поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
14.12.2018 Ир белән хатын

Румил Шәрипов: “Җиде пар мәхәббәтен тапты”

Татар егетләре һәм кызларына зур шәһәрләрдә тиң ярларын табып, гаиләләр кору бик кыен. Интернет заманында татарлар гына түгел, руслар да табыша алмыйча интегәләр. Чөнки беркая йөрмиләр, бернәрсәдә катнашмыйлар, тик компьютерга яисә телефонга текәлеп утыра бирәләр.

Шулай булгач, татар яшьләрен таныштыру-кавыштыру эшен заманында татар иҗтимагый эшләрендә актив булган Румил ШӘРИПОВ (рәсемдә) үз өстенә алып, татар дискотекалары оештыра башлый. Дөрес, төрле фор-матта алар элек тә үтә иде. Ә Румил аларга ниндидер заманчалык, затлылык, зәвык өстәп җибәргән.
 
- Йә, Румил, сөйләп җибәр инде, нинди максат белән уздырасың син бу бию кичәләрен?
 
- Дөресен генә әйткәндә, татар яшьләренә шундый очрашу урыны гел кирәк. Төрледән-төрле төнге клублар бар. Тик анда бит әле кемне очратуың билгесез. Ә татар дискотекасы ул туганнар җыелган урын, дип әйтергә дә була. Монда әллә кайчан күрмәгән икетуган, өчтуганнарыңны очратасың. Күз кырыең белән генә берәр матур кыз да күзлисең инде шунда.
 
- Татар дискотекаларында кияү яисә кәләш табып була дип тәгаенләп әйтә аласыңмы?
 
- Булмый ни! Егетләр монда шул максат белән генә килә дә! Үзеңә ошаган кызга сүз катасың да эше беткән. Мәсәлән, Киров мәйданында үтә торган концертларда моны эшләп булмас иде. Әтисе, әнисенә ияреп килгән кыз белән сөйләшеп тә булмый ич. Ничектер яхшы түгел кебек күренә. Ә яшьләр кичәсендә биегән арада бер-береңә күз кысып та, биюгә чакырып та кызның сиңа ошаганлыгын күрсәтә аласың. Шуның өчен без икәү бии торган тыныч көйләрне ешрак куярга тырышабыз.
 
Социаль челтәрләрдә шундый язмалар очратырга була: “Интернет – батыр дисеңме? Ә син интернеттагы кызны биюгә чакырып кара!” яисә “Бөтен фоткаларыма да лайк куйган. Бәлки танышып та карар әле”, дигән сүзләр ишетергә була. Ә биредә лайклар кирәкми, син ошаткан кыз менә ул, күзеңә карап тора!
 
- Кичәләр матур узамы? Яшьләр тәртиплеме?
 
- Чынын әйтим инде: бик күңелле һәм тәртипле узалар. Кичәләребезгә Татарстаннан гел яңа артистлар, диджейлар, гармунчылар чакырып торабыз. Мин уздырган дискотекаларда гына Ленар Сәйфиев, Римма Никитина, Мөнир Рахмаев, Айрат Сафин, Илназ Сафиуллин, DJ Radik чыгыш ясап киттеләр. Ә бүген Адель Җәләлиев белән таныштылар. Без үзебезнең кичәләрне саллы, җитди һәм шул ук вакытта кызыклы итеп оештырабыз.
 
- Ә менә монда табышкан егет-кызларны беләсезме?
 
- Безнең чараларга даими йөрүчеләр арасыннан 7 пар барлыкка килде. Шуларның өчесе мине туйга шаһит итеп тә чакырдылар әле. Кайбер оялчанраклары кызны күзләп алгач, миңа мөрәҗәгать итәләр. Таныштырам инде, нишлим?! Ә кайберәүләре дискотекада күргән кызны социаль челтәрләр аша эзләп таба. Шунда аралаша-аралаша, безнең дискотекаларга йөри-йөри, өйләнешәләр. Кайберләренең балалары да үсеп мәктәпкә керделәр инде. Менә шулай итеп мин дә ныклы татар гаиләләре коруга сәбәпче булып, милләтемне үстерергә тырышам.
 
Дөресен генә әйткәндә, ял итү кичәләре дә татарларны берләштерә ала бит. Монда һәркем үзе эзләгәнне таба: дуслар, матур кызлар, кирәкле танышлар. Берсе ял итәргә килсә, икенчесе - мәхәббәтен эзли, ә өченчесе аралашу өчен дуслар таба.
 
 
Бу чыннан да шулаймы дип, 32 яшьлек Дамир ГАЛИЕВка мөрәҗәгать итәм.
 
- Дамир, сез монда еш киләсезме?
 
- Юк, еш түгел. Бүген менә яраткан татар көйләремә биисем килеп китте. Ошаган кыз очраса, танышырга да була. Мин, авылда үскән гади татар малае буларак, үз милләтемдәге кыз белән гаилә корырга хыялланам.
 
Мәктәптә укыганда рус кызы белән очрашкан идем. Тугыз ел бергә булдык. Ләкин әти-әни катгый рәвештә аны кабул итмәде. Дөресен әйткәндә, без аның белән бер-беребезне аңлап та бетерми идек әле.
 
Ә 25 яшьлек Юлия КАЮМОВА бу кичәдә беренче мәртәбә икән:
 
- Вконтакте приложениесе аша белдем бу кичә турында. Яхшы гына егет белән танышып, гаилә корып җибәрергә дә вакыт җитте бит инде. Безнең гаилә татар гореф-гадәтләре буенча яши. Әти белән әни бер-берсен хөрмәт итеп, ислам тәгълиматлары буенча яшиләр. Минем дә шундый гаилә корасым килә.
 
Әби-бабам да, әти-әни дә татарга гына кияүгә чыгуымны, татар телендә сөйләшүебезне, татар балалары үстерүебезне телиләр...
 
Менә шулай: аз да түгел, күп тә түгел. Румилнең дискотекасы татар гаиләсе сагында тора икән бит!
 
“Әгәр егет тә, кыз да гаилә корырга әзер икән, моны чын күңелдән телиләр икән, һавадагы аккош артыннан куып йөрергә түгел. Аллаһы биргән ярыңа риза булып, көн саен берәр адым алга атлап, йөрәгегезне ачып бер-берегезгә каршы барсагыз, хөрмәт белән карасагыз, әллә ниләр таләп итеп, бер-береңне интектермәсәгез, гаилә дигән җәннәт сезне озак көттермәс, - диде Румил. - Иң мөһиме - сабырлык һәм чиксез теләк”.
 
 

Җәмилә ШӘРИФУЛЛИНА
Бердәмлек
№ --- | 14.12.2018
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»