поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
13.04.2010 Җәмгыять

БӘХЕТСЕЗЛӘР ИЛЕ

АКШта яшәүчеләр Россия балаларын уллыкка алу хокукыннан мәхрүм ителергә мөмкин. Илнең тышкы эшләр министры Сергей Лавров әйтүенчә, Россия һәм Америка арасында сабыйны уллыкка алу шартларын тәгаенләүче килешү төзелгәнче, балаларны океан артына җибәрмәячәкләр. Шушы арада сигез яшьлек Артем Савельевны чит илдәге әнисе берүзен очкычка утыртып, “малайдан баш тартам” дип язылган кәгазь тоттырып җибәргәннән соң, түрәләр уйга калды. Бала бәхете килешүгә бәйлеме?

Любовь ЧУЧУПАЛ, Татарстанның уллыкка алу, опека һәм попечительлек үзәге директоры:

 

– Халыкара уллыкка алу шартлары моңарчы да закон нигезендә расланган иде. Яңа килешү төзелгәч, мондый хәл кабатланмаячак дип әйтеп булмый. Баланы уллыкка алгач, гаиләдә нәрсә булачагын беркем дә алдан әйтә алмый. Мондый хәл чит илдә генә түгел, бездә дә булырга мөмкин. Минемчә, уллыкка бала алырга җыенучы ата-аналар тирәнтен психологик тикшерү узарга тиеш. Өлкәннәрнең психик сәламәтлелеген тикшерергә кирәк. Хәзер исә бу юнәлештә эш тиешле дәрәҗәдә алып барылмый. Ярар, булачак ата-аналар флюорография, кан анализлары алып килде ди. Ә аларның психикасын ничек тикшерергә? Бүген безнең илдә бер тапкыр да табибка мөрәҗәгать итмәгән һәм хастаханәдә ятмаган бөтен кешегә дә сәламәт дигән белешмә бирәләр. Килешүләрне кат-кат төзергә мөмкин, тик моннан гына хәл үзгәрмәячәк.

 

Әзһәр ШАКИРОВ, Россиянең халык артисты:

 

– Үз баласын читкә җибәргән ил – ил булмый ул. Дөньяда иң бай илләрнең берсе үз баласын карарга теләми икән, димәк, бу ил җитәкчелеге һәм аның халкы яңа тормыш төзергә әзер түгел. Бу – безнең иң зур бәхетсезлегебез. Килешүләр төзеп кенә берни хәл итеп булмый. Россия үз баласын үзе тәрбияләргә өйрәнсен.

 

Людмила КУЗЬМИНА, Татарстан Дәүләт Советы­ның “Мәрхәмәт” хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе:

 

– Әлеге килешү ярдәм итәчәк дип саныйм. Безнең үзебездә дә сабыйларны уллыкка алырга теләүче ата-аналар күп. Бу мәсьәләдә чит илдә яшәүчеләргә өстенлек бирүне хупламыйм. Ил җитәкчелеге әлеге вакыйгадан соң тиешле нәтиҗәләр чыгарыр. Без болай да бик күп нәрсәгә күз йомдык бит инде. Бездән чит илгә алып киткән сабыйларны кыйнау, эшче көч итеп файдалану, ашатмыйча асрау, хәтта үтерү очраклары билгеле. Күзне ачарга вакыт. Бу хатын-кыз ниндидер сәбәпләрдән куркып, балага кул күтәрмичә, аны кире кайтарып биргән икән, аңа рәхмәт әйтәсе генә кала. Рәхмәт һәм хуш! Ә баланың киләчәген Россиядә булдырырга кирәк.

 

Әлфинур ХИСАМИЕВА, “Татарстан–Яңа гасыр” каналының дәү әнисе:

 

– Чит илдә солтан булганчы, үз илеңдә олтан бул, дигән борынгы әйтем бар. Минемчә, бала кайда туган, шунда үсәргә тиеш. Кеше туган җирендә генә бәхетле була ала кебек. Дөрес, чит илләрне күрү-белү дә кирәк. Белемне арттыру, эш мәсьәләләре белән чит илгә чыгуны хуплыйм. Әлеге сабый хакында ишеткәч тетрәндем. Бала күңеле бит ул бәллүр кебек. Сабыйның әнисе аның күңелен җимергән. Башка сыймаслык хәл. Мәсьәләне килешү белән генә хәл итеп булмый дип саныйм. Гомумән, мин туган җирдән китүгә каршы. Минем үзем өчен, мәсәлән, туган авылымнан чыгып китү дә бик авыр булды. Бала кайда туган, шунда үссен. Үз телендә, туган телендә аралашсын. Сабыйның бәхетен чит илдән эзләү дөрес түгел.



Ватаным Татарстан
№ 68 | 13.04.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»