поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
14.12.2018 Язмыш

Югалган тәңкә (ГЫЙБРӘТ ӨЧЕН)

Җырлый-җырлый бәрәңге чүпләгәндә, Нәфисәнең күзе ниндидер кечкенә тимер кисәгенә төште. Аны ул саклык белән генә кулына алды. Бу – әнисенең югалган тәңкәсе иде…

«Күземә күренәме әллә?» – дип, башта ышанмыйчарак торса да, кулындагы тәңкә беркая да эреп югалырга теләмәде, киресенчә, Нәфисәнең учына батып, пешереп алгандай булды. Ул, кеше-фәлән күренмиме дигәндәй, тирә-якка каранып алды. «Шөкер, беркем дә юк бугай», – дип, алтын тәңкәне җәһәт кенә кесәсенә таба шудыртты. Күршеләре, атна-ун көн тирәсе элек үк, яңгырлар башланганчы дип, бәрәңгеләрен казып, эшләрен бетереп куйган иде.
 
Ялгызы көн иткән Нәфисәнең генә ярты ындыр бакчасы ята. Дөрес, моңа кадәр күршеләре гел ярдәмләшеп килде. Әнисенең: «Күршеләр аяк басасы булмасын йорт-ихатага!» – дип әйткәнен истә тотып, быел аларга эндәшергә кыймады. «И гомер, бигрәк тиз үтәсең, әле язын бәрәңге утыртканда гына әнисе исән иде… «Җиңәсезме, бетәсезме әле?» – дип кереп-чыгып йөргәннәре әле дә күз алдында тора. Быелгы җәйге челлә көннәрнең берсендә китте дә барды шул әнисе.
 
Нәфисә, бик кыен булса да, әнисенең васыятен аяк астына салып таптамады – күршеләр белән аралар өзелде. Югыйсә тату яшәделәр күршеләре белән. Аш-судан бер-берсен калдырмадылар, бәйрәм туйларны да, тормыш мәшәкатьләрен дә уртага сала иделәр. Бигрәк тә Нәфисә ун ел яшәгән иреннән аерылып кайткач, иң зур терәкләре, әлеге дә баягы, шул ике як күршесе булды. Онык сөю бәхетеннән мәхрүм Санияттәй күрше балалары белән юанды. Быел бәрәңге утырткан көнгә кадәр шулай булды. Ә икенче  көнне…
 
Ул кичне Нәфисә мунча яккан иде. Өмәдән сон башта әнисе белән үзе юынып чыкты, аннары күршеләрен дәште. Икенче көнне иртән Санияттәй чәчен тарап үрә башлагач, бер тәңкәсен таба алмый азап чикте. Халат, камзул кесәләрен кабат-кабат актарды, аннан Нәфисәне мунчага йөгертте. Эзләп-эзләп тә таба алмагач, Нәфисә әнисенең кушуы буенча күршеләргә дә кереп чыкты. Тик ул бер тәңкә суга төшкән кебек юк булды да куйды. «Инәкәйнең кыз чагындагы тәңкәләрен ничә еллар саклап тагып килдем, кайсы рәхмәтлесе алды икән?» – дип, атна буе сөйләнеп йөргәннән соң, Санияттәй урын өстеннән бөтенләй тормас булып китте. Нәфисә аны никадәр генә тынычландырырга тырышса да, Санияттәй дөньядан ваз кичкән кыяфәттә ята бирде. Алай гына да түгел, беркөн килеп: «Күршеләрнең берсенең генә эше, тәңкәм мунчада төшкән, шуннан табып алган кайсысыдыр», — дигән карарын да чыгарып куйды. Нәфисәнең аңа каршы: «Әнкәй, язган булса, табылыр тәңкәң, бар да Ходай кулында, син бит үзең әйтә идең, иң аламасы – кеше рәнҗеше, юкка шикләнмик әле», – диюен ошатмады. «Син, балакай, яшь шул әле, белмисең, инәкәй төсенең ни икәнен. Үлемтеккә җыеп куйган акчам югалса да борчылмас идем, җирдә калдырмаслар, күмәрләр дияр идем. Инәкәй төсе бит кабатланмый… кабатланмый…»
 
Нәфисәдән бәрәңге казу кайгысы китте. Ул, кош тоткан кешедәй куанып, күршеләренә таба юл алды.
 
Бүген таң алдыннан Нәфисәнең төшенә әнисе керде. Икегә үреп салган чәчендәге алтын тәңкәләрен чыңлатып, исән чагындагыча, күршеләрен кунакка дәшеп йөри иде ул.
 
Люция Әблиева.

---
Өмет
№ --- | 14.12.2018
Өмет печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»