татфондбанк» «Авылның сәләтле 100 баласы-2010» дип исемләнгән социаль акциядә катнашырга чакыра. Әлеге чара Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән үткәрелә. Аның максаты – авыл җирлегендә яшәүче сәләтле балаларга һәм аларның укытучыларына булышу. Беренче тапкыр «Авылның сәләтле 100 баласы» акциясе узган елны оештырылды һәм ул «Татфондбанк»ның 15 еллыгы уңаеннан үткәрелгән иде. Ул чакта акциядә катнашырга республикабызның төрле районнарыннан 350дән артык кеше теләк белдерде.
Бу юлы оештыручылар географияне киңәйтергә булганнар. Быелгы чара авылларны гына түгел, халкы 35 меңгә кадәр булган кече шәһәрләрне дә колачлап алачак. Мәсәлән, Әгерҗе, Азнакай, Арча, Баулы, Болгар, Лаеш, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Норлат, Тәтеш. Акциянең шартлары буенча, җиңүчеләр исемлегендә Татарстанның һәр районыннан ким дигәндә бер кеше булырга тиеш.
Чарада 2010/2011 уку елында 7-11 сыйныфка күчүче укучылар катнаша ала. Җиңүчеләрне республикабызның танылган шәхесләреннән торган Иҗтимагый шура билгели. 100 бәхетлене төбәк, төбәкара һәм илкүләм олимпиада, интеллектуаль бәйгеләрдә уңышка ирешкән укучылар арасыннан сайлап алачаклар. Аларга ел дәвамында ай саен 1 мең сум стипендия түләнәчәк. Моннан тыш, стипендиатларны әзерләүдә үзләреннән өлеш керткән иң лаеклы укытучыларны да кыйммәтле бүләкләр көтә.
Чарада катнашырга телүчеләр 30 сентябрьгә кадәр гариза бирергә тиеш. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Казанда узачак. Ул 2010 елның көзенә планлаштырылган.
– Безнең акциянең авыл мәктәпләрендә нинди җанлану тудырганын күргәч, без аны ел да үткәрергә карар кылдык, – ди «Татфондбанк»ның Идарә рәисе Камил Юсупов. – Банк авыл җирлеге белән тыгыз элемтәдә тора. Республика буенча унлап инвестиция проекты тормышка ашырылды. Республикабызның искиткеч зур потенциалы нәкъ менә районнарда икәнен аңлыйбыз. Әлеге акция дә киләчәгебезгә инвестиция, дип саныйм. Районнарда укымышлы, сәләтле, уйлап эшләүче профессионаллар күбрәк булса, туган җиргә хөрмәт бермә-бер артачак. Республика өчен дә файдага булыр.
– Татарстанда авыл хуҗалыгы – икътисадның бер тармагы гына түгел ул, – дип сөйли Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Минсәгыйр Нуретдинов – Стипендиатларның барысы да язмышларын авыл хуҗалыгы белән бәйләмәс тә, бәлки. Әмма, һичшиксез, «Авылның сәләтле 100 баласы» акциясендә җиңү яулаучылар сәләтле булып үсеп җитәчәк һәм Татарстанның тарихына үз өлешләрен кертәчәк.
– Иң мөһиме шул, «Татфондбанк» сәләтле укучыларның уңышында укытучыларының өлешен күрә белә, – ди Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин. – Баланың сәләтен вакытында күреп алу, аны үстерү, кирәкле юнәлеш бирү, куйган максатка түземлелек белән ирешү – Мөгаллимнең таланты ул! Шунысы сөендерә, акция озын гомерле. Ул сәләтле балаларны барларга, аларга булышырга ярдәм итә, укытучы һөнәренә хөрмәт хисе уята.
«Авылның сәләтле 100 баласы» акциясен үткәрү шартларын банкның рәсми сайтында табарга мөмкин – www.tfb.ru. Әлеге сайтта шулай ук гариза бланкы да бар.
Банк турында белешмә
«Татфондбанк» – иң эре банкларның берсе, зурлыгы буенча ул Татарстан республикасында икенче урынны, ә Идел буе буенча өченче урынны били. 2010 елның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча банкның активлары 70 млрд. сумнан артып киткән, ә кредит портфеле 38,8 млрд. сум.
Авыл хуҗалыгына кредит бирү – банк эшчәнлегендә мөһим юнәлешләрнең берсе. Агымдагы елның башында банкның әлеге өлкәгә караган кредит портфеле 5 млрд. сумнан артып киткән.
«Татфондбанк» – дәүләт карамагындагы банк. Аның төп акционеры – Татарстан республикасы хөкүмәте, ул банкның 34% акциясенә ия. Банкның ышанычлылыгы Moody’s Investors Service агентлыгының халыкара рейтингында B2 дәрәҗәсендә һәм «Эксперт РА» илкүләм рейтингы тарафыннан «А» дәрәҗәсендә билгеләнә.
Банкның хезмәт күрсәтү челтәрендә 90нан артык структур бүленеш исәпләнә, аларның төп өлеше Татарстанда урнашкан. Моннан тыш, банкның филиаллары Мәскәүдә, Санк-Петербургта, Сургутта, Новосибирскта, Пермь һәм Чабаксарда бар.
«Татфондбанк» – Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгын финанслау буенча вәкаләтле банкы һәм «РОСНАНО» дәүләт корпорациясенең нанотехнологияләрне алга сөрүче компанияләргә исәп-хисап хезмәте күрсәтү буенча вәкаләтле банк. Шулай ук кертемнәрне иминиятләштерү Агентлыгының аккредитациясенә ия булган Татарстанның иң зур мөстәкыйль банкларының берсе.
--- |
Иң күп укылган
|