поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
17.12.2018 Мәгариф

Нигә минем планшетым юк?

Сабыйларга информатика дәресен балалар бакчасында ук өйрәтә башламагайлары. Бу хакта “Тормыш сыйфаты” дигән чарада Дәүләт Думасының Мәгариф һәм фән комитеты рәисе Вячеслав Никонов тәкъдим иткән. Депутат фикеренчә, киләчәктә мәгълүмати техноло­гияләр, ясалма интел­лект­ка бәйле белгечләргә ихтыяҗ артачак. Шуңа күрә аны мәктәпкәчә белем бирү стандартларына кертергә кирәк.

Сабыйларның кечке­нә­дән сәләтен үстерү турында сүз чыкканда, гадәттә, әти-әниләрнең фикере икегә бү­ленә. Берәүләр, чит тел­ләр өйрәтеп, яңа шөгыль­ләр кер­түне хупламый. Андыйлар, балаларның балачагын урламасыннар, башларын катырмасыннар, ди. Янәсе, рәхәт­ләнеп уйнап калсыннар. Бакчаларда уен җитми дип уй­лау­чылар да аз түгел. Икенче­ләрнең исә га­зиз­ләрен кеч­кенәдән үк даһи итәсе килә. Бүген “институт бетереп туган” балалары күпне өйрә­нергә сә­ләтле дип саныйлар. Шуңа күрә бу төр әти-әниләр яңа­лыкларга каршы түгел. Тик бүген телефон, планшет бакчада да проблемага әй­ләнде бугай.

– Беркөнне биш яшьлек кызым бакчадан елап кайтты. Башкалар бакчага планшет белән килә, ә минеке юк, ди. Син бер уен да уйный бел­мисең, дип үчек­лиләр дә икән, җитмәсә. Өйгә кайткач, кызыбыз, ни­гә минеке юк, дип замана техникасы даулый башлады. Бакчага кесә телефоны белән йөрүчеләр дә бар. Шуннан соң әлеге әти-әни­ләргә кисәтү ясарга мәҗ­бүр булдым. Нигә алар­ның балалары аркасында минеке газап чигәргә тиеш? Әнә рәсем ясасыннар, уйнасыннар, хә­рәкәтләнсеннәр. Бер урынга текәлеп утырудан бер­нинди файда юк. Шуңа күрә бакчада информатика кертү­гә каршы мин, – ди Казанда яшәүче ике бала анасы Лилия Гайнуллина.
 
Кукмарадагы “Йолдызлык” бакчасы мөдире Зөһрә Зиннәтуллина әйтүенчә, информатика дәресе ноутбук, компьютерларга бәйле булачак. “Әлеге сәгатьләр СанПиН таләпләренә туры килгән оч­ракта каршы тү­гелмен. Әм­ма аны кече яшь­тән үк кертүне хупламыйм. Башта өлкәнрәк төркем­нәрдә тәҗ­рибә ясап карарга кирәк. Отышлы булганда кечерәкләргә дә тәкъ­дим итәргә мөмкин, – ди мө­дир. – Без сабыйларны 4-5 яшьтән үк һөнәргә өйрәтә баш­лыйбыз. Алар итек басу, тегү, агач эшкәртү кебек эш­ләр белән таныша. Төрле уенчыклар ясыйлар, буйыйлар. Информатика дәре­сен тәр­биячеләр дә укыта ала дип уйлыйм. Чөнки киләсе елдан га­мәлгә ке­рәчәк укытучы өчен һөнәри стандартларда укыту­чы­лар­дан мәгълүмат тех­но­логияләренең нигез­ләрен белү таләп ителә. Шулай булгач, тәрбиячеләргә йөк­ләргә була”.
 
Ә Арча районы мәктә­бенең мәгълүмат техноло­гия­­ләре буенча директор урын­басары Илшат Фәй­зул­лин белгечләр мәсьәләсе ха­кын­да башкача уйлый. “Кыз­ганыч, бүген информатиканы компьютерны кабыза, сүн­­дерә белгәннәр дә укыта. Зур мәктәпләрдә бел­геч­ләр җит­ми. Шулай булгач, бак­ча­ларның яхшы белгеч­ләр бе­лән тәэмин ите­ләчәгенә шик­ләнәм. Тәр­бияче кино карату бе­лән чикләнергә мөм­кин бит. Информатиканы методик белеме булганнар укытканда гына файдасы булачак, – ди ул. – Мин үзем те­ләсә кайсы әйберне балаларга ир­тә­рәк өйрәтү яклы. Сабыйны информатикага өч яшьтән дә өйрәтеп була. Бу яшьтә алар барысын да киптергеч кебек сеңдереп бара. Информатика ул компьютер дигән сүз түгел. Башлангыч сыйныфта әлеге дәрес­ләрдә уйлау сә­ләтен арттыра торган бирем­нәр, алгоритмнар бирелә. Әй­тик, чәй ясау­ның да үз алгоритмы бар”.
 
– Информатика – мәгъ­лүмат фәне, ә кеше мәгъ­лү­мат­сыз яши алмый. Информатика ни­гезлә­ренә баланы беренче көн­нәрдән үк өйрә­тергә мөмкин. Мәгъ­лүматны кайдан алырга, аны ничек дөрес эзләргә, ни рәвешле яхшы мәгъ­лү­матны яманыннан аерырга? Без информатика фәнен укытмыйча да, балаларга бу турыда мәгъ­лүмат бирәбез: яманны яхшыдан аерырга өйрәтәбез, – ди IT-компания җитәкчесе, программист Раил Гатауллин. – Әгәр балалар өчен аң­лаеш­лы, файдалы дәреслек әзер­ләүче була икән, нигә укыт­маска?! Инфор­матика­ның математик логика һәм про­грам­малау өлешләрен исә урта һәм югары сыйныфларда гына укытуны хуп­лыйм.
 
Әмма бер киңәш: информатика фәнен өйрәнү белән беррәттән укучылар компьютер җайланма­ла­рына салынып калмасыннар, үз башларын мөмкин кадәр эшкә җик­сеннәр иде.

Сәрия МИФТАХОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 17.12.2018
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»