поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
19.12.2018 Мәдәният

“Сыерлар хуҗасы Зәнки бабага багышладым”

Татар халкының мифологик персонажлар системасында мөгезле эре терлек иясе булып саналучы Зәнки баба персонажы шактый җитди урын алып тора. Бүгенге татарларның мифологик күзаллауларында исә ул җенессез һәм бары тик яхшы сыйфатлардан гына торган сыерлар хуҗасы буларак сакланып калган.

Аның вазыйфалары — бозаулаган вакытта сыерларга ярдәмгә килү һәм югалган хайваннарга хуҗаның абзарына таба юл күрсәтү. Зәнки бабаны зурлау сыер бозаулаганнан соң ук үткәрелә торган йолада ачык күренә. Иң әүвәл махсус ризык — угыз әзерләнгән. Угыз — бозаулаганнан соңгы тәүге савым сөтенә (халыкта аны угыз сөте дип атыйлар) йомырка, бодай оны кушып тугланган сыек кына камырдан пешерелгән кабартмалар ул. Әлеге сыйга һичшиксез мулла чакырылган, һәм ул үзенең догасында турыдан-туры Зәнки бабага мөрәҗәгать итеп, дөньяга яңа гына туган малкайга иминлек сораган. Догадан соң чәй мәҗлесе үткәрелгән, муллага сәдака рәвешендә йомырка яисә акча бирелгән. Кукмара районының Төркәш авылында Зәнки баба белән бәйле ритуал башкачарак тәртиптә булган: биредә сыер бозаулаганнан соң савып алынган угыз сөтен картларга, ятимнәргә, ялгызларга һәм авыруларга сәдака итеп өләшкәннәр. Бу урында гарәп теленнән кергән сәдака терминының иң башта мал-туар өчен натураль формада бирелүче зәкәтне аңлатуын әйтеп үтәргә кирәк. Татарларның традицион мәдәниятендә угыз сөтеннән әзерләнүче икенче бер ризыкны угыз куырыгы дип йөртәләр. Монысын әзерләү өчен майлы табага угыз сөте салына, йомырка сытыла һәм куырык килеп чыкканга кадәр икесе бергә туглана. Куырыкны балаларга ашатканнар, үрчем белән котларга кергән күрше-күләнне, туган-тумачаны сыйлаганнар. Куырык бөртеге дә калмыйча ашалып бетәргә тиеш булган. Бер үк вакытта мал-туарга иминлек теләп түбәндәгечә дога кылганнар: «Зәнки бабай! Малларым исән-сау булсыннар! Йортка исән-имин кайтып керсеннәр! Малларыбызга да, үзебезгә дә ризыклар мул булсын! Сөенешеп-шатланып ашарга, эчәргә язсын!» яки «Зәнки бабайга сәдака бирәм! Малларым исәнлеге, муллыгы өчен! Көтүләрдә исән-сау йөреп, ризыклар булып көзләргә керергә язсын! Амин!»
 
Сыерга, гомумән, йорт хайваннары арасында зурлап караганнар. Моның дәлилләре татар фольклорында җитәрлек: «Җиде кәҗә асраганчы, бер сыер асра», «Сыерлы йорт — бәрәкәтле йорт», «Бер сыер асра, берәгәйлене асра», «Ишегалдыңда сыерың булса, табыныңда сыең булыр», «Сыер — ярты әнкә», «Сыерга ияр килешмәс», «Сыерлының төсе гөлдәй, сыерсызның төсе көлдәй» һ.б. Казан арты авылларында буаз сыерның тулгагы башланганчы ук, Зәнки бабайга корбан китерү рәвешендә, өстәлгә тоз салынган стакан һәм акча куеп, сыер бозаулаганда көч биреп торуын сораганнар.
 
Зәнки баба/Зәнки ата культы үзенең күзгә күренеп, ярылып яткан магик юнәлешлелеге белән кызыклы. Инде аның ислам динендәге культ практикасына — мәсәлән, Казан арты авылларында яшәүчеләрнең традицион мәдәниятендә үсеш алган «халык» версиясенә — килеп керүе шулай ук гаҗәп кызыклы хәл бит!
 
Татарларның традицион мәдәниятендә Зәнки баба образына шул ук вазыйфаларны башкаручы мифологик персонажлар Абзар иясе һәм Мал иясе тәңгәл килә. Әлеге изгенең культы Россиянең европа һәм көнчыгыш өлешләрендә таралган. Мәсәлән, касыйм татарларында, йорт хайваннары хуҗалары Зәнги бабай һәм Чулпан әби (сарыклар хуҗабикәсе) хөрмәтенә так санда тозсыз коймак («ойма») пешереп, аны абзар өрлеге астына куйганнар, яисә карчык кешегә биргәннәр. Ул сука белән абзар тирәли сызык ясап чыккан. Мал-туар үрчесен өчен (мәсәлән, сарыклар), майда камыр шишаралар кыздырып, Раштуа вакытында балаларга өләшкәннәр. Шул ук касыйм татарларында ритуаль ризыклар арасында «овыз» да булуы шулай ук кызыклы күренеш. Ул болай ясалган. Угыз сөте, йомырка, сөт, тоз кушып болгатканнар да, кушылманы чүлмәкләргә салып, мичкә тыкканнар. Овызны хуҗалар һәм аларның якын туганнары, мал-туарга иминлек теләп, бергәләп ашаганнар. Казан арты татарлары күзаллауларындагы Зәнки баба образы белән Себер татарларының Сенки бабасы арасындагы уртаклык һәм охшашлыклар бик кызыклы. Мәсәлән, Төмән өлкәсенең Вагай районындагы татар авылларында Сенки баба шулай ук мөгезле эре терлек хуҗасы булып санала. Биредә, вакытлары буенча ислам дине йола-бәйрәмнәренә туры китереп үткәрелүче ритуаль мәҗлесләр вакытында, Сенки бабага атап дога кылына, сыерның исән-имин бозаулавы хөрмәтенә увыз әзерләнә.
 
Әлеге мифологик персонажның генезисына күз ташласаң, аның тарихи прототибы суфи Сөләйман Бакырганиның (Хәким ата) шәкерте булган суфи шәехе Зәнки ата (риваятьләрдә аны Имин баба яисә Ай хуҗа дип тә атаганнар, вафаты якынча 1258 елга нисбәт ителә) икәнлеге ачык күренә. Сөләйман Бакыргани исә — Ясәвийә суфи тәрикатенә нигез салган атаклы Хуҗа Әхмәт Ясәвинең шәкерте. Зәнки ата белән аның хатыны Гамбәр ананың (Амбар биби, Сөләйман Бакырганиның хатыны булып, аның вафатыннан соң Зәнки атага кияүгә чыга) төрбәләре Ташкенттан ерак түгел генә, Зәнки Ата дип йөртүче кышлакта урнашкан. Бу шәехнең мазары хәзер дә бик күп мөселманнар тарафыннан изге исәпләнә һәм күпләр аңа атап дога кылырга дип төрбәгә махсус киләләр. 1929 елда В.А. Гордлевский төрбәне кору белән бәйле легенда яза. Легендада бер яшендәге Зәнки атаның әти-әнисе тарафыннан Хуҗа Әхмәт Ясәви янына китерелүе; әлеге зат каршында дога укуы; Хуҗа Әхмәтнең, тагын ике йөз елдан Тимер атлы бөек яугир пәйда булып, Хуҗа Әхмәтнең үзеннән дә алда Зәнкигә төрбә корачагын күрәзәлек кылуы бәян ителә. Легенда буенча, Хуҗа Әхмәтнең төрбәсен корган вакытта каяндыр үгез килеп чыга да, көн буена төзегәнне ватып-җимереп бетерә. Әлеге хәл өч көн дәвамында кабатлана. Бу хакта Тимергә хәбәр итәләр. Ул, хак мөселман буларак, моңа төшендә җавап табу максаты белән йокыга тала. Төшенә Хуҗа Әхмәт кереп, иң әүвәл Зәнки бабага төрбә корырга куша.
 
Легендаларда Зәнки ата Ташкент көтүлекләре көтүчесе итеп тасвирлана, йөзе тупас итеп сурәтләнә. Нәкъ менә кара тиреле булуы аркасында изгегә «зәнги», ягъни «кара» кушаматы тагылган да инде. Зәнки атаның мазары халыкта бүгенге көндә дә бик кадерле ядкарь, изге урын булып санала.
 
Бүгенге татарларның традицион мәдәниятендә Зәнки атаны реаль тарихи зат, суфи шәехе дип күзалланмый диярлек. Алдан әйтелгәнчә, бүген Зәнки ата культы мөгезле эре терлек хуҗасы, саклаучысы, яклаучысы булып күзаллана. Традициягә ияреп, татарлар бүген дә Зәнки атаны онытмый. Коръән ашларында дога кылганда әйтелә торган “Сыерлар хуҗасы Зәнки бабага багышладым!” дигән теләк (мәсәлән, Казан арты авылларында) шуның ачык дәлиле.
 
Җәүһәрева Фәнзилә Хәким кызы,
 
филология фәннәре кандидаты,
 
Республика традицион мәдәниятне үстерү
 
үзәге директоры.

---
Түгәрәк уен
№ --- | 19.12.2018
Түгәрәк уен печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»